11.06.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Авылның киләчәге мәдәнияткә дә бәйле

Агымдагы  ел республикада һәм илдә “Мәдәният елы”  исеме астында үтә.  Бу җәһәттән  республиканың бик күп район-авылларында клублар төзекләндерелә, яңа мәдәният сарайлары төзелә, бию, җыр түгәрәкләре оештырыла. Шаран районының Ярәмкә авылында яңа клуб төзергә 2012 елның көзендә үк карар ителә. Моның өчен “Бердәм Русия” партиясенең “Халык бюджеты” проекты нигезендә 25 миллион сум акча бүленә. Бер ел үтүгә яңа мәдәният йорты файдалануга тапшырыла.

Бүген биредә биш түгәрәк эшли. “Яшь йөрәкләр” фольклор төркеменә күбрәк өлкән яшьтәгеләр йөри. Район, республика конкурсларында актив катнаша алар.  Ир-егетләр өчен оештырылган “Дуслык”, хатын-кызлар өчен “Умырзая” вокаль ансамбльләре дә тирә-якта тиз арада танылу алды. “Мизгел” драма түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр куйган спектакльләр, “Салават кү­пере” оешмасына йөрүче балалар концертлары да бик җанлы үтә.

— Артист булмасак та, спектакль­ләрдәге роль­ләрне, җыр-биюләрне җиренә җит­кереп башкарырга тырышабыз. Халык бу чыгышларны бик җылы кабул итә, — ди клуб мөдире Альфира Әх­мәтова.

Иртәдән кичкә кадәр гөрләп торган клубта, чыннан да, төрле яшьтәге кешеләрне очратырга мөмкин. Өй эш­ләрен читкә куеп, өлкәннәрнең бер урында җыелып, гореф-гадәт­ләрне терге­зергә омтылуы, телевизор, Интернет челтәр­ләре бик күп вакытны сарыф иткән заманда яшь­ләрнең дәрес­ләрдән, эштән соң клубка репетициягә йөрүе соклангыч күренеш.

“Тырышкан — ташка кадак каккан”, диләр. Клуб ачылу хөрмәтенә Чакмагыш райо­нының “Базы” кооперативы директоры Вадим Соколов акча бүлгән булган, аңа костюмнар тектергәннәр. Би­редә туып-үскән Илһам Кушмө­хәммәтов башлангычы белән хәйрия концерты үткәрелү дә бу җәһәттән зур ярдәм булган. 

Ярәмкә һәм Кәрәкәшле авыллары халкы  гореф-гадәтләрне саклауга да зур көч сала. Гадәти булган “Карга боткасы”, “Нәүруз” бәйрәм­нәреннән тыш, “Туган көнең белән, сабый” кебек чаралар  да күңелле уза. Бәйрәмгә яңа  туган сабыйның әти-әнисе, туганнары, күршеләре чакырыла. Матур җырлар, биюләр башкарыла, сабыйга теләкләр әйтелә. 

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»