31.05.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Авыл өстендә - кыңгырау чыңы

Бу бәйрәмгә беркемне дә чакырып китермиләр, әмма һәр ел саен Изге Никола чиркәве янындагы мәйданда алма төшәрлек тә урын калмый, чөнки район үзәгеннән генә түгел, күрше авыллардан, Нефтекамадан да халык бирегә агыла. Изге Никола фольклор бәйрәме Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре чикләрендә үткәрелгән иң ямьле бәйрәмнәрнең берсенә әверелә.

Республиканың Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Краснокама районы тарафыннан әзерләнгән бәйрәм быел да искиткеч ямьле һәм эчтәлекле үтте. Кунакларны төрле милләт халыкларының көнкү­решен, яшәешен чагылдыручы милли йортлар, тирмәләр, ызбалар каршы алды. Бәйрәмгә килгән халык “Осталар аллеясе”ндә районның гына түгел, күрше шәһәрләр һәм өлкәләрдән дә килгән кул осталарының эшләрен сокланып карады.

Бәйрәмнең бизәге, әлбәттә — төрле өлкәләрдән, төбәкләрдән килгән иҗат коллективлары. Аларның чыгышын халык яратып карый. Быел да сәхнәдә бер-берсен республиканың сәнгать осталары, шулай ук Удмуртия, Пермь краеннан килгән җырчылар, биючеләр алыштырды. Әлбәттә, Краснокаманың үз артистлары да бәйрәмнең үзәгендә булды, алар әзерләгән театрлаштырылган тамаша беркемне дә битараф калдырмагандыр.

— Илебездә, республикада, районда төрле милләт халыкларының бертугандай дус һәм тату яшәвен иң зур байлыгыбыз, дип ныклы ышаныч белән әйтергә була. Без бүген урыс халкының гына түгел, башка милләт вәкилләре дә яраткан һәм үз күргән Изге Никола бәйрәменә җыелдык. Краснокама җирендә 1994 елдан бирле үткәрелеп килүче әлеге бәйрәм, бөтен илдә танылу алып, “Русия мәдәнияте” федераль программасына кертелде. Бу бәйрәмне мин дин, тарих һәм мәдәният бәйрәме генә түгел, ә “Дуслык бәйрәме” дип тә атар идем. Славян язмасы һәм мәдәнияте бәйрәменең иң тарихи урыннарның берсендә — Краснокама җирендә үткәрелүенә мин бик шат, — диде Краснокама районы хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин.

Бәйрәмдә катнашучыларны Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Рамил Дилмөхәммәтов, Башкортстан урыслары Соборының башкарма комитеты рәисе Виктор Пчелинцев һәм башка мәртәбәле кунаклар котлады.

Язгы матур көндә халык рәхәтләнеп ял итте. Бер читтә спорт уеннары үтте, икенче якта концерт дәвам итте, сәүдә нокталары эшләде.

Традиция буенча, бәйрәм кыңгырау чыңы белән тәмамланды. Халыкның “Илләр тыныч булсын!” дигән теләкләре белән бергә кыңгырау чыңы Кама өстеннән еракларга таралды.

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»