Мәдәният һәм сәнгать

Аның җырлары миңа канат куйды

27 ноября

Автор-башкаручы, татар-башкорт эстрадасы сәхнәсендә бихисап җырлары белән танылган Зифа Нагаева Яшьләр мәдәният сарае сәхнәсенә янә иҗатташ дусларын җыя. Аның халык яратып өлгергән иң популяр һәм иң яңа җырларын сәхнә йолдызлары Зөһрә Шәрифуллина, Фән Вәлиәхмәтов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Миңнегали Хөснетдинов, Зилә Шәехова һәм тагын бик күп артистлар башкарачак. Шушы уңайдан без концертта катнашачак Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина белән очраштык.

Егерме ел - сәхнәдә!

27 ноября

Башкортстанның атказанган артисткасы Лилия Ишемьярова тамашачыны моңлы тавышы, чагу чыгышлары белән куандыра. Һәм менә шулай — 20 ел дәвамында. Бу иҗади юбилей уңаеннан җырчы белән әңгәмәләштек.

Зур шәхесләр гади була

26 ноября

Балерина һәм педагог Леонора Куватованың юбилее уңаеннан

Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының баш балетмейстеры, Рудольф Нуриев исемендәге хореография колледжының сәнгать җитәкчесе Леонора Куватова турында язарга җыенгач, бераз уйга калдым. Сәхнәдә еш күрсәм дә, нишләптер, миңа аның белән күзмә-күз очрашырга туры килмәгән. Күренекле кешеләр гаиләсендә туып-үскән, кырык еллар элек үк республикабызның балет сәнгате күгендә йолдыз булып балкыган, яшьли үк югары исемнәр алган артистка белән очрашуга шикләнебрәк бардым. Андый затлар һавалырак була бит һәм мондый сыйфатлары өчен аларны шелтәләү дә урынсыз сыман.

“Гомерләрне сүнмәс җыр итик!”

21 ноября

Нефтекама дәүләт филармониясе җырчысы Рифкать Габделҗанов белән әңгәмә

— Рифкать Хәкимҗа­нович, тиздән, ягъни 23 ноябрьдә, менә шушы оптимистик исем астында Нефтекама дәүләт филармониясе артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт Уфада узачак. Сезнең, шушы билгеле сәнгать учагы җырчысы буларак, җыр жанрына карашыгыз ничек, аның тамашачыларга тәэсире хакында ниләр әйтер идегез?

Рәссамнар бәйге тотты

19 ноября

12 ноябрьдә Уфа художество галереясында “URAL PRINT TRIENNIAL 2013” VII Халыкара басма графика конкурсына йомгаклар ясалды. Бәйге 1995 елдан өч елга бер тапкыр үткәрелә. 2001 елдан аңа халыкара статусы бирелде. Быелгысы “Кеше. Җир. Галәм” темасына багышланган. Башкортстанның мәдәният министрлыгы, Русия Рәссамнар берлегенең Башкортстан бүлекчәсе, республиканың М. В. Нестеров исемендәге музее оештырган бу проектта Аргентина, Әрмәнстан, Беларусь, Болгария, Босния һәм Герцеговина, Бразилия, Германия, Индонезия, Иран, Италия һәм башка илләр катнашкан, 200дән артык эш тәкъдим ителгән. Экспозициядә офорт, ксилография, линогравюра, литография кебек традицион график басма ысуллар белән башкарылган эшләр тупланган.

Бәйге дә, бәйрәм дә!

14 ноября

Туймазыда “Озын көй” конкурсы узды

Талантлы җырчыларны ачыклау, аларның исемнәрен халыкка җиткерү, озын көйләрне башкару традицияләрен тергезү — “Озын көй” башкорт җыры конкурсын оештыручылар шундый максат куйган. Әлеге конкурс Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Туймазы районы хакимияте тарафыннан оештырылып, Туймазы шәһәрендә беренче тапкыр 1997 елда уза. Анда әле ул шәһәр статусына гына ия була. Беренче конкурста барлыгы 26 кеше катнаша. Елдан-ел катнашучылар саны да, конкурсның географиясе дә киңәя. Әйтик, 2000 елда “Озын көй”дә Татарстаннан һәм республиканың 27 районыннан барлыгы 72 кеше катнаша, ә 2009 елда бәйгедә республика талантларыннан тыш, Мәскәү, Сургут, Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләреннән килүчеләр дә ярыша.

“Искиткеч кешелекле драматург иде!”

13 ноября

Туймазы районында Әсгать Мирзаһитовның 85 еллыгы билгеләнде

85 ел элек Туймазы районы­ның Бикмәт авылында булачак драматург, җәмәгать эшлеклесе Әсгать Мирзаһитов туа. Әнисен иртә югалтканга, Кандра авылын­да картәнисендә тәрбияләнә ул. Кандрада мохит шундый үзенчәлекледер, бәлки. Авыл мәктәбе бик күп күренекле шә­хесләрне тәрбияләгән. Кайбер­ләрен генә атасак, Әкрам Даутов, Наил Котдусов, Шәкүр белән Хәбиб Кунафиннар, Равил Насыйбуллин, Гомәр Мөхәммәтшин, Муса Сираҗиның портретлары мәктәп стеналарын бизәп тора.

Туган ягына тугры җырчы

12 ноября

2003 елда Казанда татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге бәйгесе тәмамлануга, жюри рәисе Илһам Шакиров Илшатны сайлау алдына куя. “Энем, — ди ул аңа үз итеп, — кил әле син Казанга, кер әле син консерваториягә, ятма әле анда — авылыңда”. Илшат аптырап кала. Өздереп кенә “юк” дияр иде, Илһам абыйның хәтерен калдырудан курка, “ярар” дияр иде, монысы үз-үзенә каршы бару була. Илшатның икеләнүен күреп, Илһам Шакиров аны тынычландыра башлый: “Быел килмәсәң, икенче елга кил. Ныклап уйла, укысаң, үзең өчен яхшырак булыр”, — ди ул. “Туган җиремне консерваториягә алыштыраммы соң!” — ди эченнән генә егет һәм “ярар” да, “юк” та димичә, ашкынып туган авылына кайтып китә.

Балтач кызы — беренче!

12 ноября

“Яңа буын” фондының Уфада үткәрелгән “Илһам” IV халыкара фестивале ата-аналар һәм балалар өчен искиткеч бәйрәмгә әверелде. Анда 1500дән артык яшь артист катнашты. 14 мең чамасы халык тамаша кылды.

Тамашачы яратып кабул итте

09 ноября

Ришат Төхвәтуллинның Уфадагы концертына билетларны бер ай элек алып куйган идек. Аның чыгышы барлык тамашачыларның да йөрәген яулап алган “Тыңлачы, сандугач” җырыннан башланды. Залдагылар Ришатны яратып, алкышлар белән каршы алды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»