07.06.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

“Бездә клублар да, халыкның күңеле дә якты”

Караидел районы хакимиятенең мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, бу өлкәдә хезмәт салучы башка коллегалары кебек үк, рухи мирасыбызны саклап калу һәм баету, сәнгатьне үстерү, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтеп, аның тормыш-көнкүрешен матурлау, мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне үз эшчәнлегендә төп бурыч-максат итеп куя. Һәм, әйтергә кирәк, бүлек һәм аның кул астында эшләүче тармак эшчәннәре бу бурычны лаеклы үтәп килә. Шул хакта җентеклерәк сөйләвен үтенеп, без районның мәдәният бүлеге начальнигы Руслан БУЛАТОВка мөрәҗәгать иттек.

— Агымдагы елның “Мә­дәният елы” дип игълан ителүен дә исәпкә алсак, без районыбызда яшәүче халык­ларның искиткеч бай тради­цияләрен үстерүгә, аларны киңкатлам халыкка җиткерүгә быел аеруча җаваплы карарга бурычлыбыз, — дип башлады сүзен районның “мәдәният министры” Руслан Рөстәм улы. — Караиделдә татарлар, башкортлар, урыслар һәм марилар дус һәм бердәм, тату гаилә булып яши. Алай гына да түгел, алар бер-берсен мәдәни баета, төрле чараларга “бу безнең милләтнеке түгел” дигән карашта тормый, аларда актив катнаша. Авыл күпмилләтле булса, ә бездә, нигездә, бөтен авыллар да шундый, аерым бер милләтнең бәйрәме бөтен халык катнашлыгында үтә.

— Мәдәният елы сездә ничегрәк башланып китте, әле ул ничек дәвам итә?

— Билгеле булуынча, мәдәният министры Әминә ханым Шәфыйкова катнашлыгында ел башында республикада мәдәни чараларның марафоны башланып киткән иде. Ул эстафета безгә Аскын районы аша 7 мартта килеп җитте. Елның эмблемасы төшерелгән махсус символ —штандарт — районда үтүче һәр чарага күчереп йөртелде, хәтта яшьләрнең дискотекалары да игътибардан читтә калмады. Марафонны лаеклы үткәреп, 11 мартта без штандартны Мишкә районына тапшырдык.

Ә марафонга кадәр районда гармунчыларның, тальян­чы­ларның һәм баянчыларның фестиваль-конкурсын үткәргән идек, анда бик күпләр зур теләк һәм рух күтәренкелеге белән катнашты. Апрельдә исә, Бөек Җиңүнең 69 еллыгын каршылап, “Җиңү салюты” дигән конкурс оештырдык, анда кырыктан артык солист һәм коллектив үз осталыгын күрсәтте. Ә инде 5 -10 яшьлек балалар арасында үткәрелгән конкурста катнашырга бик күпләр теләк белдерде, Гала-концерт өчен егерме номер сайлап алу жюрига бик кыенга төште. Монда шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бер генә сабый да бүләксез калмады.

— Күптән түгел Яңа Муллакай авылында булганда урындагы хакимият башлыгы миңа клубта эшләп килүче иҗат түгәрәкләренә җәлеп ителгән үзешчән­нәрнең концертлар белән күрше-тирә авылларга да чыгуын горурланып сөйләде. Руслан Рөстәмо­вич, башка авылларда бу эш ничек куелган, үз казаннарында гына кайнап ятмыйлармы?

— Юк, әлбәттә, ятмыйлар. Тәҗрибә белән уртаклашуның мөһимлеген барысы да яхшы аңлый. Безнең районны Караидел елгасы ике өлешкә бүлгәнлектән, урман зонасындагы авыл клублары  үзеш­чәннәре башта үз якларындагы торак пунктларны йөреп чыга, аннан соң инде дала ягы авылларында үз осталыкларын күрсәтә. Һәм, киресенчә, дала ягы урман ягына “гастроль­ләргә” чыгып китә.

— Авыллар шулай эшлә­сен дә, ди. Ә район Мәдәният сарае артистлары чит төбәкләргә еш чыгамы?

— Чыгабыз, солистлар  да, иҗат коллективлары да райондагы эш белән генә чикләнми, алар күрше Борай, Аскын, Мишкә һәм башка районнар тамашачысын да сәнгатьтәге казанышларыбыз белән сокландыра. Болардан тыш, без — “Янгантау” һәм “Танып” шифаханәләрендә, “Йолдызлы” сәламәтләндерү комплексында көтеп алынган кунак.

Аннары, безнең Мәдәният сарае артистлары күптән инде бөтен республикада зур танылу алды, быел да казанышлары белән шатландырып өлгерделәр. Мәсәлән, Бөре шәһәрендә ел саен үткәрелүче “Крещение салкыннары” республика конкурсында безнең “Блюминг” төркеме һәм җырчы Аида Кадыйрова дипломант булдылар. Баянчы Илшат Габдуллин Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов оештырган “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” конкурсында дипломга лаек булды. Курайчыбыз Динар Абдуллин да республика конкурсларында даими рәвештә призлы урыннар яулый. Күптән түгел генә Илеш районында үткән башкорт этник мәдәнияте һәм заманча сәнгатенең күптөрле жанрлы ачык “Аваз” фестивалендә безнең “Яшьлек” халык биюләре ансамбле, икенче урын яулап, Мәдәният министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.

— Күп кенә районнар мәдәният белгечләре үзләрендә эшләп килүче иҗат коллективларының “халык” исемен алуларына аерым басым ясап сөйләргә ярата. Бу җәһәттән сез нәрсәләр белән мактана аласыз?

— Мактанырга яратмасак та, горурланып сөйләрлек эшләребез бар. Чыннан да, халык иҗаты коллективлары белән эшләү мәдәният учреж­дениеләре эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып исәпләнә. Караидел районында бүген “халык” исемен йөртүче тугыз коллектив бар, “үрнәкле” балалар хоры эшләп килә. Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфилә Мөнирова җитәкче­легендәге “Яшьлек” халык биюләре ансамбле — республика, Бөтенрусия һәм хәтта Халыкара сәнгать бәйгеләре  җиңүчесе! Былтыр бу данлыклы коллектив 30 еллыгын билгеләде. Балалар музыка мәктәбенең Евдокия Гагилева җитәкчелек иткән 50 кешелек “Гармония” балалар хоры да районның горурлыгы, ул да күпсанлы абруйлы конкурслар лауреаты.

Атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәлия Әхмәрова менә инде күп еллар “Тамаша” татар халык театрын җитәкли. 2011 елда театрга “халык” исеме бирелгәч, бу коллективның икенче сулышы ачылгандай булды, әлеге абруйлы исемгә тап төшермәскә тырышып эшлиләр, дәртләнеп китеп, яңадан-яңа, берсеннән-берсе яхшырак сәхнә әсәрләре белән сөендерәләр. Соңгы эшләреннән берсе булган “Айлы кичтә бакчада” тамашасын бу телне аңламаган кеше генә карамый калгандыр. Менә бу коллективларның эшчәнлек нәтиҗәләре белән бераз мактансак та гөнаһ булмастыр.

— Руслан Рөстәмович, сер түгел, мәдәнияткә җитәкчелек тарафыннан тиешле игътибар булган очракта гына ул сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә ала, ә ул игътибар соңгы дистә елларда бөтен илдә җитен­керәмәде. Нәтиҗәдә, бик күп авыл клублары ябылды, ябылмаганнары да кызганыч хәлгә төште. Ялгыш фикер йөртүчеләр һаман да “караңгы төбәк” дип исәпләгән Караидел районында клуб утлары якты янамы?

— Халыкны авыл клубларына җәлеп итү өчен, бүгенге көн таләпләреннән чыгып караганда, анда юньле шартлар да, тиешле аппаратура да булдырылырга тиеш, җимере­лергә торучы хәерче клубка ул бармаячак. Шуңа да район җитәкчелеге, шәхсән хакимият башлыгы Илдар Вил улы Гарифуллин, моны яхшы аңлый һәм бюджет мөмкинлек биргән кадәр ярдәм итәргә тырыша. “Яшьлек” ансамбленә костюмнар һәм баянчыга йөзәр мең сум торучы гармун сатып алыну бу хакта ачык сөйли торгандыр.

Бюджет акчасыннан тыш, бу эшкә җитәкчелекнең спонсорлар җәлеп итә белүе дә мактауга лаек. Мәсәлән, Вил Мостафин — Яңа Бәрдәш, Владимир Шестеров — Әртәкүл, Фәнил Юнысов Шамрат авыллары клубларын үз акчаларына ремонтладылар һәм аларга яңа аппаратура сатып алдылар, бу малтабарларга үземнең һәм халык исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәсе, эшләрендә уңышлар телисе килә.

Кыскасы, Караиделне “караңгы төбәк” дип исәпләүчеләр бик ялгыша, бездә утлар да якты яна, артистларыбыз да сәхнәләрдә ут чәчрәтә, мәдәни учакларыбыз да гөрли, мәнфәгатьләре тиешенчә югарылыкта канәгатьләндерелгән халыкның да күңеле якты.

Фәнис Гәрәев әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»