26.04.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Милләтләр дуслыгы – зур байлык

Агыйдел шәһәрендә Милли мәдәниятләр үзәге оештырылды. Ул шәһәрдә эшләп килгән татар, башкорт, урыс, мари мәдәният үзәкләрен берләштерә. Милләтләр дуслыгын ныгытуга, халыкларның гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән әлеге үзәкне Роза Асаева җитәкли. Оешма үзенең эшен милләтләр дуслыгы эстафетасы белән башлап җибәрде. Апрельдә анда татар милли-мәдәни айлыгы үтә. Бу уңайдан шәһәрдә бик күп чаралар оештырылды. Шуларның берсе — “Татар халкының рухи байлыгы” дип аталган конкурс. Анда җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары катнашты. Бәйге зур булмаган шәһәрдә бик күп сәләтле кешеләр яшәвен тагын бер кат раслады. Узган җомгада иң яхшы чыгышлардан торган театрлаштырылган тамаша узды, шулай ук лауреатлар бүләкләнде.

— Милләтләр дуслыгы — безнең иң зур байлыгыбыз. Әлеге дуслыкны тагын да ныгыту, яшь буынны шушы рухта тәрбияләү максатында милләтләр айлыгы үткәрергә булдык. Эстафетага ак юл телибез, — диде Агыйдел шә­һәре хакимияте башлы­гының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Илмир Ялалов.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»