22.05.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Гасырлар мирасы

Уфа “Мирас” сәнгать галереясында “Гасырлар мирасы” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда ХХ гасырның икенче яртысыннан алып бүгенге көнгә кадәр иҗат ителгән картиналар — Ленинрад-Петербург рәссамнарының әсәрләре тәкъдим ителә. Үзенчәлекле экспозициянең Башкортстанда “кунак булуы” очраклы түгел, ул —“Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең  60 еллык юбилее уңаеннан шәһәргә бүләге.

Беренче карашка, күргәзмә тематик яктан чикләнмәгән төсле. Полотноларда — театр һәм балет артистлары, билгеле академиклар һәм сәнгать эшлеклеләре. Алар белән беррәттән гади авыл кеше­ләре, табигать күренешләре, натюрмортлар. Әмма контраст сизелми. Балеринаның ял минутларында, аның күнегүләр вакытында тамган күз яшь­ләрендә, сәхнәгә чыгар алдыннан тотып алынган миз­гелдә һәм көянтә-чиләк белән суга барган авыл кызында, пыяла банкага куелган чәчәк­ләрдә, мичтән алынган түгәрәк икмәктә — барысында да бер үк нечкә матурлык, хислелек бар.

Күргәзмә төрле буын рәс­самнарын берләштерә (В. И. Рейхет, В. Ф. Загонек, И. М. Варичев, В. Д. Бернадский,

 О. С. Гадалов һәм башкалар). “Гасырлар мирасы” проек­тының авторы һәм сәнгать җитәкчесе Екатерина Сапогова билге­ләвенчә, күргәзмә өчен рәссамнарның иң көчле, яхшы (барлыгы 70кә якын) әсәрләре сайланган. Картиналар —

И. Е. Репин исемендәге Рәсем, сынлы сәнгать һәм архитектура институтында алган классик белем җимешләре, реалистик традицияләргә тугрылык мисалы. Күргәзмәдә катнашкан рәссамнарның эшләре илнең зур музейларында, әйтик, Третьяков галерея­сында, Дәүләт урыс музеенда да саклана. 

Күргәзмәне ачу бәйрәмгә әверелде, бик күп тәбрикләү сүзләре яңгырады. Санкт-Петербург кунагы, “Газинформсервис” җәмгыятенең генеральный директоры Валерий Пустарнаков билгеләвенчә, 90нчы елларда Русиядән күп сәнгать әсәрләре бик арзан хакка Америкага чыгарылган. Бай мирасыбызны Русиядә саклап калып, төбәкләргә дә күрсәтүнең әһәмиятен ассызыклады ул. 

— Без халыкны сәнгатькә җәлеп итүнең, Башкорт­станның талантлы шәхесләрен үстерүнең төрле юлларын эзлибез. Мәдәният елы уңаеннан беренче тапкыр күргәзмә оештырып карарга уйладык, — ди “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәрипов. Шамил Госман улы фикеренчә, хәзерге заманда сәнгать аша тәрбияләү, матурлыкны кү­рергә өйрәтү бигрәк тә актуаль.

Әлбәттә, күргәзмәне туплау, ерак аралар үтеп, Уфа тамашачысына җиткерү чыгымлы да, авыр да эш. Бизнес вәкил­ләренең мондый саваплы эштә катнашуы зур хуплауга лаек. Мәдәният министры урынбасары Шамил Абдраков Шамил Госман улына һәм күргәзмәне оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Күргәзмә 31 майга кадәр эшләячәк. Керү — түләүсез.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»