Мәдәният һәм сәнгать

Туган якта җырлар моңлырак

05 августа

Нишләп шулай икән? Туган ягымда гына басу-кырлар иркенрәк, урманнар куерак, җырлар моңлырак, биюләр дәртлерәк кебек. Районның чиген үтеп керү белән һәр куагына кадәр таныш, үз, якын табигать күңелнең әллә нинди яшерен, нечкә кылларын кытыклый, хисләрне иркәли. Районымның ачык күңелле халкы җиң сызганып эшли дә, ихлас ял да итә белә. Елның-елында биредә күңелле Сабантуйлар, шәҗәрә бәйрәмнәре, концерт-кичәләр, башка чаралар уза. Ә быел — Мәдәният елында — төбәк тормышы тагын да җанланыбрак китте, яңа сулыш алды. Бу хакта шушы мохитнең үзәгендә кайнаучы кеше, Стәрлебаш районы хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева белән әңгәмәләшәбез.

Балыклыбаш киләчәккә карап яши

02 августа

Фёдоровка районының Балыклыбаш авылы илебезгә бик күп күренекле шәхесләр биргән: Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов, атказанган укытучы, шагыйрь Җәүдәт Исмәгыйлев, эчке эшләр полковнигы, ”Бутырка” тикшерү изоляторы начальнигы Рәфыйк Ибраһимов, җырчы Мәрьям Абдулова һәм башкалар. Бу авылның кешеләре тормышта үз юлын табып, барлык кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле. Ә инде мактаулы исемнәре булмаса да, авыл, район, илебез өчен күп көч түгеп, халык ихтирамын яулаганнар тагын да күбрәк. Шулай ук яшь килеш кайнар нокталарда хезмәт иткән очучы офицер Фәнис Исмәгыйлев, Фәһим Фатыйхов, Алик Сәйфуллин да хөрмәткә лаек егетләр.

Күңел күзе генә сукыраймасын!

29 июля

Танылган композитор Салават Низаметдиновның арабыздан китүенә бер ел.
Салават Низаметдиновның исеме халыкка яхшы таныш. Аның кебек бихисап җырлар, дистәгә якын опера, симфонияләр, хор һәм төрле-төрле музыка кораллары өчен әсәрләр иҗат иткән композитор бүгенге көндә юктыр, мөгаен. Ә бит аның мөмкинлекләре чикләнгән, ул сукыр иде. Әмма бернигә карамастан, ул язмышына һич үпкәләми, ямь табып, шөкер итеп яши белә иде. Аның белән очрашканнан соң хәтеремдә уелып калган истәлекләрем белән бүлешәсем килә.

Рәсем сәнгате халыкка якыная

24 июля

Борай районында “Танып-Су-2014” исеме астында илебезнең төрле төбәкләреннән килгән рәссамнарның Бөтенрусия арт-симпозиумы үтте

Изге айда — изге гамәл

19 июля

“Кызыл таң” Уфаның картлар һәм инвалидлар йортында хәйрия концерты оештырды.

Җиде юл чатында

12 июля

М. Горький исемендәге Ырынбур театры тамашачының хәер-фатыйхасында яши

Театрлар, гаиләләр кебек үк, бәхетле дә, бәхетсез дә була ала. Соңгылары ни сәбәптәндер, күбрәк. Директорлар, режиссерлар алышына. Труппа оеша алмый. Дистә еллар буена театр үз тамашачысын таба алмый. Әлбәттә, күп нәрсә җитәкчедән тора, шәһәр кемне сайлый, кем кайда яшәп китә ала бит әле.

Авылыбызда халык театры гөрли

09 июля

Безнең Күгәрчен авылында элек-электән сәнгатькә, әдәбиятка гашыйк кешеләр яшәгән. Шуңа да озак еллар дәвамында авылның үз театры булуына гаҗәпләнерлек түгел. Хәтта Бөек Ватан сугышы вакытында да театр үз эшен туктатмаган. Әтиемнең бертуган апасы Энҗе Маннанова язган көндәлекне укыганда моны исбатларлык юлларга тап булдым: “1943 ел, 23 апрель. ... Яланнан тракторлар яныннан кайтып, правлениегә кереп чыктым, кайтып әзрәк шәл бәйләп алдым. Аннары Вәлитова Гамбәр килде дә, бүген Пятилетка авылына барып “Урман кошы” пьесасын куярбыз. Син әзерләнә тор, без алданрак барып, сәхнәне әзерли торабыз, дип китте...”, “24 апрель. Мин бүген иртүк тордым да, тракторлар янына барып килдем, правлениегә кереп чыктым. Озакламый Гамбәр килде. 1 Майга пьеса куярга сөйләштек. Мирсәй абыйларга барып, “Зәңгәр күз” дигәнне сайлап алдык та, правлениегә барып рольләрне бүлдек... ”

Талантлар төбәгенең лаеклы вәкиле

28 июня

Режиссер Иршат Сираҗетдиновның тууына 60 ел

Сиксәненче еллар башыннан Башкортстан дәүләт филармониясенә эшкә килеп, тиз үк халык арасында танылып баручы яшь җырчы, биюче, музыкант, нәфис сүз осталары (ә алар ул чорда күмәк төркем булып килеп керде) турында “Кызыл таң” гәзите битләрендә иҗади портретларны даими рәвештә бастырып тордым. Андагы һәр тамашаны диярлек яктырттым. Бу өлкәдә актив эшләвемә күңел тартылуы да, вазыйфам бурычлары да этәргеч бирде.

Яңа Бишендедәге күркәм йола

24 июня

Быел биредә “Саумысыз, авылдашлар!”

Яңа Бишендедә авыл бәйрәме үткәрү күптән матур йолага әверелде. Соңгы чорда исә аны июньнең икенче шимбәсендә даими рәвештә үткәрә башладылар. Әлеге башлангыч Октябрьскийның “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводының генеральный директоры, шәһәр Советы депутаты, Яңа Бишендедә туып-үсеп, туган авылы язмышына битараф булмаган Раил Фәхретдинов тарафыннан тормышка ашырыла.

Җәйге кичтә опера белән очрашу

21 июня

“Опера белән җәйге кич” Уфа сәнгать училищесының концерт залында узды. Сәхнә хуҗалары — Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче солистлары. Шулай итеп, театр 76нчы опера сезонын япты. Чара, өстәвенә, ике зур датага да — Салават Юлаевның тууына 260 ел тулуга һәм Уфаның 440 еллыгына багышланды. Бәйрәм фойедан ук башланды — тамашачыларны әкият геройлары каршы алды. Тәнәфес вакытында теләгән һәркем шампан шәрабы белән сыйланды, ә гала-концерт дәвамында тиздән булачак премьерага — Уильям Шекспир пьесасы буенча “Уникенче төн” комедия-балетына билетлар уйнатылды. Ринат Абушахманов либреттосы буенча әзерләнгән спектакль белән театр Уильям Шекспирның тууына 450 ел тулуны билгели.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»