28.06.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Талантлар төбәгенең лаеклы вәкиле

Сиксәненче еллар башыннан Башкортстан  дәүләт филармониясенә эшкә килеп, тиз үк халык арасында танылып баручы яшь җырчы, биюче, музыкант, нәфис сүз осталары (ә алар ул чорда күмәк төркем булып килеп керде) турында “Кызыл таң” гәзите битләрендә иҗади портретларны даими рәвештә бастырып тордым. Андагы һәр тамашаны диярлек яктырттым. Бу өлкәдә актив эшләвемә күңел тартылуы да, вазыйфам бурычлары да этәргеч бирде.

Филармониянең сәнгать җитәкчесе — электән драма актеры да, партия өлкә комитеты хезмәткәре дә, хәтта респуб­ликаның мәдәният министры да булып эшләгән Вил Кәримов  белән сөйләшкәләп тордык. Бер көнне ул мине яшь режиссер Иршат Сираҗетдинов белән таныштырды: “Сәхнәбездәге тамашаларның җанлырак, фәһемлерәк, эчтәлеклерәк була баруының сәбәпчесе дә менә шушы егет. Аның белән элемтәдә торуың сиңа файда китерер, — диде Вил Сәгыйть улы һәм ахырдан горурлануын яшермичә әйтеп куйды: — Иршат минем авылдаш та әле ул — Учалы районының Туңгатар авылыннан”.

Авыл атамасының килеп чыгышы да кызыклы икән. Борын заманда шундагы бер сунарчы аю дип белеп, берәүнең кышкы юлда ат чанасыннан төшеп калган тунына аткан, имеш. “Тунга аткан” сүзләре авылга исем булып ябышып, “Туңгатар”га әйләнгән.

Сәнгатебезгә бихисап талант ияләре биргән Учалы төбәге егете Иршат Сираҗетдинов өлкән авылдашы тәкъдиме белән минем төп киңәшчемә әверелеп китте: филармония артистлары турында язмалар әзерләгәндә һәрчак аның белән сөйләшеп алыр булдым. Ифрат киң карашлы, тирән мәгълүматлы, башкорт әдәбият-сәнгатен дә, татарныкын да һәм аларның күпчелек әһелләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән, сүзчән, ягымлы һәм бер үк вакытта юмор катнаштырып, төрттеребрәк сөйләүче Иршат кыска гына сурәт-штрихлар белән кешеләрне тасвирлап бирә, кемнең кем булуына карамастан, кире якларын да әйтми калдырмый. Тора-бара аның сәхнәгә күп кенә яңалыклар кертүче кыю режиссер, тел остасы гына түгел, фикерләрен кәгазьгә төшерә белүче икәнлеген дә күргәч, безнең аралашулар тагын да эшлеклерәк була барды. Иршат “Кызыл таң” гәзите битләрендә укытучылары Габдулла Гыйләҗев, Рафаэль Әюпов, җан дуслары Радик Гәрәев, Хәйдәр Бигичев һәм башкалар турында фәһемле истәлекләр бастырды.

Эстрада режиссеры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Иршат Сираҗетдиновка быел 19 июньдә 60 яшь кенә булыр һәм ул әле җир җимертеп эшләп йөрер, бай тәҗрибәсен яшь хезмәттәшләре белән ихлас уртаклашыр иде. Ни аяныч, 53нче яше белән барганда бер ай эчендә ике тапкыр инсульт кичереп, алты елга якын аяусыз чир белән алышып, киләчәккә өметен сүндермичә яшәп, 2012 елның декабрендә бакыйлыкка күчте. Редакциягә килеп керепме, урамда яисә тамаша залларындамы, әллә каян күреп калып: “Һаумы, Фәрит агай!” — дип килеп күрешүче дустым турында бүген истәлек-мәкалә язарга туры килә.

Туңгатар авылы Ирәндек тауларына сыенып диярлек утырган. Янәшәдә генә елга агып ята. Искиткеч матур табигать кочагы. Шул тирәләрдә элек алтын юганнар. Безнең заманда да әле кешеләр каз-үрдәкләрен суйгач, бүтәкәләрен җентекләп тазартканнар: чөнки алардан еш кына вак алтын кисәкләре чыга торган булган. Авыл астында искиткеч күп алтын запасы ятарга мөмкин, диләр. Уфадан барган зур бер шәхес Сираҗетдиновларның ихатасын карап йөргәндә: “Болар мунча нигезенә дә кыйммәтле таш — яшма салганнар!” — дип кычкырып җибәргән, имеш. Бу төбәктә японнар да булган. “Бетмәс-төкәнмәс табигый байлыклары булган шундый илдә ничек шулкадәр фәкыйрь яшәргә мөмкин икән?” — дип аптыраганнар.

Туңгатарның гади колхозчылары Әхмәтфәрит ага белән Фәния апа Иршат, Ринат, Шәриф исемле уллар үстергән.

— Гүзәл табигатьле безнең якта җырламаган, биемәгән, сәнгатькә мөкиб­бән булмаган кеше юктыр, — дип сөй­ләгәне бар иде Иршатның. — Әтием 7 яшендә  әнисеннән ятим калып каңгырып йөргәндә бер мөгаллим аның кулына скрипка тоттыра. Баланың эченә тулган кайгы-хәсрәте моң булып тышка ургыла. Авылда әти скрипкасыннан һәм баяныннан башка бәйрәм, табын үтми иде. Әнием бик оста җырлады. Өебездән гомер-гомергә җыр-моң өзелмәде. Килгән кунакларның барысында да артистлык сәләте булды. Мине табыннан кумадылар, рәхмәт  инде. Өстәл артында күбрәк үзебезнең якта чыккан “Томан”, “Көелде”, “Иске Урал”, “Чаңлы үзәк”, “Бүзәкәй кантон”, “Байсавыл”, “Зарыкай” кебек җырлар яңгырый иде. Мәктәп елларыннан сәх­нәдән төшмәдем: кичәләр, концертлар әзерләү, конферансье булу миңа йөкләтелә иде.

Шундый мохиттә үскәнгә, тәрбия­ләнгәнгә үземне сәнгатьтән башка күз алдыма китермәдем. Сигезенчене тәмам­лагач, клуб хезмәткәре Әкрам Аккуҗин һәм баянчы Равил Мәгърүпов киңәше белән, әти-әни фатыйхасын алып, Уфа сәнгать училищесына юл тоттым. Сәнгатьнең бәясе югары, бу һөнәр ияләренә ихтирам зур, бер урынга дистәләгән кеше дәгъва итә. Театр аксакалы Вәли Галимов җитәкчелегендәге комиссия алдында Рафаэль Сафинның “Кыр казлары” әсәрен сөйләп, театр бүлеге студенты булып киттем. 20 яшемдә укуны тәмамлап, армиягә алындым. Авылыбыздан 3-4 сәгатьлек арадагы “Чиләбе-74” дип аталган ябык шәһәрчектә хезмәт иттем. Ара якын булса да, 2 ел авылны күреп булмады. Чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алынган территориядән беркая да чыгармадылар, безне күбесенчә авыр физик эш өчен файдаландылар: төзедек тә, җимердек тә.

Армиядән кайтуыма үзебездән ерак түгел Комсомольск поселогында мәдәният йорты салынган иде, мине шунда директор итеп тәгаенләделәр. Яшьләр белән җиң сызганып эшләп йөргәндә: “Син тагын да югарырак үрләр яуларга тиешсең”, дип ниндидер эчке бер тавыш алга чакырды. Уфага ара-тирә семинар, киңәш­мәләргә барганда сәнгать институтына да кергәләп йөрим, гыйлем дәрәҗәсе әллә ни булмаган элекке сабакташ­ларымның шунда укуын күреп чәмем кузгалды. Һәм авылга кайтып, беркемгә дә әйтмичә документлар тупладым да институтка барып имтиханнар тапшырдым...

Иршат Сираҗетдинов режиссура бүлегендә данлыклы шәхесләр Габдулла Гыйләҗев, Рафаэль Әюпов җитәкчеле­гендә укый. Режиссерлык — бик четерекле һөнәр, аны укып кына үзләштереп булмый. Эчке бер тоемлау, тупланганлык өстенә тумыштан килгән сәләт һәм тәҗрибә дә кирәк. Укытучылары Иршатта шундый сыйфатларны күреп, диплом эше итеп Илдар Юзеев лирикасы буенча театрлаштырылган тамаша әзерләп, филармония сәхнәсендә куярга киңәш бирә. Бу — яшь талантлар Фәнүнә Шәйдуллина (тиздән Иршат белән өйләнешеп, Сираҗетдинова булып танылачак), Шамил Хәмәдинуров, Ридәл Фәтхиев, Фәйрүзә Нуриева, Флүр Бигаевларның эстрадада тамашачылар мәхәббәтен яулап килгән чаклары. Ә мәхәббәткә дан җырлаган шигырь-җырлардан торган диплом тамашасы нәкъ алар рухына туры килә.

Мәскәү ГИТИСында режиссерларның ике еллык курсларын тәмамлап кайткач, филармония директоры Равил Батыр­гәрәев аңа: “Син тәүдә холыксызрак һәм сәләте чамалырак артистлар белән эшләргә өйрән”, — ди. Иршат бу авыр сынауны уңышлы үтә. Гомумән, артистлар — нечкә күңелле, үзенчәлекле холыклы, үзе хакында югары фикердә булган кешеләр. Алар белән күп еллар дәвамында  иңгә-иң терәп эшләү дипломат булуны, рухи көч, түземлек, сабырлык сорый. Иршатта мондый сыйфатлар булгач, артистлар белән бергәләп иҗат итүдән һәрчак зур кинәнеч, канәгатьлек алып эшләде.

Соңрак Фәридә Кудашева, Бәхти Гайсин, Илфак Смаков, Филүс Гәрәев, Радик Гәрәев, Хөсәен Мәҗитов һәм башка олы шәхесләр белән концерт программалары әзерләүне, халыкның аларны көчле алкышлап кабул итүен бәхеткә санады. Ул заманда сәнгать дөньясы өчен ясалмалылык, фонограмма куллану бөтенләй ят күренеш һәм бәллүрдәй саф тавышлы җырчылар гына тамашачы сөюен яулый иде. Шуңа да Иршат тора-бара сәнгатьнең абруе төшә баруына, кайберәүләрнең ялтыравык кием киеп, ыргып-сикереп, тамашачы күзенә төтен җибәреп популяр булырга маташуына, үзе әйтмешли, “тыңкыч тавышлы” җырчылар, тупас юмор, теләсә нинди сүз сәхнәне басып алуына әрнеде. Югары планка, рухи тотрыклылык өчен көрәшүче, чиста юмор яратучы, оптимист кеше булды. Рафаэль Әюпов еш кына әйтә килгән “Сәнгать — ул диңгез кебек: бөтен чүп-чарны бергә җыя да бер китереп ярга бәрә” дигән сүзләрен һәрчак хәтерендә тотып, чын сәнгатьнең югалып калмаячагына, сәхнәбездә киләчәктә дә асылташлардай талантлар балкыячагына ихлас күңелдән ышанды. Мондый чакта ул туры сүзле, ачы телле булудан, янәшәсендәгеләр белән бәхәскә, каршылыкка керүдән дә курыкмады. Әлбәттә, соңыннан моның өчен аны кыерсытучылар, читкә тибүчеләр дә булды. Чиренең башы да, бәлки, шуңа барып тоташадыр.

Иршат Сираҗетдинов әзерләгән әдәби-музыкаль кичәләр (мәсәлән, Наҗар Нәҗми, Муса Гали, Зәйнәп Биишева, Фәридә Кудашева, Абдулла Солтанов, Роза Сәхәветдинова, Гөлфия Юнысова иҗатларына багышланган) югары интеллектуаль дәрәҗәле, киң мәгълүматлы булулары белән аерылып торды, алай гына да түгел, милли сәнгатебездә яңа сүз буларак та кабул ителде. Монда аның бала чагыннан алып гомер буе армый-талмый укуы, өйрәнүе, акыл ияләренең сүзләрен, фикерләрен үзендә сеңдерә баруы, эшендә файдалануы ярдәм итте.

Туган халкын ифрат яраткан Иршат Сираҗетдиновның башка милләт вәкилләренә мөнәсәбәте дә искиткеч җылы булды. Һәркемгә теге яки бу милләттән дип түгел, ә кешелек сыйфатларына, талантына, осталыгына карап бәя бирде. Көньяк Уралда туып-үскән бу асаба башкорты татар әдәбиятын, сәнгатен, матбугатын берәмтекләп күзәтеп барды. “Кызыл таң”ны гына түгел, Казандагы “Мәдәни җомга” гәзитен дә өенә алдырып укыды. Татарның мәшһүр шәхес­ләре Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Гөлшат Зәйнәшева, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис белән аралашты, Хәйдәр Бигичев һәм Зөһрә Сәхәбиевалар аларның иң якын гаилә дуслары иде.

Иршат Әхмәтфәрит улы белән Фәнүнә Хәниф кызы 1981 елда гаилә корып, пар канатлы иҗат булып, соклангыч гомер кичерделәр. Мондый бәхетле тормышлары, кызганычка каршы, 31 ел гына дәвам итте. Күренекле җырчы, Баш­кортстанның халык артисткасы Фәнүнә Сираҗетдинова сөеклесенең сән­гатебездә, күп меңнәрчә кешеләр күңе­лендә калдырган күркәм истәлеген барлап, югары белем алганнан соң җәмгыятьтә үз урыннарын тапкан уллары Илшат белән Илһам уңышларына, үсеп килүче өч оныгы өчен шатланып, сәхнә эшчәнлеген дәвам итә.

Фәрит Фаткуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»