17.04.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Таныш булыгыз — Рида!

Сәхнәдән тамашачыны көлдерүче дә, елатучы да актриса нинди уйлар белән яши?

Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашачысын бик матур премьера белән сөендерде —Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” музыкаль комедиясе куелды. Спектакльдә берсеннән-берсе чагу образлар гәүдәләндерелде. Әлбәттә, һәр артист турында аерым мәкалә язу да һич артык түгел. Бүген аларның тик берсе — театрда ун ел эшләү дәверендә күпсанлы кабатланмас образлар тудырган Рида Фәхрисламова белән таныштырабыз.

Гөрпинә
Рида “Гөргөри кияүләре”ндә Гөрпинә ролен башкара. Образы буенча усал, уңган, сүзен — сүз, эшен эш итүче авыл хатыны ул. Туры сүзле, йөзгә бәреп әйтергә дә күп сорамый. Кирәк дип таба икән, сугып алырга да тартынмый. Вакыты белән ялагайлана да белә. Тормышчан образ.
— Хатын-кызның да төрле чагы була бит, — ди актриса. — Бер карасаң — ай, бер карасаң – кояш, я болыт кебек ул. Карлы-яңгырлы чаклары да була. Образ бик ошый, табигатемә якын. Мин үзем дә туры сүзлелекне яратам. Алдашуны, икейөзлелекне үз итмим. Гөрпинәне яратып уйныйм. Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»