18.06.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Талантлар иле - Дүртөйле

Җәмгыять кечкенә күзәнәкләрдән гыйбарәт. Бу күзәнәкләр — гаиләләр. Чыннан да, һәр гаилә киләчәгебез өчен алмаш тәрбияли.  Ата-ана баласына рухи башлангычларны да, җәмгыять өчен кирәкле, файдалы булып яшәү үзенчәлекләрен дә сала.   Элек-электән әдәбиятыбызда “гаилә” төшенчәсенә зур урын бирелгән.  Әсәрләрдә адәм баласының бәхете, аның киләчәге нәкъ гаиләдә барлыкка килүе аңлатылган.  Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” пьесасы да шуңа таянып язылган. Гаиләдәге хатын-кызның бәхете ир кеше кулында булуы, балаларның киләчәге аның үрнәгендә барлыкка килүе ачык чагыла анда.

Күптән түгел Уфа “Нур” татар  дәүләт театрына Дүртөйле районының халык театры шушы спектакль белән килде. Әйткәндәй, бу халык театры башкала тамашачысын гына түгел, Татарстанда үткән төбәкара фестивальдә дә, халык күңелен яулады,  2нче дәрәҗә диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

— Фестивальдә 118 коллектив катнашты. Илнең төрле төбәкләреннән җыелган коллективлар Туфан Миңнуллин пьесаларын сәхнәләштерде.  Җиңүчеләрне билгеләгәндә жюри әгъзалары бик күп үзенчәлекләргә игътибар итте. Моны алар арасында композиторлар, халык артистлары, режиссерлар булуы белән дә аңлатырга була. Мондый фестивальдә без өченче тапкыр катнашабыз һәм ел саен тамашачы хуплавын табабыз. Былтыр көз исә без бу драматургның “Яшьлек белән очрашу” әсәренә тукталдык. 

Коллективның тамырлары 1968 елларга ук барып тоташа. Бүген аны “Сәкинә һәм Зөфәр Солтановлар театры” дип әйтү дә хата булмас иде, чөнки театрның шундый киң билгеле булуында аларның өлеше зур. Кайчандыр бу театрда күре­некле җырчы Фәридә Кудашева да уйнаган.  Анда берничә буын кешесе алышынды, әмма гаиләләре белән тугры калучылар да бар. Алар исемлегенә Лиза белән Рәүф Сәхәвет­диновларны, Миләүшә белән  Рәсим Ямалтдиновларны кертер идем. Бүген театрда 20гә якын кеше уйный.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»