14.05.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Бер зур гаилә кебек

Ун ел элек хорда егермегә якын кеше булган. Аларның саны елдан-ел арта. Элекке укытучылар, табиблар, эшчеләр, сатучыларның барысын да җырны ярату берләштерә.

— Без атнасына ике тапкыр очрашабыз. Пенсионерлар репетицияләрне калдырмаска тырыша, аларга уңайлы булсын өчен көндез җыелабыз. Кайберләре авыллардан килә, мәсәлән, Кече Ибрайдан Резеда һәм Фәез Сафиуллиннар, Мостафадан Сәвия Хәйретдинова, — ди хормейстер Финә Абдуллина.

Хор каршында халык уен кораллары ансамбле оештырылган. Анда катнашучылар гармунда, балалайкада уйныйлар. Зоя Хәмидуллина, мәсәлән, халык биюләрен дә башкара.

“Ветеран” район сәхнә­сендә генә чыгыш ясамый. Ул “Яратам сине, тормыш” республика фестивале лауреаты булды.

Толбазы үзәк район дәваханә­сендә 30 елдан артык табиб-рентгенолог булып эшләгән солистка Рәйсә Миргалимованы “коллек­тивның җаны” дип атыйлар.

— Мин алты яшьтән сәхнәдә. Әтием хәрби кеше иде, гаиләбез еш кына күченеп йөрде, әмма яраткан шөгы­лемне ташламадым. Минем белән оста баянчылар, мәсәлән, Александров исемендәге җыр һәм бию ан­самб­леннән Юрий Воронников шөгыль­ләнде. 1957 елда миңа Мәскәү шәһә­рендә Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фес­тива­лендә катнашу бәхете тиде. Еллар үтү белән җыр минем күңелемдә яңгыраудан туктамады, — ди Рәйсә Мөхлис кызы.

Элекке коммуналь хез­мәткәр Зөлфия Таһирова хорда беренче көннәрдән үк шөгыльләнә. Район сәх­нәсен­дә аның улы Илшат та еш чыгыш ясый. Ул — район полиция хезмәткәре. Музыканы оныгы Азалия дә ярата. Коллектив репертуарында татар, башкорт, чуваш җырлары бар. Җитәкчеләре Финә Абдуллина хор өчен туган як турында берничә җыр язган.

Коллектив, бер зур гаилә кебек, бәйрәмнәрне, туган көннәрне бергә үткәрә. Мәсәлән, шушы көннәрдә озак еллар Саклык банкы бүлекчәсенә җитәкчелек иткән Елизавета Ники­тинаның 80 яшен билгеләп үткәннәр. Юбилярны хакимият башлыгы урынбасары Зинаида Габҗәлилова, ветераннар Советы рәисе Инсаф Мифтахов, мәдәният бүлеге начальнигы Риф Вәлиев котлады. Ә тамашачылар, чыгыш ясаучыларга чәчәкләр тапшырып, киләчәктә хорда җырларга теләк белдерделәр.

Ираида Полежаева.

Авыргазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»