29.04.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Чын милли җырчы

“Кызыл таң”ның 1 апрель санында “Күпләрне бит җырлар очраштыра...” дигән зур күләмле мәкалә басылып чыкты. Андагы рәсемнән безгә дистәләрчә еллар буена күңелләребезгә җырлары белән ләззәт, иҗади рух биреп килгән Рафаэль Ильясов үзенең мәһабәтлелеге белән сокландырып карап тора. Юк, карап кына түгел, җырлап тора. Миңа ничектер аның башкаруында “Галиябану” яңгырый кебек. Мәкалә җырчы дөньясын, музыка өлкәсен бик белеп, төпченеп язылган, мин җыр турында аннан күп нәрсәләр белдем. Хәер, Рафаэль Ильясовны бик күптәннән белә идем, чөнки ул Башкортстанда яшәүче татар, башкорт һәм башка халыкларның яраткан җырчысына әйләнгән иде. Чибәр, мөлаем бу егетне, билгеле, барыбыз да иң тәүдә күренекле артист дип уйлый идек. Бу хакта мәкалә авторы да: “Минем өчен ул тәүдә республиканың оста гобойчысы һәм җыр, бию ансамбле музыканты иде. Рафаэльне илһамлы җырчы буларак алтмыш алтынчы елда гына ачтым”, — ди. Без дә якынча әнә шул ерак елларда аны күңелебездә үз иттек.

Мин “Кызыл таң” редак­циясендә 1961 елда эшли башладым. Минем өчен гәзит тормышында ачышлар күп булды. Шуларның берсе, мөгаен, шул булгандыр: гәзит коллективы Татарстаннан килгән  язучыларны, артистларны, аеруча җырчыларны үзләренә кунакка чакырмыйча, алар белән чәй табыны артына утырып сөй­ләш­мичә, фотога төшереп, очрашу турында язмыйча калмый иде. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова кебек шә­хесләр бездә бер генә тапкыр булмады. Үзебезнең Башкортстан язучылары, җырчылары турында әйтеп тә тормыйм. Олы яки яшь талант дип бернинди дә чик куймадык. Кемнәр күңелләргә  якын, шуларны сайладык. Тиздән күңелләргә якын шәхес Рафаэль Ильясов пәйда булды. Ул — кабатланмас моң иясе. Әле ару гына тавышлы кайбер җырчыларны тыңлап карыйм да, гаҗәпләнеп бетә алмыйм. Үзе мәхәббәт турында үтә нечкә хисле җыр башкара, ә аның тирәсендә ярым ялангач кызлар йөге­решеп йөри, җитмәсә, җырчы үзе дә бөгелә, сыгыла, ахырда “һай!” дип кычкырып куя. Бу инде, ятланган мелизмнарны попугай кебек, кабатлау гына. Сез Рафаэль Ильясов­ның җырларны ничек башкаруына игътибар итегез. Менә ул салмак атлап сәхнәгә чыга һәм чак кына башын иеп тамашачыларны сәламли. Әлбәттә, аны көчле алкышлар белән тәбриклиләр. Ул аларга әлләни игътибар итмәгән кебек күренә. Чөнки җырчының максаты башка: күңелләргә шатлык тудырырлык моң салу, яшәү дәртен уяту. Көй яңгырау белән җырчы ниндидер тылсымлы тәэсир астында үзгәрә, күзләр йомыла һәм җыр башлана. Бернинди  куллар белән ишарә ясау, селкенү, бию кебек нәрсә юк. Ул бөтен булмышы белән җырның эчендә яшәүгә күчә, бу тамашачыларга да барып җитә, алар да шул моң дулкынында йөзә башлый.

Мин моны күп тапкырлар үземдә тойганым бар. Башта әйтеп үткән “Галиябану”ны мин башка кеше башкаруында тыңлый алмыйм. Чөнки алар миңа авыз ачып кына торган кебек, ә колакта, күңелдә Рафаэль Ильясов тавышы һәм моңы. Моны аңлатуы кыен. Бу, минемчә, җырчы оста­лыгының табигать биргән иң югары ноктасы — биеклеге һәм бөеклегедер.

Рафаэльнең күренекле шагыйрь Мәхмүт Хөсәен җитәк­челегендә килгән чаклары хәтердә нык уелып калган. Моның сәбәбе дә бар: Мәхмүт Хөсәен белән без якын дуслар идек, миндә аның  йөзгә якын  хаты саклана. Сүзгә оста, күп шигырьләрен, сонетларын яттан белгән Мәхмүт Хөсәен концертларны бик җанлы итеп алып бара иде. Рафаэльне сәхнәгә чыгарганда ул һәр­вакыт болай дип  игълан итә иде:

— Хәзер сәхнәгә татар халкының иң моңлы җырчысы Рафаэль Ильясов чыга...

Үзе күп җырлар авторы булган шагыйрьдән мондый сүзләрне ишетү күп нәрсә турында сөйлидер, минемчә. Рафаэль — нәкъ Тукай ишетергә теләгән стильдәге чын милли җырчы. Аны бүген сәхнәләрне басып алган такмакчылар белән тиңләштерү мөмкин түгел. Шуның өстәвенә ул Татарстан радиосының музыкаль редакциясе җитәкчесе дә. Димәк, музыка, җыр сәнгатен үстерүгә һәр көн, һәр сәгать саен үз өлешен кертә.

Расих Ханнанов.

Фото: “Кызыл таң”да очрашу вакыты. Беренче рәттә (сулдан уңга) Зилә Сөнгатуллина, Рәгъде Халитов, Хәдичә Гыйниятова, икенче рәттә — Мөнир Якупов, Айдар Хәлим, Мәхмүт Хөсәен, Фәрит Габдрәхим, Рафаэль Ильясов, Рим Идиятуллин, Расих Ханнанов. 80нче еллар башы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»