23.04.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Очрашу урыны — “Йолдызлы вокзал”

Раевка вокзалы. Менә “Уфа — Раевка” электр поезды килү турында игълан итәләр. Әле генә буш торган перронга кешеләр сибелә һәм ул, кырмыска оясыдай, кайный башлый. Берәүләрне каршылыйлар, икенчеләрне озаталар, кемдер авыр йөк күтәреп автобуска ашыга, сатучылар үз товарын тәкъдим итә. Әлшәйлеләрнең Уфаның Яшьләр сараенда якташлар белән очрашуы – “Йолдызлы вокзал” музыкаль-театрлаштырылган тамашасы шулай башланып китте.

Фойеда осталарның бизәк­ле паласлары эленгән иде, Раевка балалар сәнгать мәктә­бенең халык уен кораллары оркестры башкарган моңлы көйләр бәйрәм кәефе өстәде. Теләге булганнар шунда ук “Әлшәем йолдызлары” дип аталган аудио- һәм видеодисклар сатып алды.
Тамашачылар талантлы әлшәйлеләрне — танылган артистлар, җырчылар, композиторлар, биючеләр һәм ша­гыйрьләрне көчле алкышлар белән каршылады. Ә йолдызлар бер-бер артлы сәхнәгә чыкты, шатлык-куанычын һәм дулкынлануын яшермәде, күпләре гаиләләре белән чыгыш ясады. Концертны алып баручылар, “вокзал җитәкчесе” Әхмәр Әхмәдуллин һәм “полиция хезмәткәре” Шәүрә Дилмөхәм­мәтова, Гөлчәчәк, Ләйсән һәм Якуп Шәриповлар, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Светлана Хәкимова белән улы, баянчы Рәмис Хәкимов, Рәфисә, Марат һәм Таһир Әсәдул­линннар, Азалия һәм Урал Рәши­товлар, Розалия Солтан­гәрәева һәм аның улы Илшат Мөслимов, Гөлсинә Мөхәммә­диева һәм Марат Садриев, Нурия Абдуллина һәм Наил Шәймәрданов башкала халкын җырлы-моңлы күчтәнәч белән күңелләре бул­ганчы сыйлады. Күпләрнең яраткан җырчысы Рөстәм Гыйззәтуллинның чыгышы да һәрвакыттагыча тамашачыларны дәртләндереп җибәрде. Залда утыручылар бу кичне Хәлимә Габбасова, Галия Солтанова, Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Әхмәтова, Вилдан Фәйзуллинга кушылып җыр­лады, Минзәлә Хәйрул­лина, Рәйфә Садыйкова, әлшәйле­ләрнең дусты Рәвис Заһитов үзләренең гаҗәеп сәхнә осталыгын күрсәтте. Башкорт­станның данлыклы шәхес­ләре — ша­гыйрь­ләр Рәшит Шә­күр, Гөл­фия Юны­сова, Земфира Муллагалиева һәм Илфак Фари­зовның канатлы шигырь­ләре кү­ңел­ләрне җил­кен­дерде. Дүрт сәгать­лек “Йол­дызлы вокзал” программасы беркемне дә битараф калдырмады. Ул тамашачыларны көләргә дә, бераз сагышланып алырга да мәҗбүр итте. Ә инде тәнә­фестә олысы да, кечесе дә фойеда рә­хәтләнеп биеде.
— Мәдәният елында үткәрелгән бу концерт — җитди иҗади проект, — дип бил­геләде чараның почетлы кунагы, Дәүләт думасының Мә­дәният буенча комитеты рәисе урынбасары Зөһрә Рәхмәтул­лина.
Әлшәйлеләрнең күпьяклы талантын югары бәяләп, якташлар очрашуының яшьләр һәм студентлар өчен дә бәяләп бетергесез тәрбияви әһәмияткә ия булуын, аларны туган як тарихы, район һәм республика мәдәниятенә лаеклы өлеш керткән шәхесләр белән якыннан таныштыруын ассызыклады Зөһрә Җиһанур кызы.
Әйткәндәй, район иминлеге хакына күп көч салган данлыклы якташларыбызның күбесе бу кичтә залда утырды. Башкортстанның атказанган төзүчеләре Таһир Ахунов һәм Рәис Сәүбәнов, “Красный пролетарий” җәмгыяте директоры Илгиз Шәрипов, “Авария-коткару һәм экология опера­цияләре үзәге” җәмгыятенең Уфа филиалы директоры Рәис Әхмәтов бу “йолдызлы” проект­ның иганәчеләре булды.
Данлыклы әлшәйлеләр арасында республика Профсоюзлар федерациясе рәисе Әмирхан Сәмирханов, Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл территорияләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Илдус Фазрахманов, республика Хөкүмә­те Аппаратының Агросәнәгать комплексы һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илшат Фазрахманов, “Россельхозцентр”ның республика филиалы директоры, профессор, авыл хуҗалыгы фән­нәре докторы Рөстәм Кирәев, Авыл хуҗалыгы товарлары җи­тештерүчеләр берлеге рәисе Зифкать Сәетгалиев һәм башкалар бар иде. Кичәгә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Ләйсән Локманова, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев та килде.
...Раевка вокзалы. Ул тагын бушап калды. “Раевка — Уфа” поезды яңа пассажирларны утыртып китеп барды. Димәк, “йолдызларга” да тамашачылар белән хушлашыр вакыт җитте. Район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин концертта катнашучыларга, тамашачыларга, аны оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде.


Гүзәл КӘЛИМУЛЛИНА


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»