19.07.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Изге айда — изге гамәл

“Кызыл таң” Уфаның картлар һәм инвалидлар йортында хәйрия концерты оештырды.

Картлар йортында көннәр бер-берсенә охшаш. Бәйрәмнәре дә өйдәгечә, түгәрәк табын артында шау-гөр килеп уздырылмый. Туган көн һәм Яңа ел кебек көтеп алган бәйрәмнәрдә дә бертөрлелек хөкем сөрә. “Кызыл таң” гәзите редакциясе Уфаның картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрнең бер киченә җан өрергә булды. Изге Рамазан аенда популяр җырчылар белән берлектә зур концерт оештырды. Социаль приютта мондый тамашалар еш үтә, әмма биредә яшәүчеләрнең эстрада йолдызларының барысын берьюлы беренче тапкыр күрүе иде. Эчләренә сыймаган шатлыктан алар бертуктаусыз алкышлады

Концертны Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Гөлназ Биктимерова белән җор телле Альберт Ураз­мәтов алып барды. Җыр-моңга бай кичә матур шигырьләргә һәм эчтәлекле риваятьләргә үрелде.
Тамаша Флорида Исмә­гый­леваның моңлы җырлары белән башланып китте. Тамашачыларның күзләре шундук яшьләнде.
— Биредә чыгыш ясауны зур заллы мәдәният йортлары белән чагыштырсаң, күпме җылылык бөркелә. Синең репертуарыңны да тикшер­миләр, кигән күлмәгеңә дә игътибар итмиләр, бары тик моңың гына кирәк, — дип хис-тойгылары белән бүлеште җырчы.
Тальян моңы әби-бабай­ларның күңелен тагы да күтәреп җибәрде. Айдар һәм Алмаз Юнысовлар башкаруындагы халык җырларыннан төзелгән попурри аша өлкән буын кешеләре яшьлегенә кайтты.
Идрис Кәлимуллин залга төшеп, тамашачылар белән бергәләп җырлады. “Әллә ни уйлама”, “Пар алма” кебек дәртле җырларына әбиләр шундук биергә кереште. “Эй, Аллам, алар бит югары кан басымына чыдый алмый, түшәктә генә ята иде, вәт ичмасам, вәт ичмасам”, — дип шаккатты залда утырган шәфкать туташлары, борчылып та, гаҗәпләнеп тә.
Айдар Галимов сәхнәдә пәйда булмыйча, аның килүенә күпләр ышанмады. Җырчы һәр­вакыттагыча, ихлас елмаюы белән тамашачы алдына чыкты ул. Һәркайсының хәл-әхвәлен белешеп, кемнең кайсы яклардан килгәнен сорады. Беренче җырын башкарганнан соң, алгы рәттә утырган ал яулыклы әби басты да:
— Балакаем, синең җырларың миңа көч-күәт биреп, 100 яшькә кадәр яшәтте! — диде.
Баксаң, Мәликә апа Әхмәтҗановага чыннан да быел 100 яшь тулган икән. Язмыш җилләре аны 86 яшендә картлар йорты бусагасы аша атлата. “Монда яшәгәнемә тормышка бер дә үкенеч сакламыйм, — ди йөзьяшәр. — Сугыш заманында бер телем икмәккә тилмереп көн күргәч, бүгенгенең кадерен белеп кенә яшим. Әйбәт тәрбиялиләр, киемем пөхтә, тамагым тук һәм шул җиткән”.
Картлар һәм инвалидлар йортында урыслар да күп. Моны исәптә тотып, җырчылар репертуарын бераз үзгәртте. Идрис Кәлимуллин залдагы барлык хатын-кызларга “Очарована, околдована” романсын бүләк итте. Айдар Галимов башкаруында “Яблоневый вечер” аеруча матур яңгырады, ә Лиана Габдрахманованың “Хуторянка”сына җырчы белән бергәләп биеделәр.
Картлар һәм инвалидлар йортының җитәкчесе Валерий Курамшин да концерттан соң үзенең кичерешләре белән бүлеште:
— Мондый тамашаны күрер өчен, мөгаен, һәр артистның аерым концертын карап чыгарга туры килер иде. Ә алар бергәләп килеп, матур итеп чыгыш ясады. Иң мөһиме — чын күңелдән. “Кызыл таң” гәзите белән киләчәктә дә бәйләнешне өзмәсәк иде, — диде Валерий Юрьевич.
Тамаша залында Дәүләт җыелышы-Корылтайдан кил­гән кунаклар да бар иде. “Берләшкән депутатлар төркеме”нең вәкилләре Заһир Хәкимов, Руфина Шаһапова, Илдар Исәнгулов картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне “Кызыл таң” гәзитенә яздырдылар. “Хәзинә” туристик агентлыгы җитәкчесе Камил Сираҗетдинов та изге эштән читтә калмады. Социаль приюттагы әби-бабайлар яраткан басмасын чөкердәшеп укысын өчен ул да үзенең зур өлешен кертте.
Шунысы куанычлы — биредә яшәүчеләрнең һәр­кайсы үзенең яраткан эше белән шөгыльләнә. Билгеле композитор Булат Еникеев яңа җырлар җыентыгы өстендә эшли. Форсаттан файдаланып, Айдар Галимов белән дә иҗат җимешләрен бүлеште. Рәссам Константин Юринның рәсем­нәр коллекциясе тамаша залын бизәп тора. Республикада инвалидлар арасында уздырылган конкурсларда катнашып, һәрчак призлы урыннар яулый ул. Миңнегали хәзрәт­нең Рамазан аенда эш графигы аеруча тыгыз. Шушы көннәрдә ифтарга пылау пешереп, барысын да сыйламакчы. Ә Галия Хәбирова белән Ольга Коновалова хуҗалыкны үз өстенә алган: приют алдындагы аллы-гөлле чәчәкләр — аларның тырышлыгы, шулай ук, ихатадагы кош-корт өчен дә җавап бирәләр.
Аллага шөкер, арабызда ярдәмгә мохтаҗларның язмышына битараф булмаган игелекле кешеләр бар. “Кызыл таң” гәзите редакциясе һәм Уфаның картлар һәм инвалидлар йорты коллективы хәйрия концертында катнашкан музыкаль оператор Алмаз Кәлимуллин, җырчылар Лиана Габдрахманова, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Флорида Исмәгыйлева, Венер Каюмов, Идрис Кәли­муллин, Вәсилә Фәт­тахова, Айдар Галимов һәм алып баручылар Альберт Уразмәтов белән Гөлназ Биктимеровага зур рәхмәт белдерә. Кылган изге эшләребез савап булсын!


Зоя СОЛОШИНА. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»