06.09.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

“Илфак Смаков — гасыр җырчысы”

“Уфа юкәләре”, “Раушаниям”, “Җиз кыңгырау моң­нары”, “Үз ягыма кайтсам”, “Әйткән идең” һәм башка бик күп җырларны искә төшер­гәндә, ирексездән, гаҗәеп матур тавышлы җырчы — Ру­сиянең атказанган, Баш­корт­станның халык артисты Илфак Смаков күз алдына баса. Аны тыңлагач, әйтерсең лә шифалы яңгырдан соң күкләр, күңелләр чистарып кала. Башка заманалар килсә дә, Илфак Смаков һаман бик күпләрнең күңел тәхетендә кала. Җыр­чының йолдызы ничек кабынды? Татар-башкорт дөнья­сында аның урыны нинди? Шушы һәм башка сораулар белән без Илфак Смаковның остазы, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, СССРның Югары мәктәбе отличнигы, Салават Юлаев һәм II дәрәҗә “Ватан алдында хезмәтләре өчен” орденнары кавалеры, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе, “Уфа алдында күрсәткән казанышлары өчен” җәмәгатьчелек премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны медальләре иясе, Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать академиясе профессоры, легендар Миләүшә Мортазинага мөрәҗәгать иттек.

— Миләүшә ханым, Башкортстандагы иң билгеле җырчылар Сезнең “кулдан чыккан”, Сез аларның остазы булып торасыз. Алар һәм, гомумән, Башкортстаннан чыккан башка җырчылар арасында Илфак Смаков нинди урын алып тора?
— Илфак “минем кулга” икенче курс азагында килеп эләкте. Сәнгать училищесына кабул итү имтиханы вакытында ул бик чагу үсмер тавыш белән җырлаган иде. Табигатьтән бирелгән матур тавыш белән. Ләкин кинәт тавышы үзгәрде, мутация башланды. Мутация ул — тавышның сыйфаты үзгәрү. Укытучысы белән бер-берсен аңламаганнармы, белмим, ул вакытта Илфак миндә укымый иде әле, ул үз тавышы белән җырламый, тавышы ничектер кителә, бозыла башлады. Моңны кычкыру алыштыру сәбәпле, интонация төшә башлады. Эш шуңа барып җитте: комиссия аның җырчы буларак киләчәген шик астына куйды. Хәтта аны һөнәри яктан яраксыз дип табып, өченче курска шартлы рәвештә күчерделәр.
Ул вакытта мин яшь идем әле, дөресен әйткәндә, сәләтле җыр­чыларны, “шәп” тавышлыларны алырга курка идем. Ә Илфакның укырга кергәндә тавышы бик шәп, әмма үсмер тавыш иде.
Шуннан Илфак килде дә, “Ми­ләүшә Галиевна, зинһар, мине үзегезнең сыйныфка алыгыз әле” дип, миндә укырга теләк белдерде. Илфак үзебезнеке (сәнгать училищесыннан) булгач, мин, кыюланып китеп, аның үтенечен кабул иттем. Без бергә эшли башладык. Ә ул шулкадәр сәләтле укучы, сәләтле җырчы булып чыкты — исең китәр! Хәтта мин уйлаганнан да сәләтлерәк. Аңа тавыш, моң, колак, баш, хис, хәтер... барысы да бирелгән. Әсәр­ләрне бик тиз өйрәнә иде. Һәрбер дәрес безнең өчен ниндидер шатлыклы бер вакыйга кебек үтте. Андый дәресләр безнең эштә бик сирәк була бит ул, әнә шул сирәкләр нәкъ Илфак белән үтә иде.
Без аның белән ике ел эчендә күп әсәрләр өйрәндек, ул үзе өчен җыр сәнгатенең тирән серләрен ачты, җырчы буларак ифрат нык үсте. Ә дәүләт имтиханына чыгарылыш комиссиясе рәисе булып Мәскәүдән бөтен дөньяга билгеле атаклы скрипкачы Михаил Фихтенгольц килгән иде. Ул Илфакның җырлавын тыңлаганнан соң, болай диде (аның сүзләре сәнгать училищесында әле дә саклана): “Сәхнәгә гади генә, какча гына гәүдәле, кысык күзле бер егет килеп чыкты. Җырлый башлаган иде, җырдан-җырга үсеп, җыр саен чибәрләнеп, биегәеп китте. Искиткеч җырлады! Чит ил әсәреме, урыс классикасымы, халык җырларымы... Һәрбер әсәрнең стилен, барлык нечкәлекләрен аңлап, барысын да җиренә җиткереп башкарды. Бездә мондый җырчыларның исемнәрен Мәскәү консерваториясендә мәрмәр тактага алтын хәрефләр белән язалар. Сездә андый традиция булмаганга күрә, мин аңа иң югары бәһа биреп, үземнең зур “бишле” янына зур “+” куям”, — диде. Чынлап та, шулкадәр матур җырлый иде.
Училищены тәмамлагач (ул вакытта Сәнгать институты юк иде әле), Илфак, бернинди юлламасыз зур конкурста җырлап, Мәскәү консерваториясе студенты булып китте. Ләкин ярты елдан кабат кайтты. “Илфак, нигә ташлап кайттың?” — дим. “Минем тавышны икенче юл белән алып бара башладылар, тавышны бетерәсем килмәде”, — диде. Ә кайткач ул филармониядә эшли башлады. Әгәр дә ул вакытта Уфада сәнгать институты булса, тагын да биш ел укып, менә дигән опера җырчысы була алыр иде. Ләкин филармониядә дә ул бик уңышлы җырлады. Минемчә, ул чорда Илфак Смаков иң яхшы, иң сәләтле җырчы булды. Ә йолдызлар белән чагыштырганда, Илфак кояш, мәңге сүнмәс Кояш булды.
Бүген җырчыларга “Елның иң яхшы җырчысы”, “Иң матур баритон” һ.б. номинацияләр бирү гадәте бар. Ә Илфакта үтә киң диапазонлы баритон тавыш иде. Дәрья кебек киң, моңлы тавыш. Хәтта еллар үтү белән сәламәтлеге дә бераз какшап, ашказанына операция үткәргәннән соң да барыбер тавышы гөрләп торды. Аның турында бик күп сөйләргә була.

— Бер феномен күзәтелә: кайбер җырлар халык арасына нәкъ фәлән җырчы башкаруында кереп китә. Илфак Смаков башкарган җырлар да шулай “халык җыры”на әйләнә иде...
— Шуңа игътибар итмичә булмый: элек Илфак җырлаган җырларны хәзер кайвакыт башка җырчылар башкаруында ишетәм. Үзләренчә, үз сәләтләре белән җырласалар, мин шатланыр гына идем. Кызганычка каршы, алар Илфак дәрәҗәсендә дә җырламый, үзенчәлекләре дә юк. Шуның өчен җырлар төссез килеп чыга. Ул җырларны башка җырчыларга үрнәк итеп радио һәм телевидение аша, Илфак Смаков башкаруында яңгыратсыннар иде.
Илфакның җырлары бервакытта да буш кына булмады. Җырның драматургиясен ачып, тирәнлеген тоеп, һәр җырны бер спектакльгә әве­релдерә иде ул. Артык хәрәкәт күр­сәтми иде, бернинди тышкы хәрә­кәтләр ясамыйча, шәм кебек басып торып, бөтен фикерен җыр аша, тыны аша бирә иде. Сулышы шулкадәр әйбәт, озын иде, шуның белән җырның эчтәлеген ачып бирә иде.
Моңы белән генә түгел, тыны-каны белән җырлады бит ул. Моңы күкрәгеннән, йөрәгеннән ургылып чыга иде. Бер җыры икенчесенә бервакытта да охшамады. Шуның өчен дә халык бик яратты аны. Мин үзем дә аның җырлавын сокланып тыңлый идем.

— Сез үзегез аның остазы була торып та сокланып тыңлый идегезмени?
— Әйе, сокланып тыңлый идем. Миндә укыган вакытында ук аның сәләтенә сокландым. Һәр дәрес безнең өчен бәйрәм иде. Арада ифрат нык аңлашу булды. Мин теләгән таләпләргә төгәл җавап бирде ул. Омтылышларыбыз, максатларыбыз бер булды. Аның кебек бөек сәләтләр бик сирәк туа. Югарыдан, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән кебек ул.

— Әйе, хәзер башка заманалар килде. Җырчылар да башка. Хәзер сәхнәдә шәм кебек басып тору юк, үрле-кырлы сикереп йөриләр. “Сәхнә хәрәкәте” дигән нәрсә уйлап чыгардылар. Илһам Шакиров, Илфак Смаков, Хәйдәр Бегичев кебек, селкенмичә дә кеше­ләрне ашкындырып, дулкынландырып, әсәрләндереп җырлаучылар бетеп бара сыман. Сез Илфак Смаков кебек җырлаучылар бетүенә ничек карыйсыз?
— Илфак Смаков, нигездә, милли җырлар — халык, татар-башкорт композиторларының җырларын башкарды. Ул вакытта әле чит илгә сирәк чыгалар иде. Әгәр ул чирләп китмәгән булса, Русия, чит ил дәрәҗәсендә дә бик зур җырчы булыр иде. Ә Илфакны мин Мөслим Магомаев белән чагыштырыр идем. Магомаев та бит тавышы, эчтәлеге, үзенең йөрәк җылысы, сулышы, бөтен булмышы белән җырлады. Илфак та шундый ук булды. Кызганычка каршы, профессиональ язмалары аз аның. Булганы да һәвәскәр язмалар гына. Ә барыбер Илфакны әле дә искә алалар, барыбер аның кебек, Илфак кебек җырлаучы җырчылар, йомшак кына әйткәндә, бик аз, бик аз...
Хәзерге җырчыларга килгәндә, гомумән, бөтен дөньяда әйбәт, матур заманнар, зәвыклар (ренессанс дибез бит инде) кире әйләнеп кайта ул. Мода — вакытлы, үтә торган күренеш. Ә Шаляпин барыбер урыс халкында калды. Магомаев совет халкыныкы булып калды. Илфак бүген дә халкыбыз күңелендә.

— Илфак Смаковның тарихтагы урыны, дигәннән... Рес­публиканың мәдәни язмышында зур роль уйнаган, халык йөрәгендә сакланган шә­хес­ләрнең исемнәре белән урамнарны, башка урыннарны атау гадәте бар. Кайберәүләр, Илфак Смаков исемен аның туган районы үзәгендәге яңа Мәдәният сараена бирергә кирәк, дип уйлый. Икенчеләре, Уфадагы берәр урамны аның исеме белән атау дөрес булыр иде, ди. Сезнеңчә, лаеклымы Илфак Смаков шундый олылауга?
— Әлбәттә! Районның, рес­публиканың данлыклы улы исемен йөртергә, Чакмагыш район үзәгендәге яңа Мәдәният сарае һичшиксез, лаек. Бүгенме, иртәгәме, Илфак Смаков исемендәге урам булачагына да ышанам. Булырга тиеш һәм булачак! Чөнки Илфак, Радик Гәрәев кебек кешеләр бик сирәк туа. Мин Илфак Смаковны “гасыр җырчысы” дияр идем.

— Миләүшә ханым, Илфак Смаков кебек җырчылар, чынлап та, бик сирәк туадыр. Әмма Сезнең кебек, алмазны чын бриллиантка әй­ләндерүче осталар да сирәк туа. Ходай Тәгалә Сезгә сәламәтлек, озын гомер бирсен!

Кәрим Яушев,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»