12.08.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Гөрләп торды Төмәнәк!

Чираттагы Шәҗәрә бәйрәме шаулап-гөрләп Туймазы районының Төмәнәк авылында узды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимов оештырган әлеге бәйрәмгә әзерлек узган елдан — авылның 320 еллык юбилеен үткәргәннән соң ук башланган иде. Бу чорда җитди эш башкарылган: архив мәгълүматларына таянып, авылда яшәүчеләрнең ерак ата-бабалары барланган, авыл тарихы бөртекләп тергезелгән.

Авылның бай үткәне белән танышырга күренекле кунаклар килгән. Алар арасында — мәдәният өлкәсендә танылган шәхесләр, Башкортстанның һәм күрше Татарстанның киң матбугат чаралары вәкилләре; Уфа, Казан шәһәрләреннән, Австралия, Кытай, Казахстан, Англия, Латвиядән чакырылган делегатлар.
Чарада катнашучылар мәдәният йортында авыл тарихы, тематик күргәзмәләр, шәҗәрәләр белән танышты. Арытаба юллары мәктәп аша үтте. Чарада катнашучылар мәктәптә экскурсиядә булды, аннары тыл эшчәннәренә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Бу бәйрәмнең кереш өлеше иде. Ә төп программа авыл читендәге яланда җәелдерелде. ХХ гасыр башы чоры стилендә бизәлгән йортлар каршында кунакларны авылда элек-электән гомер итүче тугыз нәсел вәкилләре каршы алды. Йорттан йортка йөрү генә дә өч сәгатьтән артык вакытны алды. Йола бәйрәмнәре күрсәтелде, милли ризыклар тәмләнде, туган телдә җырлар яңгырады. Кунаклар бик теләп уеннарда катнашты. Бигрәк тә Латвия кунагы, полицейский Финат Газизов уенга оста булды, ул әтәч отты.
Гади авыл бәйрәмен гади генә күз алдына китерүчеләргә әйтәсе килә: бирегә биш меңгә якын кеше җыелган иде. Алар өчен бик матур концерт күрсәтелде. Урындагы “Ахи­рәтләр”, “Йолдыз” коллективлары белән беррәттән, эстрада йолдызлары да, аерым алганда, Башкортстанның халык артисты Вәлит Илембәтов, җырчы-музыкант Радик Динәх­мәтов, Татарстаннан килгән җырчы Илсөя Бәдретдинова, Татарстанның Г. Тукай исе­мендәге дәүләт премиясе лауреаты Вадим Захаров, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева, Башкортстанның атказанган артисты Мәгариф Әхмәдиев, Башкортстанның һәм Татар­станның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов һәм башкалар чыгыш ясады.


Айгөл ЗАКИРОВА.
Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»