Мәдәният һәм сәнгать

Бергә искә алыйк!

02 ноября

Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаевка 7 ноябрьдә 92 яшь тулган булыр иде

Салават театры белән Нәҗип Асанбаевның мөнәсәбәте “драматург — театр” бәйләнеше генә түгел, ә башкачарак, якынрак, тыгызрак булды. Ул театрыбызның тугры дусты иде. Бик күп матур пьесалары буенча куелган төрле жанрдагы спектакльләре театрның репертуар афишасын әле дә бизәп тора.

Виртуозлар югары дәрәҗәдә чыгыш ясады

31 октября

Үткән ялларда Санкт-Петербург академия филармониясенең Кече залында Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды стипендиатларының концерты үтте. Анда Уфаның урта махсус музыка колледжы укучылары, шулай ук, Башкортстанның яшь музыкантлары, П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе, Гнесиннар исемендәге Русия музыка академиясе һәм Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе студентлары катнашты.

Уфа - Париж - Япония!

30 октября

Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбле коллективы ерак сәфәрдән кайтты

Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле күптән түгел Франция һәм Япониядә булып кайтты. Ерак сәфәрдән алган тәэссоратлары хакында алар журналистларга җиткерде. Парижда Башкортстан көн­нәре узды. Ансамбль ЮНЕСКО­ның штаб-фатирында үткән гала-концертта катнашкан. “Калинка”, “Гөлнәзи­рә”, “Азамат”, “Җиде кыз”, “Русская сюита” кебек иң матур биюләр күрсә­телгән. Коллектив азмы-күпме Париж белән танышып, Рудольф Нуриев­ның каберенә дә барган.

Халкыбыз моңы мәңгелек!

26 октября

Дүртөйле җирендә үткән мәртәбәле бәйге яңа талантларны ачты

Дүртөйледә яшь башкаручыларның “Туган тел” татар җыры конкурсы узды. Быел унынчы тапкыр оештырылган бәйгедә 55 кеше катнашты. Башкортстан белән Татарстаннан тыш, Ырынбур, Омск, Пермь өлкәләреннән һәм Казахстаннан килүчеләр дә булды. Яшь башкаручыларны Бө­тендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин тәбрикләде. Ул татар телендә китаплар, гран-при яулаучыга махсус бүләк алып килгән. Шулай ук, конкурста катнашучыларны Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов сәламләделәр. Башкортстанның һәм Татар­станның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков кебек билгеле шәхесләр жюри составында яшь башкаручыларны бәяләде. Татар эстрадасы йолдызлары яшь җырчыларга осталык дәрес­ләре бирде.

Ур-ра! Сезон ачылды!

23 октября

12 октябрьдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры 94нче иҗат сезонын ачты. Бу көнне артистлар Мостай Кәрим шигърияте буенча шигъри-музыкаль тамаша оештырды. Театр каршындагы мәйданда халык шагыйренең шигырьләре яңгырады. Аннары Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” спектакле (режиссеры — Айрат Абушахманов) куелды. Шунысы кызыклы: киләсе елга әдипнең дә, театрның да — 95 еллыгы.

Сиксәнне узгач, яңа дәрт кабына икән!

22 октября

Кодаш авылының уен кораллары ансамблендә катнашучылар шулай ди

Өлкән яшьтәге сәнгатькәрләрнең “Мин яратам сине, тормыш!” дигән иҗат фестивале республиканың барлык районнары иҗат коллективларын бер сәхнәгә җыйды. Быел да өлкәннәр концерты Уфа шәһәре Мәдәният сараенда шаулап-гөрләп узды. 54 районнан җыелган талантлар арасында иң өлкәне, мөгаен, Тәтешле районының Кодаш авылында моннан 60 ел элек оешкан уен кораллары ансамбле булгандыр. Кодаш урта мәктәбендә 40 ел дәверендә йөзләрчә балага музыкаль белем биргән, шушы ансамбльне оештырган 84 яшьлек Ләүзә Байгазина бүген дә сәхнә түрендә. Аның замандашы, хезмәттәше, элекке химия укытучысы, сәхнә остасы 83 яшьлек Земфира Шәрәфетдинова да мандолинасын кулыннан төшергәне юк. “Сиксәнне узгач яңа дәрт кабына икән!” — ди ул. Ансамбль белән җитәкчелек итүче урыс теле укытучысы Венера Әхмәдуллина да инде күптән лаеклы ялда.

Ак юл сиңа, Эльвира!

22 октября

Яшь җырчы һәм композитор кызның инде бүген үк сәхнәдә үз урыны бар

Олы тормышта беренче генә адымнарын ясаучы кыз миңа дулкынланып-ярсып үзе турында сөйли, ә мин үземнең яшьлегемне искә төшерәм. Әйе, бүгенге яшьләргә үз юлын табып, кирәкле, файдалы һөнәр алып, мөстәкыйль атлап китү җиңел түгел. Тырыш кыз Эльвира да максатына урау юл белән бара.

Туймазы театрының нигезен алар салды!

19 октября

“Без бу көнгә чирек гасыр килдек”, — ди сәхнә ветераны Ядгарь Булатов

Шушы язмама тотыныр алдыннан, күбрәк мәгълүмат тупларга тырышып, Интернетта бераз “йөреп” чыктым. Максатым бүгенге Туймазы татар дәүләт театрының башында торган артистлар, аны оештырып йөрүчеләр хакында күбрәк белү иде, ләкин “Министрлар Советының 1990 елның 6 апрелендәге карары нигезендә 1991 елда ачыла” дигән сүзләрдән гайре берни таба алмадым.

Уфага Чаллы театры килә

17 октября

Уфа “Нур” татар дәүләт театры кунаклар кабул итәргә әзерләнә. 22-25 октябрьдә “Нур”да Чаллы татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак. Чаллылылар дүрт спектакль белән килә. Салават Әбүзәрнең “Хыялый” лирик комедиясе герое Гыйззәт авыл читендә, урман, елга буенда, табигатьнең оҗмах кебек матур почмагында өй салган. Авылдашлары аны “Хыялый” дип йөртә, тик ул моңа үпкәләми. Хыял кешене яшәтә, матурлыкка, яктылыкка, сафлыкка чакыра, дип уйлый ул. Гыйззәт һавадан үз йолдызын табарга, шунда очарга хыяллана...

Ана күңеле - ак күлмәк...

08 октября

Такси белән “Нур” театрыннан кайтып барабыз. — Аптырыйм, — ди таксист. — Нишләп театрга шулкадәр күп халык йөри ул? Кыш булса, бер хәл. Бакчалары юк микән әллә боларның? — И, абзый, — дим. — Әллә театрны бакчага алыштырып буламы? Җәй буе бакчасында эшләде бит халык. Хәзер театр сезоны җитте, тамашачылар мә­дәният йортларының ишеге ачылуны зарыгып көтте... Таксистны аптырашта калдырган көн — Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында Шәриф Хөсәе­новның “Әниемнең ак күлмәге” драмасы белән 22нче иҗат сезоны ачылган көн иде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»