19.06.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Җырлар җанга шатлык булып керсен, кояш булып кунсын йөзләргә...

Чакмагыш районы Мәдәният сараенда Илфак Смаков призына конкурс үтте. Мәшһүр якташыбыз 1940 елның 2 гыйнварында Рапат авылында туа. Авылда — җидееллык, Чакмагышта урта мәктәп тәмамлый. Җыр-моңга мәхәббәте аны Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә алып килә. Талантлы егетне училищены тәмамлау белән Башкортстан дәүләт филармониясенә солист итеп эшкә алалар. Тиз арада ул киңкатлам тамашачыга таныла. “Башкорт АССРның атказанган артисты” (1978), “БАССРның халык артисты” (1985), “Русия Федерациясенең атказанган артисты” (1989) дигән мактаулы исемнәргә лаек була. 

— Илфак Смаков җырчы ос­талыгының символына, бизмәненә әверелде. Бүген дә Илфак абыйның иҗатына тугры һәвәскәр җырчы­ларыбыз бихисап, — диде конкурсны ачу тантанасында сценарий авторы һәм алып баручы Луиза Ишморатова.

Бәйгедә Илфак Смаков репертуарыннан “Туган авылым”, “Ак сиреньнәр”,  “Рамай”, “Сиңа тагын мин бер киләм әле”, “Әнием өчен”, “Өметемне өзмә генә”, “Кышкы романс” һәм башка җырлар яңгырады. Һәр конкурсантның чыгышы тамашачы тарафыннан дәррәү алкышларга күмелде.

Ниһаять, түземсезлек белән көтеп алынган мизгелләр җитте. Бәйге­челәрне район мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Фазлыев тәб­рикләде. Сәхнә ветераны Ирек Умырбаев бәйгенең иң югары бүләге — Гран-прига лаек булды. Фәүдәт Гыйләҗев — беренче, Әлфия Шәфыйкова — икенче, Зөлфәт Мөхәммәтдинов өченче урынга чыкты. “Иң өлкән катнашучы” номинациясе бүләге Мирас Хаковка бирелде. Ә “Иң яшь катнашучы” Динар Фәйзуллин булды. “Сирәк ишетелгән җырларны башкарган өчен” номи­нациясендә Наилә Шаһиева җиңүче дип табылды. “Халык җырларын оста башкарган өчен” номинациясендә Фәрит Шәйхетдинов белән Рәфил Әрдәшировка тиңнәр табылмады. Яшь җырчы Руслан Миңнеханов тамашачылар сөюенә лаек булды. Җиңүчеләргә — дипломнар һәм  кыйммәтле бүләк­ләр, башка катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырылды.

Жюри рәисе, җырчы, виртуоз тальянчы Илнур Газизов конкурсантларны тәбрикләде, районның талантлары белән горурлануын белдерде, сәнгать юлын сайлаган яшьләргә киңәшләрен бирде.

Рәзифә Сәхапова.

Чакмагыш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»