09.04.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Драматургның нияте изге

Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт  башкорт драма театры Уфада Мостай Кәрим исемендәге  Милли яшьләр театрында ике спектакль күрсәтте. Алар — Рәлиф Кинҗәбаевның “Каравыл! Каенанамны урлаганнар!” комедиясе һәм Наил Гаетбаевның “Эңгер төшкәндә” драмасы буенча куелган спектакльләр.

Наил Гаетбаевны без, нигездә, комедиограф дип беләбез. Чынлап та, аның Башкортстан һәм Татарстан театрларында куелган иллеләп пьесасының утыз бише — комедия. Драматург иҗатының тәүге чорында драма һәм трагедияләрне күбрәк язды. Соңгы елларда тулысынча комедияләр иҗат итүгә күчкән иде.  Драмага тотынуының сәбәбен язучы шулай аңлата:

— 2012 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры   киң билгеле сәнгатькәр һәм эшкуар Хәмзә хәз­рәт­ башлангычы белән “Иман нуры” девизы астында дини темага язылган пьесалар конкурсы игълан итте. Анда миңа да катнашырга туры килде. Жюри драманы иң яхшысы дип бәяләгән.  Сибай театры аны тиз арада сәхнәләштерде.

 Автор әйтүенчә, әсәрнең төп идеясе — халыкны яхшылыкка, яктылыкка, иманга тарту. Сюжет  авылда күңел ачу комплексы төзү файдалымы, әллә мәчет салу мәслихәт булырмы, дигән ике юнәлешнең конфликтына нигезләнә. Язучы бүгенге көндә эшсезлек,  кешенең әхлакый таркалуы, гаиләләр җимерелү кебек проблеманы яктыртуга алынган.  Авылда мәчет төзү эшенә керешкән яшь мулла образы күркәм килеп чыккан.  Ләкин матурлык конкурсында җиңеп, шәһәргә китеп,  әхлакый яктан шактый таушалып,  кешеләргә ышанычы беткән Назгөлне яшь мулла белән янәшә кую, хәтта аның кызга ихластан гашыйк булуы шәхсән минем күңелдә протест уятты. Дөрес, автор бу контрастка новаторларча якын килеп,  кешенең үткәндәге хаталарын гафу итү  позициясен алга ала, һәм аны  кичерү,  ачу сакламау турындагы дини тәгълимат белән бәйләмәкче. Дин юлыннан атлаучы иманлы егет,  зиначы кызның кичәге гөнаһларын кичереп, аны үз йөрәгенә китереп кертә икән — бу аның  өчен фаҗига, минемчә.  Бәхет өчен кешеләр бер әхлакый югарылыкта булырга тиеш.

Әйе, талантлы әсәр тамашачыны битараф калдырырга тиеш түгел.   Яшьләрнең мәхәббәтен күреп, бәлки, кемдер канәгать булып кайтып киткәндер. Ә мин тетрәндем.   Авторның геройлары кебек үк, тамашачылары да ике төрледер, мөгаен.

Тамаша ахырында Хәмзә хәзрәт пьесаның авторы Наил Гаетбаевка ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде, Сибай драма театры артистларының оста уйнавына канәгатьлек белдерде һәм авторга 2012 елда “Иман нуры”  бәйгесендә җиңеп чыкканы өчен 100 мең сум премия тапшырды.

Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, республикабызның М. Акмулла исемендәге премиясе лауреаты, күренекле драматург Наил Гаетбаев, чынлап та, драматургия өлкәсендә эшләүче иң талантлы әдипләрнең берсе. Ул — сәхнә кануннарын тулысынча үзләштергән, артистларны яратып, режиссерга тулысынча ышанып һәм киңәшләшеп эшли белүче, пьесаларны “коеп куючы” зур оста. Нинди генә жанрда язылса да — комедияме ул, драма, трагедия, я булмаса музыкаль новелла, балалар өчен әкиятме — Наил Гаетбаевның әсәрләре сәхнәдән төшми. Башкортстан театрларыннан тыш, аның пьесаларын Татарстан, Русия һәм чит илләрнең дәрәҗәле сәхнәләрендә бик теләп куялар. Бүген драматургның илледән артык сәхнә әсәре язылып, шуның кырык сигезе театрларда куелган. Бик уңышлы барган берничә спектаклен искә алу да драматургның иҗади багажының никадәр саллы икәнлеген күрсәтә.

Әдип республиканың Мәдәният министрлыгында эшләгән дәверендә иҗади эшчәнлеге белән беррәттән акыллы җитәкче булуын да күрсәтте. Шушы киң колачлы эшчәнлеге бүген аны Башкортстан Язучылар берлегенә рәислеккә тәкъдим итәргә җирлек бирә дә инде.

Форсаттан файдаланып, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәислегенә кандидат булып торучы Наил Гаетбаевтан үзенең уй-максатлары хакында да сораштык.

—  Мәдәният министрлыгына эшкә килгәч,  Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамблендә беркеменең дә мактаулы исеме юклыгына игътибар иттем. Башка театр, филармонияләрдә дә шулай ук иде. Бозны урыныннан кузгатуга ирештек. Язучылар берлегендә дә шул ук хәл. “Халык язучысы” исемен өч-дүрт кенә кеше йөртә. Илле-алтмыш яшькә җиткән язучыларның күбесендә “Атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме дә юк. Алай ярамый. Хәлне төзәтергә кирәк. Аеруча яшьләргә игътибарны көчәйтү зарур.  Аларны районнардан, авыллардан эзләргә кирәк.

Әдипләргә, бигрәк тә яшьләргә йорт төзү өчен шәһәрдән ерак булмаган төбәктән җир бирелергә тиеш. Баймак районында, Талкаста язучылар өчен иҗат йорты алу мөмкинлеге бар. Китап чыгару эшен тәртипкә  салу мотлак.  Булачак Язучылар  берлеге җитәкчесе  акча табу юлларын белергә тиеш, — диде Наил Гаетбаев.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»