14.08.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Бер кичәдә — бер гасыр

Стәрлебаш районының Карагыш авылында узган мәдәни чарада яңа туган сабый белән йөзьяшәр тәбрикләнде.

Дөньяга сабый туган. Ап-ак мендәрдә саф-пакь биләүгә төренеп ята ул. Әлегә исемсез. Янәшәсендә — аны яраткан, көткән кешеләр: әти-әнисе, күрше-күлән, авылдашлар. Бала күрергә күпләп кеше җыелган, һәркайсының кулында — бүләк. Йоласы шул бит, бүләксез карарга ярамый. Исем дә ата-бабаларыбыздан килгән йола буенча кушыла. Мулла тәртибен белә, шуңа бар да аңа тапшырылган. “Һәр сабыйны Аллаһы Тәгалә дөньяга бәхетле, тәүфыйклы итеп китерә. Арытабангы язмышы әти-әнисе, туганнары кулында. Нинди тәрбия бирелүгә карап сабыйда холык та тәрбияләнә.Төп тәрбия гаиләдә бирелә”, — ди имам Кәбир хәзрәт Нариманов. Һәм: “Исемең Фәһим улы Илһам”, — дип кабатлый, догаларын укый. Һәркемнең йөзендә — шатлык нуры. Куаныч җырга-моңга, шигъри сүзгә үрелә: 

Ерак араларны үтеп,
Килдек бәби күрергә,
Озын гомер, бәхет теләп,
Тәгәрәтеп сөяргә!

Әти-әниле үсәргә
Язсын сиңа, Ходаем!
Һәр кешегә бул син, сабый,
Ачык йөзле, мөлаем.

Бишек эленгән йорттан,
Муллык, иман китмәсен.
Кара көчләр, җәбер-золым
Тупсагыздан үтмәсен!.. 

Әлбәттә, авылдагы һәр сабый да шул рәвешле исемле буладыр. Әмма Заһидул­линнар гаиләсендә туган бала — аерым очрак. Аңа исем бирү өйдә түгел, ә ...сәхнәдә, Карагыш авыл мәдәният йортында узды. Авыл халкы киңәш корып, бу көнне ике зур бәйрәмне берләштерде. Берсе алда әйтелгән бәби туе булса, икенчесе район күләмендә оештырылган мәдәни эстафетада катнашу. Республикада барган мәдәни чаралар эстафе­та­сының кече энесе дип әйтергә була аны. Әмма кечелеккә ташламалар каралмаган. Шундый ук җитди әзерлек сизелә чарада.
Бу матур бәйрәмгә, гаи­ләнең шатлыгын уртаклашырга авылның иң түрендә урнашкан күркәм клуб бинасына яше-карты җыйналган. Кунаклар да бар. Әйтик, Яшерган авыл Советы рәисе Нияз Гыймазов җитәкчелегендәге делегация килгән. Бүген карагышлылар аларга штандарт тапшырачак. Залдагыларны әлеге бәйрәм белән, шулай ук, Стәрлебаш район хакимияте башлыгы урынбасары Альбина Суфиянова, Карагыш авыл хакимияте башлыгы Роберт Туктаров, район мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева тәбрикләде.
Бәбиләрнең бу көнне йолдызлы сәгате булгандыр. Тамашачылар арасында да яшь балалы гаиләләр бар иде. Әйтик, Багишаевлар, Туктаровлар нәселе күптән түгел ишәйгән. Мәдәният йорты фойесында алар белән күргәзмә аша, ә тамаша залында үзләрен күреп тә танышып булды. Хуҗабикәләрнең аш-суга, кул эшләренә осталыгы күргәзмәдә чагылды.
Әйткәндәй, әлеге чара авылның иң яшь кешесенә генә түгел, иң өлкәненә дә багышланды. Бәйрәмнең икенче өлешендә карагышлылар 100 яшен тутырган авылдашлары Мансур Тимербулатовны тәб­рикләде. Мансур бабайны биредә заманында типсә тимер өзәрдәй ир узаманы, япон һәм фин сугышларында катнашкан яугир, Ватанны фашистлар явыннан саклап калган батыр, туган колхозында тир түккән хөрмәтле пенсионер дип беләләр. 94 яшенә кадәр — сыер, 95 яшенә кадәр бал кортлары тоткан, шул яшьтә дә бәрәңге үстергән кешегә сокланасы гына кала. Әле ул балалары тәрбиясендә. Кичәгә йөзьяшәрне котларга төрле тарафлардан балалары, оныклары килде.
Аңа багышлап Зөлфирә Хәсәнова җырлады. Мансур бабай өчен бәхетле көн булды бу!
Аннары җыелучылар концерт карап кинәнде. Сәхнәдә авылның үзешчән сәнгать осталары сынау тотты. Розалина Бикмөхәммәтова, Нәсимә Гатауллина, Наил Мортазин, Илназ Шамматов, Раилә Ки­рәева, Фәнис Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиев, Әнвәр Гыйниятуллин кебек аерым баш­каручыларның, “Ми­ләш­кәй” ансамбленең, биюче кыз Алина Акимованың, шигъри сүз осталары Вилдан Фәхретдинов белән Илүзә Шаматованың чыгышларын халык дәррәү кул чабып кабул итте.
Шулай итеп, бәйрәм бер­ничә сәгатькә сузылды. Алып баручыларның “Авылыбызда тагын да бәхетле сабыйлар тусын. Олы яшьтәгеләребез хөрмәттә яшәсен! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын”, — дигән хушлашу сүзләреннән соң, халык өйләренә таралды. Җитмәсә, моңланып, нечкәреп киткән күңелләргә кичке азан моңы сарылды. Мәдәният елында узган җылы, матур кичә шулай тәмамланды.


Айгөл Юлъякшина.
Стәрлебаш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»