30.04.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

“Яратам сине, тормыш!”

Урамда яз. Күңелләр яңарган, йөрәкләр җилкенгән якты омтылулар, ашкынулар мизгеле. “Яратам сине, тормыш!” дип аталган өлкән буын кешеләре иҗаты республика фестиваленең язга туры килүе дә очраклы түгел. Аларның тормышны сөюләре, иҗади дәртне югалтмаулары сокландыра. Дүртөйле районында оештырылган әлеге чарада 400 үзешчән катнашты.

“Яратам сине, тормыш!” фестивале Башкортстанда өченче тапкыр үткәрелә. Быелгысы Мәдәният елына багышлана. Фестивальнең сайлап алу туры күптән түгел район мәдәният йортында үтте. Хакимият башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов, чараны ачып, аның район мәдәни тормышында зур вакыйга, зур бәйрәм булуын билгеләде.

— “Яратам сине, тормыш!” фестиваленең балкышы яңа талантларга юл ачуга, районда яшәүче халыкларның мәдәниятен саклап, яшь буынга тапшыруга һәм үстерүгә ярдәм итәчәк, — диде район Ветераннар советы рәисе Газим Сәетов.

Сайлап алу турында шәһәр һәм авыл биләмәләреннән 23 ветеран коллективы катнашты. Алар урыс, татар, башкорт, мари телләрендә чыгыш ясады. Конкурста үзешчәннәр җыр яки бию, музыка коралында уйнау, шигырь иҗат итү, сәнгатьле сөйләүдә осталыгын күрсәтте. Исламгали Шабаев, Гөлфинә Әхмәева, Вәзирә Сираева, Флүр Нуретдинов, Хәмит Фәрваҗев, Фәвис Яхин, Зәмбилә Ибраһимова моңлы җырлар сайлаган. Альбина Камалова Габдулла Тукайның “Туган авылым” шигыренә мөнәҗәт көйләп сокландырса, Оркыя Мөхәммәдиева — башкорт, Розалия Рәхмәтуллина көнчыгыш биюен, Рәиф Гәрәев, Нәгыйм Шәйхетдинов гармун моңнарын бүләк итте. Һәвәскәр шагыйрьләр Фәнис Рәхмәтуллин, Флүрә Газизова, Тәслимә Әхмәтова, Клара Сафарова, Рәвия Нуриева, Филзира Зарипова үзләре язган әсәрләрне укыды.

Тәкәрлек авылыннан — “Моңлы чишмә”, Әсәннән — “Сердәшләр”, Күккуяннан — “Ядкарь”, Мәскәү авылыннан — “Ак калфак”, Миңештедән — “Ак чишмә”, Иске Баештан — “Замандашлар”, Түбән Манчардан “Калкаман” ветеран коллективларының чыгышлары әлеге чараның матур бизәге булды.

— Безнең ветераннар бу фестивальдә чыгыш ясаудан зур рәхәтлек ала, алар үз таланты белән безне ихлас сөендерә. Шунысы шатлыклы: бәйрәмдә безнең үзәк хезмәтләндергән өлкәннәр дә бар. Әңгәсәктән Мария Кондратьева, Исмаелдан Флүзә Шәмсетдинова, Семилеткадан Рәшидә Хәмәтҗанова чыгышлары белән сокландырдылар, — ди Дүртөйле шәһәре һәм районы буенча халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры Гөлшат Тимашева. — Гомумән, сәхнәдә тудырган иҗат җимешләренә аларның йөрәк кичерешләре, омтылышлары, хыяллары тупланган.

— Хаклы ялга чыккач, күңелдә ниндидер бушлык хасыйл булды. Нәкъ менә “Моңлы чишмә” җитмәгәнен аңладым. Атна саен очрашып, җырлар өйрәнәбез. Биредә күңел юанычы табабыз, Зөләлә Шәйхетдиновага рәхмәт. Тик менә үзебезнең Тәкәрлек авылында клубны ябулары борчый, шуңа да Иванай авыл мәдәният йортына җыелабыз, — ди ветеран укытучы Нәдәлия Әхмәдуллина.

Районның горурлыгы һәм байлыгы булган иҗат коллективлары арасында “халык” исемен лаеклы йөртүчеләр дә бар. ”Рябинушка”, “Без кабызган утлар”, ”Изге ай”, ”Сүнмәс йолдызлар”, “Калык сем”, ”Әллүки” ветеран клубларының чыгышлары аеруча сокландырды. Жюри комиссиясе рәисе, район мәдәният йортының музыка бүлеге җитәкчесе Гөлнара Сәлимова билгеләвенчә, сәхнәдән килгән энергия залдагы халыкка көч биргәндәй тоелды.

Сайлап алу туры тәмамланды. Жюри комиссиясе нәтиҗә чыгарган арада район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Азамат Гыйльманов белән сөйләшәбез.

— Безнең бурыч — иҗат коллективларына һәрьяклы ярдәм күрсәтү, аларны күпмилләтле райондашларыбызга җиткерү. Әлеге бәйгедә катнашырга теләүчеләр, әлбәттә, күп. Сайлап алу турында гына да 400 үзешчән катнашты. Районыбызда шундый иҗади талантлы өлкәннәр булуы сөенечле. Алар — өлкән буынның алтын запасы, яшьләр өчен үрнәк.

Әйе, яшьләр — киләчәк, ә ветераннарыбыз – җәмгыятебезнең нигезе, ышанычлы таянычы. Шуңа да әлеге чараның тәрбияви ягы да бар. Ул мәдәни ядкарьләрне халыкка кайтара, яшьләрнең күңелендә милли традицияләргә карата мәхәббәт уята. Фестивальдә “Иң өлкән катнашучы”ны да хөрмәтләделәр. Дүртөйле шәһәреннән Исламгали Шабаев һәм Семилетка авылыннан Рәшидә Хәмәтҗанова 85 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршы алганнар.

Иң яхшы дип табылган чыгышлар фестивальнең май аенда Дүртөйле шәһәрендә үтәчәк төбәк этабына әзерләнә. Сайлап алу турында катнашучы һәр үзешчәннең чыгышы тамашачылар арасында соклану уятты. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, кешеләргә матурлык өләшеп яшәүче сәхнә осталарының һәрберсен тамашачылар җиңүче сыйфатында кабул итте.

Гөлүсә Фәрваҗева.

Дүртөйле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»