19.05.2011 - Мәдәният һәм сәнгать

Җырчыларның кече Мәккәсе

Бөек җырчы Радик Гәрәев  яшәгән йорт диварына  куелган истәлек тактасын аның укытучысы, профессор Миләүшә Мортазина шулай дип атады. Май аеның ямьле бу көнендә  Киров урамының 40нчы йорты янына  РСФСРның  һәм  БАССРның халык артисты Радик Гәрәев истәлегенә баш ияргә бихисап сәнгать әһелләре, шәһәр җитәкчеләре, сәнгать сөючеләр һәм мәктәп балалары җыелды.

Республиканың мәдәният министры Әскар Абдразаков чыгышында Радик Гәрәевның илаһи таланты, аның яшьләргә игътибарлы булуы, сәнгатьне үстерүдәге гаҗәеп зур тырышлыгы хакында әйтеп узды.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов дөньядан бик иртә киткән, әмма халык күңелендә мәңгелеккә урын алган зур талантлы җырчының тормыш мизгелләренә янә бер тапкыр тукталды. Башкаланың Киров районы хакимияте башлыгы Салават Сәгыйтов Радик Гәрәевның Орфей турындагы җырын искә төшерде.

Радик Гәрәев 1956 елның 23 мартында Яңавыл шәһәрендә дөньяга килә. Табигать биргән  моңы аның алдагы язмышын хәл итә. Ул Уфа сәнгать училищесының вокал бүлеген тәмамлый, аннан Уфа дәүләт сәнгать институтында Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Миләүшә Мортазина классында укый. Студент чагында ук Радик Гәрәев   Бөтенсоюз һәм Бөтенрусия  җыр бәйгеләре лауреаты була. Миләүшә Мортазина аны “Кызыл канәфер” халыкара конкурсына әзерли һәм яшь җырчы  анда Гран-прига лаек була, СССР күләмендә киң танылу ала.  Ул ел саен үткәрелүче җыр фестивальләрендә катнаша. Аңа Александра Пахмутова, Ян Френкель, Рим Хәсәнов кебек танылган композиторлар үз әсәрләрен тәкъдим итә. Радик Гәрәев халык күңеленә үтеп керерлек итеп башкорт лирик җырларын да, урыс романсларын да, классик камера-вокал лирикасын да оста башкара. Матур, бәрхет тавышлы башкаручы опера җырчысы буларак таныла. 1980 елдан башлап Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты була, 1990-1995 елларда шушы театрны җитәкли. Данлыклы җырчы, кешелекле җитәкче, оста оештыручы, хәстәрлекле  гаилә башлыгы һәм өч бала атасы Радик Гәрәев, атылган йолдыз кебек, 1996 елның кара көзендә кинәт кенә арабыздан китеп барды...

Җырчыга истәлек тактасын ачуда катнашкан Радик Гәрәевның якташы хормейстер, профессор Эльвира Гайфуллина чыгышында  җырчының истәлеген олылаган якташларына рәхмәт белдерде.

Җырчының бертуган абыйсы Ринат Гәрәев 19 мартта шәһәр күләмендә зур итеп хәтер кичәсен уздыру, Яңавылда оештырылган чаралар һәм җырчы истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы уңаеннан республика, Уфа һәм Яңавыл шәһәре, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры җитәкчелегенә, Мәдәният министрлыгына һәм барлык җырчы иҗатын олылаучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Радик Гәрәевның хәләле Наҗия ханым да ире турындагы иң җылы хатирәләр белән уртаклашты.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»