09.09.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Җырлап яшик!

Әйе-әйе... Көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, дөньяда бер генә тапкыр яшәве­безне искә төшереп, һәр туган таңга куанып, һәр көннән ямь табып, илһамланып, сөеп-сөелеп, җырлап яшәргә чакыра безне күренекле җырчы, “Татар җыры” халыкара конкурсы лауреаты Салават Әхсәнов. Шуңа да, беренче аерым концертына, төгәлрәк әйткәндә, иҗат кичәсенә “Җырлап яшик!” дигән исем биргән ул.

Беренче концерт булса да, Салаватны тамашачы бик күптәннән белә. Республика районнарында, Уфада, чит төбәкләрдә Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Фән Вәлиәхмәтов кебек танылган җырчыларга аккомпаниатор буларак чыгыш ясый ул. Тиздән Яшьләр сараенда узачак концертта җырчының иҗатташ дуслары — Идрис Кәлимуллин, Асия Смакова, Фән Вәлиәхмәтов, Фәнир Галимов, Гүзәл Кәли­муллина, Ризван Хәкимов, Рөстәм Салихов, Айгөл Габдуллина, Ришат Галиханов катнашачак. Салават Әхсәнов башкаруында җырлар яңгыраячак, һәм, әлбәттә, ул моң сөючеләрне баянда, тальян гармунда уйнап сөендерәчәк. Бу музыка кораллары белән Салават балачактан дус. Гармунда — җиде, баянда унике яшеннән уйный ул. Кулына гармун ала да, дөньясын оныта. Бигрәк тә халык җырларын ярата. Гасырларны бәйләүче, халык йөрәгеннән ургылып чыккан җырларны. Моң иле адаштыра, саташтыра аны, үзенә әйди. Күңел таләбенә буйсынып, Салават Уфа сәнгать училищесында, аннары сәнгать институтында белем ала. “Вокал буенча педагог, җырчы” белгечлеге алып, Башкортстан дәүләт педагогия университетында җиде ел музыка факультетында укыта. Аннан киткәч тә музыкадан аерылмый, яшь гармунчыларга остазлык итә, концертларда катнаша. Төрле конкурсларда көч сыный. Әйтик, 1989 елда — Казахстанның Чимкент шәһәрендә узган җыр конкурсында, 1993 елда — “Татар җыры” халыкара конкурсында, 2003 елда Алма-Ата шәһәрендә гармунда уйнап җырлаучылар бәйгесендә лауреат исемен яулый.
Соңгы елларда Салават Әхсәнов “Кызыл таң”ның барлык иҗади проектларында да катнашты. Журналистлар белән районнарга чыгып йөрде, башкалада узган чараларыбызның да аерылгысыз юлдашы булды. Сабырлыгы, тыйнаклыгы гына түгел, искиткеч моңы белән һәрберебезнең күңелен яулады ул.
— Гармунның авырлыгы 15 килограммлап булыр. Ничек аны берничәшәр сәгать күтәреп торып уйныйсың? — дип сорадым җырчыдан.
— Үзем дә аптырыйм, — ди Салават. — Концерт дәвамында гармунның авырлыгы сизелми. Ә концерттан соң, тамашачы таралгач, күтәреп карыйсың — чынлап та авыр икән...
Менә шулай, моңга чорналып, илһамланып, җырлап яши Салават Әхсәнов. Сезгә дә шуны тәкъдим итә!

Айгөл Юлъякшина.
 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»