17.05.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Сәнгать күгендәге “Энҗеләр”

Районның мәдәният тармагында утыздан артык иҗади төркем  исәпләнә, шулардан җидесе “халык коллективы” исемен йөртә. Алар төбәктә күпчелекне тәшкил итүче милләт вәкилләрен  берләштерә. Болар — башкорт фольклор ансамбле “Аманат” (җитәкчесе — Алия Арсланова), урыс-украин коллективы “Кудерушки”(Наталья Ломанец), немецларның “Фольксланг” (Клара Мирхәйдәрова), украиннарның “Хуторок” (Светлана Тупицо) ансамбльләре. Алар арасында “Энҗеләр” татар фольклор ансамбле дә аерым урын били.

Үзешчән сәнгать осталарын берләш­те­рүче “Энҗеләр” коллективы 1998 елда оештырыла. Киң танылу исә аңа 2003 елда килә. Кушнаренко районында үткән “Салават күпе­ре”  зона фестивалендә уңышлы чыгыш ясап,  ансамбль  “халык коллективы” исеменә лаек була. “Энҗе-ләр”нең үзешчән сәнгать күгендә балкышы шул чордан башлана да инде.

Шуннан соң ансамбль республика дәрәҗәсендә байтак иҗади үрләр яулый. Шулардан соңгыларын гына исемләп үтик. Агыйдел шәһәрендә, Чакмагышта, Стәрлетамакта үткәрелгән күпсанлы чараларда үзенчәлекле чыгышлары өчен Мактау кәгазьләре, дипломнар белән бү­ләк­ләнә, берничә тапкыр лауреат исеме ала.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»