21.05.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Кеше гомере сулар булып ага, чәчкә булып ата җәйләрен...

“Сызылып аткан җәйге таңнар кебек, гомерләрнең узуы” дип җырлаган безнең бабайлар. Таң рәшәсеннән кояш чыкканчы булган вакыт аралыгында кемдер зиһен тупларга да өлгерми кала, ә икенчеләр үз булмышын сагынып сөйләрлек эшләр, якты эзләр белән балкыта. Андыйлар сирәк, шулай да күбебезнең нәкъ шулай яшисе килә. Әмма моңа теләк кенә җитмидер...

Мишкә районы үзәгендә яшәүче Илгиз Шәкүров район хакимияте башлыгы ярдәмче­се булып эшли. Моннан тыш, ул төбәктәге татар хәрәкәтен җитәкләүчеләрнең берсе булып тора, “Әнисә” мәчетендә “Атнакич” түгәрәген җитәкли, “Әс-Сәлам” гәзитен чыгаруда катнаша, туган авылы Бабайда үткән зур чараларга сценарийлар яза, аларны алып бара, җырлый, клиплар төшерә, тавышы радио-телевидение аша яңгырап тора, район үзәгендә зур, матур йорт салдырган, хәләле белән ике бала үс­терә... Болар әле күзгә күренеп торганнары гына, гамәлләре күп Илгиз Сәхил улының.

Мишкәгә концерт белән килгән артистларның күбесе аның ярдәменә таяна. Ике республикадан да җырчылар, бу якларда чыгыш ясарга булса, башта Илгизне эзләп таба. Ә күптән түгел бер төркем җырчы аның иҗатына 20 ел тулуга багышланган кичәгә җыелды. Мәдәният йортында узган әлеге чара район тормышында күренекле вакыйгага әверелде. Башкортстанның атказанган артисткасы Резеда Әминева, популяр җырчылар Зарема Әюпова, Флера Шәрипова, Гүзәл Диникеева, Гөлшат Арсланова, композитор Мөдәрис Гыйзетдинов, “Юлдаш” радиосы сандугачлары Рания Билалова белән Филүс Касыймов, “Шәрык” радиосы хезмәт­кәрләре һәм башка кунаклар аңа мәртәбә өстәде.

Ә залда алма төшәр урын юк! Ак яулыклы әбиләр, сабыйларын җитәкләгән әти-әниләр, авылдашлар, кунаклар барысы тын да алмый сәхнәгә баккан. Тамашаны Илгиз Шәкүров үзе ачты. Ул башкарган “Сулар булып ага”, “Әнием өчен”, “Балаларга теләгем”, “Әтием” һәм башка бик күп җырлар республика тамашачысына яхшы таныш. Әмма Мишкә сәхнәсендә алар башкачарак яңгырый кебек. Залдагылар Илгизнең һәр хә­рәкәтен, җан тирбәлешен, күз карашын аңлап тора. Монда аны малай чактан башыннан сыйпап, “үскәч, җырчы булыр­сың әле” дип дәртлән­дергән апалар, аның белән бергә таганда атынып, Бөре елгасында балык каптырып үскән яшь­тәшләре, дөнья йөген бергә тарткан фикер­дәшләре, кордашлары... Алар өчен күңеле ачык Илгизнең, аның үзенә дә шундый ук мөнәсәбәт. Әгәр чит планетадан килеп, күр­сәтегез әле безгә берәр Мишкә татарын, дип сорасалар, бабайлылар, һич икеләнмичә, аны күрсәтер иде.

Гадәттә, мондый кичәләрне үткәргән иҗат кешеләре турында “якташлары алдында имтихан тотты” диләр. Бу очракта имтихан булмады ул, дөнья ямен бердәй күрүче, аның тәмен бердәй тоючы җан кардәшләр очрашуы булды. Гадәттә, шундый ук күңел халәтен үзәк өзгеч берәр матур җырны күмәк халык бергә башкарганда кичерәсең – баштарак кыюсыз гына башланган җыр, көчәя барып, аның аһәңе күңелләргә күчә, керфек очларына нур булып куна. Ул тынгач башкаручылар, инде ничә тапкыр ишеткән бу көйнең гүзәллегенә таң калып, сүзгә килә алмыйча тора. Илгиз Шәкүровның дүрт сәгать барган иҗат кичәсе дә бер тында узды, күңелләргә гөл булып тамды да сагынып сөйләргә калды.

Ахыры PDF-версиясында 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»