07.05.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

“Альбина” сәнгатькә юл яра

Туймазыда “Альбина” балалар вокал-хореография студиясе концерты зур уңыш белән узды. Студиянең җитәкчесе — композитор, автор һәм башкаручы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм мәгариф отличнигы Альбина Имаева.

Яшь артистлар чыгышы һәр тамашачыны дулкынландырды. Гаҗәеп моңлы җырлар, чагу костюмнар — болар барысы да профессиональ шоуны хәтерләтте. Ә сәхнәдә билгеле артистлар түгел, гап-гади балалар (аларның кайберсенә әле җиде яшь тә тулмаган) тантана итте. 

“Альбина” сигез ел эшләп килә. Бу чорда студиядә җитмешләп бала шөгыльләнгән, репертуар да шактый киңкырлы. Яшь артистлар һәрчак иҗат юлында, багажда — күпсанлы чыгышлар, гастрольләр, конкурслар. Әйтик, студиянең урта состав солисткасы Әминә Нигъмәтуллина “Чулпылар-2013” Республика телевизион вокал конкурсында җиңү яулаган.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»