21.05.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Нәзифәнең моңы каян икән?

Русиянең һәм Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисткасы Нәзифә Кадыйрованың моңлы тавышына гашыйк булмаган кеше юктыр. Җырчының чагу чыгышлары, һәр җырны күңеле аша үткәреп башкаруы берничә буын тамашачыга яхшы таныш. Шушы көннәрдә эстрада сандугачы үзенең юбилеен каршылады һәм шул уңайдан Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә яраткан тамашачыларын, иҗатташ дусларын юбилей бенефисына чакыруы турында да хәбәр итте. Гаҗәеп матур тавыш, җыр-моңга сөю кайдан килгән җырчыга? Нәзифә Җәүдәт кызын нинди язмыш җилләре сәхнәгә китергән? Шул хакта без аның үзеннән сораштык.

— Безнең заманда кызлар, гадәттә, артист булам, дип хыялланса, малайлар очучы булырга тели иде, — дип башлады ул сүзен. — Мин бала чактан фәкать җырчы булам дип уйладым. Башка һөнәр иясе булу уе беркайчан да башыма кермәде.

Җырга мәхәббәт әниемнән килә. Ул бик матур җырлый иде. Әни савучы булды. Мин еш кына, аңа ияреп, эшкә йөрдем. Савучы апа-җиңгиләр барганда да, кайтканда да берничә чакрым араны җыр­лый-җырлый үтә иде. Шуннан башлап миңа “җыр җене” ияләшкәндер инде.

Мәктәп елларында, өченче сыйныфта укыганда, “Кызыл галстук” шигыре белән беренче тапкыр чыгыш ясадым. Шуннан соң җырлар башкаруым да сәхнәгә күчте. Көн­дәлек тормышта җырла­мый бер көнем дә үтми иде. Җыр­ларны пластинкалар тыңлап, үзаллы өйрәндем. Мәктәптәге җыр дәресләре эзсез үтмәде. Махсус музыкаль белем алып кайткан Сәлия апа һәрвакыт: “Син сәнгать училищесына барырга тиеш­сең, җырларга тиешсең”, — дип, мине канатландырды. Туган авылымның мәдәни тормышында кайнап яшәдем ул чорда.

Элегрәк, концертларга йөргәндә, теге яки бу җыр­чының үрә катып, гомумән, бер хәрәкәтсез чыгыш ясавын күреп, үзем җырчы булгач, сәхнәгә ничек чыгуымны күзал­лый идем. Фәридә Кудаше­ваның инструменталь ансамбль белән башкарган “Ак пароход”ын, Эдуард Хиль, Мөслим Магомаевның җырла­рын пластинкада уйнатып, үземчә төрле бию хәрә­кәтләре уйлап чыгарып, хыялда булган тамашачы алдында чыгыш ясап, көзге алдында үземне сәхнәгә әзерләдем. Бу минем сигезенче сыйныфта укыган чагым иде.

Уфа сәнгать училищесына килгәч, анда эстрада бүлеге юклыгын белдем. Бер төркем яшьләр белән филармониягә киттек. Комиссия әгъзалары мине һәм матур тембрлы, бәрхет тавышлы Галим Латыйповны Мәскәүдә укырга лаек дип тапты. Башкаладан җавап килгәч, чакыру хаты җибәрербез, дип ышандырып, туган якларга кайтып торырга куштылар. Бу июнь ае иде. Июнь дә, август та, сентябрь дә үтеп бара. Көтергәме-көтмәскәме, чакыру буламы-юкмы дип аптырый башладым. Авылдан читкә чыгып йөр­мәгән, шәһәрнең нәрсә икәнен дә юньләп белмәгән үсмер кызчыкны җырчы булу теләге алга этәрде. Филармониягә килдем. “Кызганычка каршы, Мәдәният министрлыгы сезне Мәскәүгә җибәрә алмый. Әмма бездә “Ирәндек” дигән яшьләр төркеме бар. Шул коллектив белән без сезне сынау чорына гастроль концертлары белән сәфәргә җибәрәбез”, — диделәр. Шулай итеп, Илфак Смаковның төркеме белән мин гастрольгә чыгып киттем.

Илфак Смаков гаять популяр, инструменталь ан­самбль­ләрнең яңача яңгы­рашта иҗат иткән, концерт зал­лары шыгрым тулы булган вакытлар иде бу. Мәсәлән, Стәрлета­макта — унышар, Салаватта алтышар концерт куйганыбыз хәтердә. Иҗат юлым Хөсәен Әхмәтов, Заһир Исмәгыйлев кебек композиторлар, Шамил Кулбарисов, Фатыйх Икъсанов кебек режиссерлар белән башланып китте, дип горурлык белән әйтә алам. Табигатьтән куелган тавышың, дисәләр дә, дөрес тын алу нечкәлекләрен укытучы Рәйсә Рәхимова дәрес­ләрендә өйрәндем. Сәнгатьтә югарылыкка ире­шүем-иреш­мәвемне исә тамашачы әйтер...

Назлыгөл Азнабаева. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»