30.09.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

“Театр төне” үтте

Уфада Мәдәният елына багышланган колачлы мәдәни акция — “Театр төне” үтте. Ул күпчелек театрларда, китапханәләрдә, район һәм шәһәр мәдәният йортларында, клубларда, үзәкләрдә кичке сәгать алтыда старт алды.

“Төнге әкият” девизы ас­тында үткән “Театр төне”нең төп тамашачысы балалар булды. Халык спек­такльләрне, күргәз­мәләрне түләүсез карады, әкият геройлары, яраткан актерлар белән очрашты, осталык дәреслә­рендә катнашты, театрлар буенча сәяхәт итте. Шулай ук концертлар, интерактив уен­нар, конкурслар оештырылды. Бу төнне актерлар гына түгел, рәссамнар, грим салучылар, костюмерлар да үз иҗатын күрсәтте.
Башкортстан курчак театрында “Идел буе театрлары — Ниточка” дип аталган курчак театрларының икенче округ фестивале ачылды. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма, Милли яшьләр, Уфа “Нур” татар дәүләт, Башкортстан опера һәм балет театрлары алдындагы мәйдан­чыкларда күңелле тамашалар үтте. Урыс драма театры “Аталар һәм балалар” спектакле премьерасын күрсәтте. Халык һәм студентлар театрлары Башкортстан опера һәм балет театрының кече залында, сәнгать академиясендә, “Мир” һәм “Башкортостан” сәүдә комплексларында чыгыш ясады.
Салават Юлаев мәйда­нында “Тамыр” балалар телерадиостудиясе чыгышы, Әхмәтзәки Вәлиди исе­мендәге милли китапханәдә Осталар шәһәрчеге ярминкәсе һәм Модель бизнесы академиясе программасы үтте.
Мәдәни үзәкләрдә иҗат лабо­раторияләре, әдәби ку­накханәләр үз ишекләрен ачты, алар милли мәдәният белән таныштырды.

Ләйлә Аралбаева


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»