09.09.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Көндез — бәйрәм, кичен — спектакль!

Дүртөйле районының Иске Баеш авылы мәдәният йортының ишеге ябылып торганы юк: кайчан гына килмә, биредә нинди дә булса чарага тап буласың. Я олысы-кечесе мәш килеп чираттагы тамашага репетиция үткәрә, я берәр бәйрәмгә әзерләнәләр. Кыскасы, мәдәният учагы авыл халкының тормыш-көнкүрешенә ямь, яктылык өстәп, гөрләп эшли.

Бу килүебездә мәдәният йортында тезелеп киткән өстәлләр артында ике дистәгә якын бала чәй эчеп утыра иде. Чәкчәк, тәбик­мәк, ялтыр тышлы кәнфитләр — табында ни генә юк! Ә иң түргә зур самавыр менеп “кунаклаган”.
— Бу нинди бәйрәм? — дип кызыксындык мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәрһәмовадан.
— Мәдәният йорты яшь дусларын еш җыя. Җәйге ял вакытында да очрашып тордык. Бүген исә фольклор бәй­рәмнәре турында сөй­ләштек, төрле борынгы уеннарны уйнадык, табигать күренешләре хакында табышмаклар чиштек, “Сак-Сок” бәетен тыңладык.
Рәмзия Фәүдәт кызы авыл мәдәният йортын ун елдан артык җитәкли. Шушы вакыт эчендә ул яше-картының күңелен яулап алган. Эше өчен җан атуын халык күреп тора. Спектакль әзерләргә, я булмаса, берәр төрле мәдәни чара оештырырга тәкъдим итсә, авылдашлары дәррәү күтәреп ала. Шуңа һәр башлангычы уңышлы нәтиҗә бирә Рәмзиянең. Аның кулы астында “Замандашлар”, “Ахирәт­ләр” фольклор коллективлары, “Яшьлек” ансамбле, “Йолдызчык” һәм “Энҗе” балалар бию түгәрәкләре, “Акчарлак” балалар театры эшли. Ә халык уен кораллары ансамбленең иң яшь уенчысына 25 яшь булса, оста скрипкачы Камил Нуриевны аксакалыбыз, дип олылап йөртәләр. Ул быел 86 яшен тутырса да, бер генә концерттан да калмый, ансамбль чыгышларын скрипка моңы белән баета. Рәмзия үзе дә баян, мандолина, кубызда оста уйный.
Ә Иске Баешның халык театры нинди көчле! Үзешчәннәр сәхнәгә чыкса, башкала артистлары килеп төшкән дип торасың. Татар дөньясының мәркәзе Казанны да шаулатып, сокландырып, зур исем-бүләкләр белән кайткан чын талант ияләрен берләштерә ул. Халык театры репертуарында Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак”, Данил Салиховның “Әни буласым килә”, “Микуләй дәдәйнең бөер ташы”, Наил Гаетбаевның “Әстәгъфирулла!” һ.б. пьесалар буенча куелган спектакльләр бар.
— Авылыбызның, театры­бызның иң зур байлыгы — сәләтле, ялкынлы йөрәкле кешеләребез, — ди Рәмзия ханым. — Алар белән һәр спектакльгә җентекле әзер­ләнәбез. Сәхнә бизәлеше, киемнәр – барысы да күмәк фантазия, хезмәт җимеше. Мансур Сәлимҗанов, Мәүлимә Мөфтиева, Фәнүзә Сафина — театрыбызның йөзек кашлары. Тормышта алар сәхнәдән шактый ерак һөнәр иясе булсалар да (Мансур, мәсәлән, токарь, Мәүлимә — укытучы), нәкъ менә театр йолдызы булыр өчен туган кешеләр. Шулкадәр килештереп, рольгә кереп уйныйлар ки, сокланудан телсез каласың. Тамашачыны көлдерә дә, кирәк икән, елата да белә алар. Төп рольне Мансур башкарган “Микуләй дәдәйнең бөер ташы” комедиясе белән “Алтын тирмә” халык театрлары фести­валендә “халык театры” дигән исем алган идек. Бу безгә канат куйды. Шуннан бирле әлеге югары дәрәҗәне төшермәскә, яңа биеклекләр яуларга тырышып эшлибез.
Рәмзия ханымның сүз­ләрен куәтләгәндәй, мәдәният йорты диварларына бихисап дипломнар, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары эленгән. “Яшьлек” фольклор ансамбле район фестивалендә җиңүче булган, “Акчарлак” балалар театры Галимҗан Гыйль­мановның “Шүрәлеләр ни атлы?” әсәре белән район күләмендә гран-при яулаган, Толбазыда һәм Азнакай районында үткән фестивальләрдә дә уңышлы чыгыш ясаган, Рәмзия үзе мәдәният өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәт салган өчен Башкортстан Респуб­ликасының Мактау грамотасына лаек булган.
Авыл кешесенең эше аеруча күп булган җәйге чорда да Иске Баеш мәдәният йортында тормыш кайнап тора. Рәмзия Фәүдәт кызы бу вакытта балалар белән эшләүгә игътибарын бермә-бер арттыра. Җәйге каникуллар күңелле дә, файдалы да үтсен өчен бар көчен сала. Җәй башында балалар сабантуе, “Кәккүк чәе” фольклор бәйрәме гөрләп үткән, әле исә яшь артистлар катнашлыгында яңа спектакль әзерләү дәвам итә. Шунысы мактауга лаек: Рәмзия Фәүдәт кызы яшь авылдашларының сәләтен вакытында күреп, аны үстерү өчен ихлас күңелдән тырыша. Мәдәният йортына мөмкинлекләре чикле балалар да бик теләп йөри, спек­такльләрдә дә уйныйлар. Яшьтәшләре дә аларга ярдәм итәргә омтыла. Монда зур йөрәкле Рәмзия апаларының да тәрбиясе уңай йогынты бирә, әлбәттә.
...Өч бала әнисе Рәмзия Фәүдәт кызы барысына да өлгерә: гаиләсендә дә, авылдашлары алдында да кадере бар. Зәвыклы киемнәрдә сәхнәдә чыгыш ясавын да, спорт костюмы киеп, мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта балалар белән футбол уйнавын да күрергә мөмкин аның. Эчкерсез, самими булуы белән дә янәшәдәгеләрне җәлеп итә ул. Ә яшь булып калуның бер сере, мөгаен, үз эшен яратып, күңел биреп башкаруындадыр.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»