24.07.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Рәсем сәнгате халыкка якыная

Борай районында “Танып-Су-2014” исеме астында илебезнең төрле төбәкләреннән килгән рәссамнарның Бөтенрусия арт-симпозиумы үтте.

Рәссамнарның районда үткән “Танып-Су-2014” Бөтенрусия арт-симпозиумы нәкъ шундый олы вакыйга булды. Аны Танып елгасы буендагы сихри матурлыкка ия булган бай табигатьле урында төпләнгән Ваныш авылында оештырдылар. Уфа, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Томск, Ишембай, Күмертау, Яр Чаллы, Алабугадан килгән 25 рәссам мәктәптә яшәп, шунда эшләп иҗат иттеләр. Тагын шунысын аерым билгеләргә кирәк: мондый чара безнең республика районнарында беренче тапкыр үткәрелде һәм борайлылар сән­гатьнең бу юнәлешен авыл халкына якынайтуда башлап йөрүчеләр булды.
Шушы җирнең матурлыгын күреп, аннан илһам алып үскән якташлары, Башкортстанның атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдинов арт-симпо­зиумның инициаторы булды, аны оештыруга һәм югары дәрәҗәдә үткәрүгә мәдәният бүлеге начальнигы Илгиз Харисов күп көч салды. Салават Мөхәммәт улы — Русия һәм Башкортстан Рәссам­нар берлеге әгъзасы. Ул Уфа шәһә­рендә яшәп иҗат итә, балалар сәнгать мәктәбендә эшли һәм яшь буынны шушы юнәлештә тәрбияли. Илгиз Зөфәр улы да рәсем сәнгатен үз иткән, художество-графика бүле­ген тәмам­лаган югары бе­лемле педагог, мәктәптә укытучы, мәк­тәп директоры булып эшләгән дәве­рендә үк үзе төшергән рәсемнәрдән күргәзмә оештырган. Мондый чара ярдәмендә халыкны рәсем сәнга­тенә якынайтуны ул күптән күңел түрендә йөрткән һәм, ниһаять, бу якты хыялы тормышка ашты.
Шул ук вакытта симпозиумны оештыручылар Борай җи­рендә туып-үскән яки тамырлары белән шушы төбәккә бәйле танылган рәс­самнары барлыгын халыкка җиткерүне дә максат итеп куйган иде. Ә андыйлар монда байтак. Салават Мөхәммәт улы әйтүенчә, аларның сигезе — Русия Рәссамнар бер­леге әгъзасы, бишесе — Баш­корт­станның атказанган рәс­самы. Бу чарага, аның чакыруын кабул итеп, туган якларына Мәскәүдән Чулпан Билалова, Уфадан Алина Мөслимова, Томскидан Максим Дүсмәтов кайттылар.
Рәссамнар биредә ирекле иҗат белән шөгыльләнде, авыл халкын, күренешләрен, шушы төбәкнең матур табигатен рәсемгә төшерде, әлеге сәнгатьне кешеләргә аңлатты, үзара тәҗрибә уртаклашты. Тәкъдим ителгән бай программа бик күп тамашачыларны җәлеп итте. Симпозиумның төп темасы “Танып” легендасы иде. “Заманча этник сәнгать. Нәрсә ул?” дигән “түгәрәк өстәл” барышында борайлыларның рәсем сәнгате белән ныклап кызыксынуы ачыкланды, остазларга байтак сорауларга җавап бирергә туры килде.
Рәссамнар эше белән кызыксынучылар арасында аеруча осталык дәрес­ләре зур уңыш белән үтте. Шулай булмыйча, 10-15 минутта сурәтеңне ясап бирсеннәр әле! Рәссамнар арасында балчыктан төрле әйберләр ясау осталары да бар иде. Бурятиядән Чыңгыз Базаров, тамырлары белән Борай җиренә бәйле Максим Дүсмәтов Томск шәһәрендә яшәп иҗат итәләр. Алар урындагы халыкның күз алдында Танып буендагы балчыктан төрле фигуралар ясаганнар. Шунда ук иптәшләре ярдәме белән чокыр казып, аларны яндыру өчен мич тә эшләгәннәр. Нәтиҗәдә, керамик вазалар, паннолар барлыкка килгән.
Олы чара район Мәдәният сараенда “Танып-Су-2014” Бөтенрусия арт-симпозиумында катнашучы рәссамнарның иҗат күргәзмәләре белән тәмамланды. Рәссамнарның Борай җирендә төшер­гән утыздан артык иҗат җимеше куелган иде анда. Остазлар аларны районга бүләк итеп калдырды. Әлегә рәсемнәр Мәдәният сараенда урын алды, ел азагына район үзәгендә картиналар галлереясы булдыру күзал­ланган, әле махсус бүленгән бинада ремонт бара.
Күргәзмәгә авыллардан һәм Борай­ның үзеннән бик күп кеше килде. Алар рәссамнар белән янә бер кат аралашу, алар төшергән рәсемнәр аша туган яклары матурлыгын, илаһи байлыгын күрү мөмкинлегенә ия булды. Симпозиум рәссамнар өчен дә бик файдалы булган. Алар, үзләре әйтүенчә, барысы да киләчәктә иҗат итү өчен бу төбәктән олы илһам алып китәләр.


Марат Зыятдинов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»