15.05.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Сәнгать – аның яшәү рәвеше

Борай җире — талантларга бай төбәк. Монда авыл клублары ишегенә йозак эленмәде, бу исә, үз чиратында, халыкны үзешчән сәнгать түгәрәкләренә җәлеп итү мөмкинлеге биргән. Мондый коллективларның 16сы “халык” һәм “үрнәкле” исемнәргә ия. Борай һәвәскәрләре республика һәм ил күләмендә үткәрелүче, шулай ук халыкара фестиваль-конкурсларда даими катнаша, югары бәя ала. Әлбәттә, мондый уңышлар үзаллы гына килми. Район һәвәскәрләре һәм шушы өлкәдә эшләүчеләрнең мәдәнияткә бар булмышын багышлау нәтиҗәсе ул. Әҗәк авылында яшәүче оста баянчы Фидәрис Закиров — нәкъ шундыйлардан.

— Безнең ишле гаилә җыр-моңга әвәс булды. Әниебез Миңнешәргыя бик матур җырлый иде. Бәлки, шуңадыр да, быел 102 яшендә бакыйлыкка күчте. Ике абыем да оста гармунчы булды, олысы “Вятский”ны үз итте, кечесе хромкада сыздыра иде. Яшьләрнең кичке уеннары, төрле бәйрәмнәрнең алар катнашлыгында үткәнен күреп үстем, үзем дә гармунны яраттым.  Минем күңел, ни өчендер, баянга тартылды. Беренче сыйныфтан ук шунда уйный башладым, урындыкка утыргач, күзләрем генә күренә иде.

Миңа оста тәрбиячеләргә эләгү бәхете дә нык ярдәм итте. Мәктәпкә музыка укытучысы булып Фаизә апа Шакирова килде. Ул халык уен кораллары ансамбле төзеде. Аннан район Мәдәният сарае директоры Рәүфә апа Галиева биргән бәя гомерлеккә күңе­лемә сеңеп калды. Беренче сыйныфта укыганда, 1958 елда, районга смотр-конкурска килдек. Ул минем баянда уйнавымны күреп, киләчәктә шушы балалар район мә­дәниятен күтәрәчәк, диде. Бу сүзләр күңелемә сары май булып ятты, тагын да тырышыбрак уйный башладым. 

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»