Мәдәният һәм сәнгать

“Җырым - канатым, сәхнәм - асылым...”

12 декабря

Светлана Хәкимова 1963 елның 21 июнендә Әлшәй районы Иске Сәпәш авылында туган. Иҗат юлын 1991 елда Уфа сәнгать институтын тәмамлаганнан соң Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында башлый. Укытучылары Тамара Ходайбирдина, Нурия Ирсаева, Таңчулпан Бабичева, Рифкать Исрафилов Светланага студент елларыннан өмет баглый.

Ак юл сиңа, беренче фестиваль!

11 декабря

Уфада хореография училищелары (колледжлары) һәм мәктәпләре арасында I Бөтенрусия фестивале узды. Ул Рудольф Нуриевның 75 еллыгына багышланды. Фестивальдә йөздән артык бала — Мәскәү дәүләт хореография академиясе, А. Я. Ваганова исемендәге Урыс балеты академиясе, Новосибирск, Пермь, Красноярск, Якутск хореография колледжлары, Казан һәм Краснодар хореография училищелары, Бурятия хореография колледжы укучылары катнашты

Агыйдел өстендә “Ак пароход”...

10 декабря

2013 ел халыкара “Тюрксой” оешмасы тарафыннан Чыңгыз Айтматов елы дип исәпләнә

Башкорт театр сәнгате тарихында Чыңгыз Айтматов аерым урын алып тора. 70нче еллар ахырында Башкортстан курчак театрында күренекле режиссер Владимир Штейн куйган “Ак пароход” спектакле театрны бөтен илгә танытты. Ул спектакль XX гасырдагы курчак театрлары спектакльләренең “Алтын фонды”на керде. Һәм менә бу повестька М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры икенче тапкыр мөрәҗәгать итте.

Мәдәниятне үстерү - уртак бурычыбыз

07 декабря

Мәдәният министрлыгының чираттагы киңәйтелгән утырышы ведомствоның 60 еллык юбилеена багышланды. Конгресс-холлда узган тантаналы чарага республиканың мәдәни йөзен булдыручылар — элекке һәм бүгенге җитәкчеләр, министрлык ветераннары, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре җыелды. Мәдәният министрлыгын күркәм юбилей белән Президент Рөстәм Хәмитов тәбрикләде. — Бу чорда бик күп эш башкарылды. 60 ел — биек кыяның башы гына. Мәдәният тарихы тамырлары белән гасырлар төпкеленә сузылган. Һичшиксез, мәдәният тормышыбызның нигезен тәшкил итә, — диде ул. — Телевизион тапшыруларда безгә, беренче чиратта, гадәттән тыш хәлләр, катастрофа булган урыннардан репортажлар, аннан сәясәт, икътисад, торак-коммуналь хуҗалык яңалыклары, аннан соң гына мәдәни яңалыклар күрсәтелә. Минем карашка, мәдәни яңалыклар беренче урында торырга тиеш. Әгәр дә тапшырулар челтәре төзесәм, мин шулай эшләр идем. Гәзитләрдә дә мәдәни хәбәрләрне беренче биткә күчерү дөрес булыр иде. Әлбәттә, бүген күпсанлы фестиваль, конкурслар, башка мәдәни чараларны санап китеп булыр иде. Әмма безгә киләчәк турында уйларга кирәк. Министрлыкның төп бурычы — җәмгыятебезнең мәдәни потенциалын үстерү. Моны эшләү җиңел түгел. Соңгы 10-20 елда илдәге базар шартлары мәдәният хезмәткәрләрен бик авыр хәлдә калдырды. Безнең уртак бурычыбыз — бу хәлне ничек булса да үзгәртергә тырышу, мәдәният хезмәткәрләренең абруен күтәрү.

Мәдәният бишеге

07 декабря

Нефтекама дәүләт филармониясен шәһәр сәнгать дөньясының энҗесе, дип атарга да ярыйдыр. 2005 елда ачылып, ул иҗади көчләрне бергә туплады, шәһәр һәм республика тамашачысын гына түгел, ә чит өлкә, хәтта чит ил тамашачыларын да әсир итте. Нефтекама филармониясенең үзенчәлеге шунда: биредә татар, башкорт, мари төркемнәре, бию ансамбле, музыкаль лекторий һәм эстрада-цирк төркеме эшли.

Казаннан куанычлы хәбәр килде

05 декабря

“Кызыл таң”чылар җыры халкыбызның зәвыгын тәрбияли

Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә, ди халык. Татарстанның “Болгар радиосы” тормышка ашыр­ан “Йөрәк белән сайлаган җырлар” проекты, чыннан да ел буена яңгыраган җыр­лардан иң-иңнәрен сайлап алырга мөмкинлек бирде. Шушы көннәрдә Татарстан мәркәзенең “Пи­рамида” күңел ачу комплексында “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы узды. Агымдагы елның апре­леннән башлап “Музыкаль дистә” тапшыруы вакытында тамашачылар үзенә ошаган иң яхшы җыр өчен тавыш биреп барды. Финалга 21 җырчы һәм җырларның авторлары чыкты. Шунысы куанычлы: концертта Башкортстаннан чыккан сәхнә йолдызлары һәм шушында туып-үскән шагыйрь­ләр һәм композиторлар иҗат иткән җырлар өстенлек итте, дияргә була. Якташыбыз, Татарстанның халык һәм Башкорт­станның атказанган артисты Салават Фәтхет­диновның концертны ачып җибәрүе һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисткасы Хәния Фәрхи белән ике республиканың халык артисты Айдар Галимов төгәлләве үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Ә Илеш улы, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миң­нуллин үзе генә дә ни тора! “Болгар радиосы” дикторлары әлеге тамашаны нәкъ ул язган шаян шигырьләр белән үреп алып барды. Роберт абый язган җырны күренекле җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова башкарды. Роберт Миң­нуллин концерт бары­шында яңгыраган җырларның авторларын — шагыйрь­ләрне һәм компо­зиторларны сәхнәгә чакырды. Аларга Мактау грамоталары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Әминә Шәфыйкова: Дәүләт хәстәрлеге белән яңа баскычка күтәрелдек

04 декабря

Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Тирә-якта — бәйрәм шаукымы. Купшы чыршылар акрынлап мәйданнарга “кунаклый”. Кибетләр бизәлә. Кыш бабайга хатлар языла. Олысы да, кечесе дә Яңа елга яңа өметләр белән килә. Яңа елны бигрәк тә мәдәният хезмәткәрләре көтә. Бу аңлашыла: Русия Президентының 2013 елның 22 апрелендәге “Русия Федерациясендә Мәдәният елын үткәрү турында”гы 375 санлы Указы кысаларында һәм Башкортстан Прези­ден­тының 18 июльдәге Указына ярашлы 2014 ел республикада Мәдәният елы дип игълан ителде. Шушы исем астындагы ел тармак үсешендә ниләр белән билгеләнер? Бу хакта мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белән әңгәмәләштек. — Әминә Ивниевна, Мә­дәният елын нинди кәеф белән каршы аласыз? Министр вазыйфасында эшлә­г­ән тәүге ел Сезнең өчен ни дәрәҗәдә авыр булды? — Мәдәният елы игълан ителү бу өлкәдә эшләүче хезмәткәрләр өчен көтеп алынган, куанычлы вакыйга. Моңа бәйле тармак үсеше мәсьәлә­ләренә игътибар тагын да артачак, дип уйлыйм. Федераль дәрәҗәдә дә җитди үзгәрешләр булып, мәдәният өлкәсе яңа үсеш этабына чыгарга тиеш. Ел минем өчен чыннан да җиңел булмады. Әмма һәр­вакытта да коллегаларым ярдәмгә килде. Президент Рөстәм Хәмитовка бик рәх­мәтлемен. Президент Юлла­масы мәдәният хезмәткәрләрен илһамландырды, “канат куйды”. Эшне хуплау күңелне күтәрә. Киләсе елга да җитди хезмәткә әзербез. Гомумән, ил Президенты­ның 2012 елның 7 маендагы “Дәүләт социаль сәясәтен тормышка ашыру буенча чаралар турында” Указы кысаларында Башкортстанда мәдәният өлкә­сен үстерү, тармак хезмәт­кәр­лә­ренең яшәешен яхшырту җә­һәтеннән күләмле чаралар кү­релә, дияр идем. Мондый мө­нәсәбәт безнең алда яңа офыклар ача.

Җырчылар күп, Зинил - берәү генә!

04 декабря

Аның һәр чыгышын тамашачы алкышларга күмә

Сәхнәдән җыр агыла... Тамаша залы тып-тын. Җырчы йөрәгенең иң тирән чоңгылыннан ургылып чыккан шундый да нечкә, могҗизага тиң моңны башкача ничек тыңларга, ничек “эчәргә” мөмкин?! Менә җыр тәмамлана һәм зал көчле алкышларга күмелә. Тамашачы, җырчының тагын һәм тагын җырлавын сорап, уч төпләре яна башлаганчы кул чаба.

Президент гранты юкка гына бирелмәгән

03 декабря

Бу мюзиклны тамашачы күптән көтте. Колактан-колакка хәбәр йөрде: “Башкорт дәүләт академия драма театры коллективы үзенчәлекле тамаша әзерли... Кабатланмас тамаша... Җырлы-биюле... Президент ике миллион сум грант бүлгән... Труппа тулысынча диярлек катнаша... Башкорт халык эпосы ниге­зендә Таңчулпан Гарипова пьеса язган...” Мондый сүзләрдән соң ничек көтмисең?! Премьера көне җитәрәк (ә ул 22 ноябрьгә тәгаенләнгән иде) мюзикл тирәсендәге сүзләр тагын да куерды: “Көчле команда эшләгән! Режиссеры — театрның художество җитәкчесе Олег Ханов, рәссамы — Альберт Нестеров, композиторы — Урал Иделбаев, ә балетмейстеры Чулпан Аскарова булган! Төп рольләрдә танылган артистлар Артур Кунакбаев (Әбләй), Фирүзә Аллаярова белән Ирада Фазлаева (Мактымсылу), Руслан Хәйсаров (Кара юрга) катнаша... Махсус костюмнар тегелә... Җырлар, биюләр әзерләнә...”

Борынгылык заман белән бергә атлый

27 ноября

Башкортстан дәүләт уни­верситетының Стәрле­тамак филиалында “Мәдәниятләр диалогында фольклор” дигән темага зур гыйльми һәм мә­дәни чара узды. Ул Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция эше белән башланды. Башкортстан, Татарстан, Чувашстан галимнәрен бергә җыйган гыйльми форумны әлеге уку йортының директоры Ягафәр Әбдрәшитов ачты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»