12.07.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Җиде юл чатында

Театрлар, гаиләләр кебек үк, бәхетле дә, бәхетсез дә була ала. Соңгылары ни сәбәптәндер, күбрәк. Директорлар, режиссерлар алышына. Труппа оеша алмый. Дистә еллар буена театр үз тамашачысын таба алмый. Әлбәттә, күп нәрсә җитәкчедән тора, шәһәр кемне сайлый, кем кайда яшәп китә ала бит әле.

Ырынбурда, минем соңгы утыз елдагы тәэссоратларга караганда,  драма театры бәхетле. Популяр, билгеле булганы өчен генә түгел, ә төрле чорларда да тотрыклы эшләгәне өчен. Монда һәрвакыт көчле труппа һәм талантлы артистлар эшләде. Күренекле сәхнә осталары Антонов, Ежков, Солодилинны бөтен шәһәр ярата, хөрмәт итә, алар белән горурлана иде. Лидарская, Жигалова... Алар сәхнәгә бергә чыга иде. Режиссурада Куликовский, Иоффе, Тхакумашев, Зыков, Подольский, Воложанин — тирә-якта билгеле белгечләр. Хәзер Исрафилов. Директорлар да көчле иде. Ырынбур театрының директоры Павел Церемпилов сәнгать җитәкчесе белән бердәм эшли белә.

Ә бүген театрны аның лидеры һәм җитәкчесе Рифкать Исрафилов театры дип йөртәләр.  Театрны заманча итеп төзекләндерделәр. Павел Леонидович акча саный белә. Һәм саннарны яттан әйтеп бирә.  Тамаша залын 70 процент тутырырга ниятлибез, ди ул, ә зал 76 процентка тула. Кую чыгымнарына өлкә күпме акча бүлгәнлеген әйтми, яшерә, аның каравы, театр тагын да күпме акча эшләргә тиешлеген белә. Чыгымнарны бәрәкәтле итү ягында алар, һәр тиенне санап эш итә. Ә билет хакын артык күпертмиләр. Премьераларда да 500 сумнан артмый.

“Ә биредә таңнар тыныч” спекталендә сәхнәдә “чын” каеннар, үзәктә каен тәре, анда сугыш харап иткән кызлар  җан бирә. Рәссам Таң Еникеевның идеясе шундый. “Во поле березка стояла” көе астында бу каен Русия образын ала. Ырынбурда бу спектакль инде сигез ел бара, аны 37 мең кеше караган. Сугыш турындагы тере хатирәләрне күреп, бүгенге яшьләрнең дә күңеле тула. Иң мөһиме — монда геройлар ясалма түгел. Әйтерсең, алар актрисалар түгел, ә 40нчы еллардан тамашачы алдына ике сәгатькә генә килгән кызлар. Аларда шундый сафлык — мәркәз сылулары мондыйны булдыра алмый.  Менә алар ак ситсы күлмәкләрдән вальс бии. Мунчадан чабып чыгалар һәм шәрә тезләрен күрсәтеп старшина Васковны (артист Александр Федоров) үртиләр, ләкин аларның шаянлыгы гөнаһсыз һәм гыйффәтле.  Алар яшьләр һәм сылулар, аларның һәрберсенең исемен атау да мәҗбүри түгел, алар — сугышка кадәрге буынның коллектив портреты. Алар язмышы хакында театр бүгенге сәнгать теле белән сөйләп бирә алган, бу — бик уңышлы спектакль. Әлбәттә, монда немецлар белән бәрелеш күренешләре юк. Әллә масхалатлы солдатлар, әллә сазлык кызларны суырып ала, һәлак итә. Балет та, пантомима да түгел: пластика, яктылык, музыка үлем, сугыш образын тудыра. Каршы тору һәм үлемне җиңү рухы өскә калка. Монда совет яшьләренең каһарманлыгы һәм җиңү ачысы тетрәндерә.

Театрда көтелмәгән хәлләр була алмый: режиссер ярдәмчесе Александр Федоровны Исрафилов үзе үстерде. Соңыннан актерны Щукин исемендәге училищега Л. Хейфецның режиссерлар курсына җибәрделәр, актриса кызлар — шулай ук Исрафилов укучылары, ул аларны мондагы Ростроповичлар исемендәге сәнгать институтында укыта. Театр шулай саклана, үсә, һәм гаҗәпләндерә. Әлбәттә, иң төп сәбәп — театрга режиссер-мастер, сәнгать җитәкчесе идарә итә. Русиядә мондыйлар бик аз калды инде. Иҗатчы. Лидер. Яшьләр хәзер барысы өчен дә җаваплылыкны үзләренә алырга ашыкмый, алар башка төрле эшли.  Анатолий Васильевның, Морозовның һәм Райхельгаузның курсташы, Мария Осиповна Кнебельнең һәм Алексей Андреевич Поповның шәкерте Исрафилов — вазыйфасы буенча гына түгел, ә  асылы белән үз эшенең хуҗасы. Ул коллективны тәрбияли, афиша төзи. Ул — берсүзсез  иҗади авторитет һәм иң яхшы директор да аны алыштыра алмаячак. Әйе, болар — төрле һөнәрләр, әлбәттә.

Театрның ике җитәкчесеннән сорыйм: “Сез ничек шулай аңлашып эшлисез, башкаларның болай килеп чыкмый бит?” “Һәркайсыбызның үз эше җитәрлек,  бер-беребезгә тыкшынырга вакыт юк”, — ди Исрафилов. “Театрда иң мөһиме — спектакль, иҗатка хезмәт итәргә кирәк, ә үзеңне мин-минлек белән канәгатьләндерергә түгел”, —  дип кушыла Церемпилов. Һәм өсти: ”Ә Сез безне бәхәсләшми дип уйлыйсызмы? Булгалый. Без — тере кешеләр. Ләкин бу хәл театрда беркемнең дә башына килми”. Ырынбурда  тагын бер кабат шуңа инанам: театр белән җитәкчелек итүче иҗатчы-режиссерны беркем белән дә алыштырып булмый. Ләкин директор да яхшы булырга тиеш.

Шекспирның “Ричард III”,  Кроммелинкның “Великодушный рогоносец”, Карпенко-Карийның “Бесталанная”сы белән беррәттән мастер яңа әсәрләргә дә вакыт таба. Чөнки ул театрга килүчеләр өчен заманча пьеса ничек мөһим икәнлеген аңлый. Ул гади генә яшәеш тарихын түгел, ә фәлсәфи кыйссаны сәхнәләштерә.

Рифкать Исрафилов  спек­такльләрдә фотографик дөреслекне яратмый, бу — эчпошыргыч, кызык түгел, ди ул. Кыйссалар, мифлар, өлкәннәр өчен әкиятләр куярга ярата. М. Ладоның “Бик гади тарих”ы — ил буенча уңышлы бара торган пьеса, монда кешеләр, хайваннар дөньясы,  шуның белән бергә яхшылык һәм явызлык очраша. Кызыклы, мавыктыргыч уен,  акыллы фикерләр туу өчен җирлек бу. Әлеге мәхәббәт кыйссасында  режиссер һәм актерлар А. Лещенко, В. Бухаров, З. Карпович, Н. Панова, М. Губанова, А. Демченко, А. Костин, А. Шәмсетдинова, димәк, тамашачылар да ярты сүздән бер-берсен тоя һәм аңлый.  Спектакль  инде биш ел бара, 50 тапкыр куелган, аны 16 мең тамашачы караган.

Игорь Якимовның “Төньяк җиле”ндә Исрафилов белән Еникеев кискен социальлек билгеләрен калку чагылдыра. Кешеләрдән читтә, таулар итәгендә яши геройлар. Ачлык-ялангачлык кичерсәләр дә, салкында туңсалар да, тату-дус булалар. Ярлылык сынавын җиңел үткәрсәләр дә, очраклы гына килеп чыккан галим Максим Меденюк аларны салкын җилдән коткаргач, җылыда, җитеш тормышта яшәү бакчачы, тегермәнче, аучы, тимерче өчен зур сынауга әверелә. Көнчелек, саранлык, бер-берсен күралмау хакимлек итә башлый. Гаепле кеше дә тиз табыла – үзләрен коткаручы яшь галим. Спектакльнең финалы – режиссерның табышы. Сукырайган юлчылар бер-берсенә бәйләнгәндәй бара. В. Высоцкийның “Безнең җаннарны коткарыгыз!” дигән җыры яңгырый. Замандашларыбыз өчен әче сабак. Кешеләр кайчак ничек сукыр була!

Хәзер бу спектакль дәррәү театр сайтында тикшерелә. Исрафиловның тагын да бер хезмәттәше, театрда кирәкле кеше, музыкаль җитәкче  — Тамара Пикулева.

Театр җитәк­чесендә исә гаҗәеп рәвештә ике нәрсә —  көнчыгыш милли тамырлары һәм урыс мәдәнияте традицияләре, табигыйлек һәм бөек театр мәктәбе  кушылган. Һәм, әлбәттә,  аның спек­такльләре үзенең эчтәлеге, әхлакый мәгънәсе белән генә түгел, һәрвакыт кызыклы актерлык эше, чагу театраль форма белән аерылып тора.

Ә бәлки нәкъ менә Ырынбурда, җиде юл чатындагы шәһәрдә, Урал елгасының бер ягында — Европа, ә икенче ягында Азия булган, элек-электән урыслар, украиннар, казахлар бергә яшәгән, кызыклы тарихи төбәктә театр өчен кабатланмас даирә барлыкка киләдер? Шәһәр бит Азиягә “ачкыч һәм капка”, каравыл крепосте буларак Петр I идеясе белән барлыкка килгән. Монда үзенең баш күтәрүче крестьяннары белән Емельян Пугачев йөргән. Юкка гына А. С. Пушкин 1835 елда Пугачев бунтын беренче чыганаклар буенча өйрәнергә бирегә килмәгән. Аны аерым йомышлар үтәүче чиновник, аңлатмалы сүзлек авторы Вл. Даль озатып йөргән. Революциягә кадәрге Русиядә шәһәр сөрген урыны булган һәм сөргендәгеләр арасында монда өч ел буена композитор А. Алябьев яшәгән. Ырынбурның бүгенге гүзәл театрының тулы залларында шушы тарихның шәүләсе күренә һәм тавышы ишетелә сыман. Ә инде 1966 елда ук Ырынбур янәшәсендә уникаль газ чыганаклары тапканнар һәм бу якларда яңа тормыш башланган. Элек ат арбалары ясаучылар яшәгән шәһәр шулай итеп сәнәгать үзәгенә әйләнә. Хезмәт шәһәре — әрәмтамак түгел, ә донор. Мондый шәһәрдә начар театр булырга мөмкин түгел. Матурлыкны аңлау монда Ырынбурның мамык шәлләрендә, балдактан чыга торган челтәр шәлләрдә һәм бу як халкында, урындагы театрның спектакльләрендә яши. Һәм профессиональ театрга  тиздән 160 ел тула.

Исрафиловның дебют спектакле “Капитан кызы” биредә 1999 елдан бирле яши, ул XXI гасырга атлап чыкты, ырынбурлыларның иң яраткан спектакленә, аларның “Зәңгәр кошы”на әйләнде, 200  тапкыр куюда үзенә 70 мең тамашачыны җыйды.

Әлбәттә, аларның яраткан спек­такльләре арасында Чеховның “Чайка”сы, бу спектакльгә дә 10 ел, 18 меңләп тамашачыны җыйган, һәм Шекспирның “Ричард III” әсәре (җитәкченең яраткан артисты Олег Ханов белән) бар. Өч елда 30 спектакль, ике мең тамашачы. “Чайка”да барлык чорларда да танылган формула бар: “Талантлы әйбер һәрвакыт җитди”. Бу  — алар хакында, ырынбурлылар турында.

Ләкин мондый шәһәрдә ничек репертуар төзергә, труппа оештырырга, спектакльләр куярга? Бөтен җирдәге шикелле, гомум кагыйдәләр буенча. Һәм, әлбәттә инде, шәһәр белән, аның халкы, тарихы һәм үзенчәлекләре белән элемтәләрне тоеп. Виктор Черномырдин да шушыннан бит. Музыкант, һәм Мстислав Леопольдовичның әтисе Леопольд Ростроповичның кабере дә шушында. Чечня сугышында һәлак булган партия өлкә комитетының элекке секретаре Виктор Поляничко да биредә. Мин аны яхшы белә идем, ул үз вакытының акыллы, укымышлы җитәкчеләреннән иде. Хәзерге губернатор Юрий Александрович Берг — зыялы, акыллы кеше, һәр сезон ачылуга да килә. Бу да  театрга зур ярдәм, көч.

Кайбер шәһәрләр турында болай дип әйтәләр: монда комедия яраталар... яки... бездә Островскийны яратмыйлар... Юк, бу Ырынбур хакында түгел. Монда комедияләрне дә, бөтен җирдәге кебек, яраталар. Карпенко-Карийның “Бесталанная”сы Украина диаспорасы өчен кебек, ә аны барысы да кабул итә. Шәһәр дус, милләтләр тату яши.  Дүрт ел эчендә 66 тапкыр күрсәтелгән, 23 мең тамашачы караган. Спектакль чагу, матур. Фольклорга бай.  Дулкынландыргыч. Ә ничек оста итеп җырлый һәм бии Ырынбур артистлары!

Әлбәттә, уңышка ирешү өчен пьеса сайлау гына җитми, спектакль талантлы булырга тиеш. Моны акыллы, зур тәҗрибәле Рифкать Исрафилов яхшы аңлый. Һәм театрның планкасын югары тота.

 Үзәк гәзитләрдә  урыс театры репертуарының “бетүен”, аңарда тирән психологик юнәлешнең юкка чыгуын, Станиславский системасының ис­кергәнлеген тикшерергә яраталар. Юк, галиҗанәп әфәнделәр, урыс про­винциясендә сезне аңламаячаклар. Аеруча Ырынбурда, кабатланмас сюжетлары, кеше тарихлары, кызыклы язмышлары һәм характерлары булган театрда. Мондый театр булу — Ырынбур өчен зур байлык. Ә бер тапкыр спектакль куеп китүче режиссер җитәкчедән һәм төзүчедән, театр хуҗасыннан шуның белән аерыла — ул үзе уйлап чыгарган алымнар белән еш кына  институтта укыган елларында ук яралган үзен күрсәтергә дигән хыялын тормышка ашыра. Ә сәнгать җитәкчесенең психологиясе башка. Җаваплылыгы башка. Шул ук Исрафилов күп кенә масштаблы фикер­ләреннән, әгәр дә алар шәһәр һәм тамашачы мәнфәгате белән туры килмәсә, баш тарта. Бу — бик җитди нәрсә.

Р. Исрафиловның Василий Шукшин әсәре буенча куйган “Милые люди” спектакле юкка гына уңышлы чыкмаган. Ярты ел эчендә — 36 тамаша, 15 мең тамашачы.  Ырынбурда җанланган Шукшин геройлары кешедә кешелеклелекне саклап калырга кирәклеген искәртә.

Спектакльдәге Ырынбур халкы күңеленә якын, кадерле лирик тарихлар — нәкъ алар хакында. Кичерә белергә, бер-береңне рәнҗетмәскә кирәк, дигән Шукшин  васыяте артистлар аша залга яңгырый.

Спектакльне куйган бригада күптән инде ныгыган: Исрафилов, Еникеев, Пикулева һәм балетмейстер Олег Николаев.

Ырынбур театры үз тамашачысын ишетергә тырыша, алар  тормышы белән яши, традицион урыс психологик театрының югары стандартлары дәрәҗәсендә  һәм әле хәтердән җуярга иртә булган Станиславский  системасы белән халыкка хезмәт итә.

Анна Кузнецова.

“Литературная газета”, 

24нче сан, 2014 ел.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»