17.06.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Мәдәниятне үстерүдән башка чарабыз юк!

Русиядә һәм Башкортстанда Мәдәният елы игълан ителгәч, бу өлкә аерым игътибар үзәгенә алынды. Республиканың мәдәни тормышы күзгә күренеп җанланды. Ел башыннан дәүләт учреждениеләре тарафыннан гына да 80нән артык эре чара үткәрелде. Районнар да, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк чара үткәргән. Башкортстан буйлап мәдәни чаралар марафоны гөрләп уза. Әлбәттә, дәүләт ярдәменнән тыш, мәдәният өлкәсенең  нәтиҗәле үсешен көтеп булмый. Дәүләт бу өлкәгә карата йөз белән борылганмы? Мәдәният хезмәткәрләренең хокуклары тиешенчә якланганмы? Бүген гамәлдә булган хокукый механизмнар нәтиҗәле эшлиме? Бу нәтиҗәлелекне арттыру өчен ниләр эшләргә кирәк? Заман тармак хезмәткәрләре алдына нинди таләпләр куя? Парламент тыңлауларында сүз шул хакта барды.

Утырышны Дәүләт җые­лышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ачты.

— Бу өлкәдә, әлбәттә, проблемаларыбыз бихисап, — диде Константин Борисович. — Кызганычка каршы, яшь­ләрнең күпчелеге өчен хәзер Бах — кесә телефоннары өчен музыка язучы. Безгә респуб­ликадагы мәдәният то­рышы, киләчәге турында бик җитди уйланырга кирәк...

Сөйләшүдә күп мәсьәләләр тикшерелде. Әйтик, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәга­риф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча коми­те­ты рәисе Эльвира Аеткулова Башкортстан һәм Русия Федерациясенең башка төбәк­ләрендә мәдәният өлкәсенә кагылышлы законнар торышы хакында сөйләде.

— Иң актуаль сорауларның берсе — мәдәният ни өчен һәм ничек финанс­ланырга, дәүләт мәдәни процессларга ни дәрәҗәдә йогынты ясарга хокуклы һәм тиеш? Мәдәният индустрия икътисадының үз-үзен тәэмин итә алырлык өлкәсеме? Безнең мәдәни учреж­дениеләребезне кем финанслый? Тамашачы залдан нинди кәеф белән чыга? — дигән сорауларны сызык өстенә алды Эльвира Ринат кызы һәм төрле өлкәләр мисалында мәдәният турында законнар белән таныштырды.

Әйтик, Саратов өлкәсендә грантлар һәм премияләр бүлү, Ямал-Ненец автономияле округында яшь белгечләргә бер тапкыр пособие бирү, пенсия яшенә җиткәндә бүләк­ләү, даруга, шифаханәгә тотынылган чыгымнарны ком­пенса­цияләү закон буенча каралган. Томск өлкәсендә һө­нәри осталык, эшнең нәти­җәлелеге һәм сыйфаты өчен өстәмә түләүләр билгеләнгән.

Кайбер төбәкләр, ЮНЕСКО кушуын көтмичә, махсус за­коннар белән тел, гореф-гадәтләр, фольклор байлыгын саклый. Якутиянең “Мә­дәният турында” Законы белән Олонхо героик эпосы, төбәкнең милли традицияләре, милли тел рухи кыйммәтләр исем­легенә кер­телгән. Тыва белән Алтайда матди булмаган мә­дәни мирасны саклауга юнәл­телгән аерым законнар кабул ителгән. “Башкортстанда да халык авыз иҗаты бай, “Урал батыр” эпосын мәңге­ләштерү өчен безгә дә шундый закон кирәк”, — диелде җыелышта.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»