“Кешене кара уйлар картайта”

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилә Азнабаева шулай ди.
Күңеле яшь кешеләр картаймый. Ямьле апрельдә алтмыш яшен тутырган Зилә Рамазан кызына карап, мин моңа тагын бер тапкыр инандым.
Безнең әңгәмә барышында Зилә ханым мине тагын аптыратып, берничә тапкыр танышларына шалтыратып, хоккей уенының ни белән тәмамланганын сорашырга өлгерде. “Салават Юлаев”ның көярмәне икән. Аның кызыксынуларын санап китсәңме?! Ул искиткеч оста бакчачы, кул эшләре остасы, егетләрдән уздырып атта чабучы, бик матур рәсем төшерүче, шигырьләр язучы. Болары инде буш вакыт эләккәндә. Зилә Азнабаева — “Башкортостан” телерадиокомпаниясенең Краснокама, Яңавыл, Дүртөйле районнары, Нефтекама, Агыйдел шәһәрләренең яңалыклары белән таныштырып торучы үз хәбәрчесе. “Урал” башкорт халык үзәгенең Нефтекама филиалы җитәкчесе, шәһәр хатын-кызлар советы әгъзасы, Нефтекама дәүләт филармониясенең әдәбият һәм эстрада бүлеге җитәкчесе. Шәһәрдә үткән һәр чараның үзәгендә кайный ул, аеруча милләтләр дуслыгын ныгытуга керткән өлешен әйтеп бетергесез.
Зилә Рамазан кызы Белорет районының Зөяк авылында туып үскән.
— Безнең авыл таулар арасында урнашкан. Шул сәбәпле авылга юл юк иде. Техника үтә алмый, бердәнбер күз терәп торган нәрсә — ат, аны да арбага җигеп йөреп булмый. Шуңа да безнең якта ат өстендәге кызлар — гадәти күренеш. Электр уты да бары тик сиксәненче елларда гына килде. Аңарчы шәм яктысында укыдык, — дип бала чагын искә ала Зилә ханым.
Аның әти-әнисе искиткеч укымышлы кешеләр була. Әтисе Рамазан Биргәли улы — авыл мәктәбе директоры, башлангыч мәктәпне тәүдә сигезьеллык, аннары уньеллык итүгә ирешә.
— Әтиебезнең елга буйлап сал белән кирәкле китаплар, уку әсбаплары кайтарганы әле дә күз алдында,— ди Зилә Рамазан кызы. — Ул таләпчән һәм искиткеч йомшак күңелле кеше иде. Бар тирә-яктан ятимнәрне җыеп, аларга белем бирергә тырышты, мәктәп каршында интернат ачтырды. Укырга бик ярата, күпләп гәзит-журналлар алдыра иде.
Бервакыт әтиләре .радиокабулиткеч алып кайта. Тау-таш арасында урнашкан авыл халкын ерактагы цивилизация белән тоташтыручы бердәнбер чара булып тора ул радио. Кечкенә Зилә радионың төбеннән дә китми диярлек. Туганнары белән андагы яңалыкларны тыңлап, яшьтәшләренә сөйли. Җырлар өйрәнеп, мәктәптә башкара.
Гаиләдә безгә, балаларга укытучы һөнәре генә тәкъдим ителде. Апам Белорет педагогия училищесына укырга керде, вакыт җиткәч, мин дә шунда юлландым. Төрле спорт һәм ижат түгәрәкләренә йөрү мөмкинлегенә шатлана-шатлана укып ятканда Белоретка урыс театры килеп төште. Минем чын театрны беренче тапкыр күрүем иде. Сәхнәгә гашыйк булдым. Шуннан соң күңелемдә артист булу теләге туды, — ди Зилә Рамазан кызы.
Моңа этәргеч тә була. “Студент язы” конкурсы вакытында училищега башкаладан мәртәбәле жюри килә, аның рәисе — сәнгать институтының театр бүлеге җитәкчесе. Зиләнең уенын шунда шәйләп алалар һәм училищедан соң театр бүлегенә укырга чакыралар. Мондый бәхетне кулдан ычкындыралармы соң? Зилә дә диплом алу белән институтка юллана. Белоретта халык театрына йөргәндә туплаган тәҗрибәсе ярдәм итә, зур конкурсны үтеп, ул режиссерлык бүлегенә укырга керә.
Уку елларында мәңгелек ярын — тормыш иптәше Әсхәт Әхмәт улын очрата ул. Урал политехник институтын тәмамлаганнан соң Әсхәт юллама буенча Карман ГРЭСында эшли башлый. Шуңа да, кулына диплом алу белән, Зилә ханым Нефтекамага килеп төшә. Тәүге елларда зур булмаган шәһәрдә аңа һөнәре буенча эш табылмый, Карман ГРЭСында сәнгать җитәкчесе булып, Краснокама районында режиссер булып эшләргә туры килә аңа. 1984 елда ул шәһәрдә курчак театры ачып җибәрә, балалар бик теләп йөри анда, төрле әкиятләр сәхнәләштерәләр. 1991 елда шәһәрдә яңа Мәдәният сарае ачылгач, Зилә ханымны эшкә чакыралар һәм ул яңа урында бүлек җитәкчесе булып эшли башлый. Шул елларда танылган режиссер Сергей Панков белән берлектә барлык тамашачыны таң калдырып, Чыңгыз Айтматовның “Анам кыры” әсәре буенча моноспектакль сәхнәләштерәләр. Театр сәнгатен аңлаган кешеләр бу тамашаны югары бәяли.
Ә инде шәһәрдә филармония ачылгач, Зилә Рамазан кызын анда режиссер итеп чакыралар. Монда да ул үзен бик күп чараларның режиссеры буларак таныта, Шәҗәрә бәйрәмнәре, “Кама бөркетләре” егетләр конкурсы, Карсылулар бәйгесе — аның иң чагу эшләредер. Шулай ук филармониянең аякка яңа баскан гына елларында бик күп көч салырга туры килә аңа.
Шул ук вакытта Нефтекама телевидениесендә дә, радиода да эшләргә өлгерә, җәмәгать эшләрендә дә башлап йөрүче. Гомумән, аның өлгерлегенә, җитезлегенә, эшсөючәнлегенә сокланырлык. Менә әле дә аңа алтмыш яшь тула, дип кем әйтсен?!
— Монысы әниемнән киләдер. Гади авыл хатыны булса да, әнием Факия Ситдыйк кызы һәрвакыт пөхтә, килешле итеп киенеп йөри иде. Күлмәгенә төймәсе туры килер, төймәсенә — яулыгы, дигәндәй. Ул вакытта без әле “маска” дигән сүзне дә белми идек, ә әниебез йомыркадан, кул астындагы башка әйберләрдән битенә маскалар эшли торган иде. Йорт эчендә дә, ихатада да тәртип булуын яратты, һәрвакыт матурлыкка тартылды. Аннан күрептер инде, мин дә чүп түгәргә дә өс-башымны алыштырмый чыга алмыйм, — дип елмая Зилә ханым.
Озак еллар китапханәдә эшләгән йомшак күңелле, бай рухи дөньялы әниләренең шигырь яратуы да балаларына күчкәндер. Зилә ханым шигырьләренә зур игътибар биреп бетермәсә, бертуган апасы Гүзәл Ситдыйкова исә берничә китабын чыгара, күпләрнең яраткан авторы.
— Кешене кара уйлар, көнчеллек картайта, чирләтә. Дөньяда барыбызга да урын да, яулар уңышлар да җитәрлек. Шуңа күрә башкаларның уңышларына ихлас сөенә белергә, һәр якты көнгә шатланып яшәргә кирәк, — дип үзенең тормыш девизы белән уртаклаша әңгәмәдәшем.
Гөлнара Гыйлемханова.
Нефтекама шәһәре
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”