17.05.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Сәнгать мәктәбе яңа сулыш алды

Бөре — талантлары белән элек-электән киң танылу алган шәһәр. Аеруча музыкантлары, яшь җырчылары һәм бию­челәре халык күңеленә үтеп кергән. Бу очраклы түгел, чөнки Мәсгуть Бәширов исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә ел саен 500дән артык бала шөгыльләнә.

1949 елда нигез салынган бу мәктәп бүген танымаслык булып  үзгәргән. Узган елда башкарылган капиталь тө­зекләндерү эшләреннән соң, бинаның эче дә, тышы да яктырып, матурланып киткән. Аерым шө­гыльләнү өчен бүл­мәләр, концерт залы, күр­гәзмәләр оештыру өчен иркен фойелар барлыкка килгән. Хәзер укытучылар балалар белән аккордеон, баян, думбра, балалайка, флейта һәм скрипкада аерым бүлмәләрдә иркенләп шөгыль­ләнә ала. Җыр дәресләре үтә. Гомумән, мәктәпнең ике каты да тулы куәткә эшли. Тагын да хор һәм оркестр сыйныфлары өчен зур-зур бүлмәләр тагаен­ләнгән.

— Заманча үзгәрешләр кичергән мәктәпнең ишекләре укучылар өчен ел башында ачылды. Шушы чордан мәктәптә шөгыльләнүчеләр 50 балага артты. Май аенда киләсе уку елына тупланырга тиешле төркемнәрдә аларның саны тагын да артыр дип уйлыйбыз, — ди мәктәп дирек­торының урынбасары Лимма Погодаева. — Яңа шартларда уен кораллары белән тәэмин ителеш тә күзгә күренеп үзгәрде. Мәктәпкә 16 фортепиано, 2 рояль, 16 аккордеон, 11 баян, 2 комплект курай, оркестрлар өчен скрипка, балалайка, синтезаторлар, барлыгы 70кә якын өр-яңа уен коралы кайтартылды.

Әйтергә кирәк, яңарыш кичергән бинада яшь рәссам­нар өчен дә бүлек ачылды. Анда 127 бала шөгыльләнә. Алар өчен рәсем сәнгате, композиция дәресләре оештырыла. Фойеларда күргәзмәләр эшли.

Сәнгать мәктәбе ике сменада эшли. Бирегә сәләтле балалар шәһәрнең төрле почмакларында урнашкан җиде мәктәптән төп дәресләрдән соң килә. Аеруча сәләтлеләре шәһәр, республика һәм Русия күләмендә үткән иҗади конкурслардан, җиңү яулап кайта. Балалар белән 36 педагог шөгыльләнә, аларның егерме­гә якыны — шушы мәктәпне тәмамлаучылар. Шуңа биредә кадрларга кытлык юк. Лимма Вәзир кызы үзе дә шулар сафыннан. Яшь белгечләргә килгәндә, Уфа сәнгать училищесында Бөре мәктәбен тәмамлаучылардан Чыңгыз Әхмәтов, Анастасия Белинская һәм Айгөл Җиһан­шина укый. Кайтсалар, мәктәпкә керми кит­миләр, үзләренең тәүге уңышлары белән бүлешәләр.

Бөре сәнгать мәк­тәбе бүген тулы тормыш белән яши. Ул — сәләтле балаларны барлау, алар­ның иҗа­ди мөмкин­лек­ләрен үстерү юнәлешендә иң актив эшләүче уку йортла­рының берсе.

 Рәзилә Низамова.

Бөре шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»