08.04.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

“Олы Урал ритмнары” дәртләндерми кемнәрне!

Март ахырында Нефтекамада “Олы Урал ритмнары” төбәкара бию фестивале узды. Анда республиканың утыздан артык бию коллективы эстрада һәм бал биюләре буенча көч сынашты. Шәһәр бу көннәрдә алты йөздән артык биючене кабул итте. Конкурсантларның чыгышын  мәртәбәле жюри — Чиләбе педагогия университеты хореография кафедрасының өлкән укытучысы  Земфира Шәрипова, Стәрлетамак шәһәренең “Вдохновение” бию-спорт клубы директоры Анатолий Казаков, Башкортстан Халык иҗаты йортының хореография буенча баш белгече Рәфис Хәйруллин бәяләделәр. Өч көн барган фестивальдә иң көчле һәм оста бию коллективлары чыгыш ясады.

Җиңүче исемен Нефтекаманың “Виктория” үрнәкле спорт-бию төркеме яулады. Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Мухин җитәкләгән бу коллективның кече, уртанчы һәм өлкән төркемнәре бию әзерләгән иде.

— Әлеге ансамбль — һичшиксез, илдә иң көчле ансамбльләрнең берсе. Бу юлы да алар искиткеч оста чыгыш ясады. Безгә “Виктория”не Гран-при белән бүләкләми чара калмады, чөнки алар моңа лаек, – диде Русия Халык иҗаты йортының хореография сәнгате бүлеге җитәкчесе, жюри рәисе Анна Калыгина.

Фестиваль лауреаты исеменә Салават шәһәренең “Улыбка” үрнәкле ансамбле һәм Нефтекама шәһәренең “Миллениум” үрнәкле эстрада-спорт студиясе лаек булды. “Бал биюе” номинациясендә “Арт-данс” бию-спорт клубының кече һәм өлкән төркемнәре — II һәм III дәрәҗә, Уфа шәһәренең “Радость” бал бию ансамбле һәм Стәрлетамак шәһәренең — “Уличная жизнь” хореография халык театры I дәрәҗә Диплом белән, ә Уфа шәһәренең “Восторг” эстрада-бал биюләре студиясе — II дәрәҗә, Кыйгы районының “Триумф” спорт биюләре ансамбле III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

“Эстрада биюе” номинациясендә  кече яшьтәге төркем арасында Борай районының “Эдельвейс” үрнәкле бию ансамбле һәм Мәләвез шәһәренең “МириDance” бию студиясе — I дәрәҗә, Благовещеннан  “Танцевальная мозаика” балалар хореография ансамбле II дәрәҗә, Уфа шәһәренең “Ренессанс” халык биюләре театры һәм Балтач районының “Гөрләвекләр” үрнәкле бию коллективы III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Өлкәнрәк яшьтәге балалар арасында Стәрлетамак шәһәренең “Солнышко” халык хореография театр-студиясе – II дәрәҗә, Благовещен шәһәренең “Vira jump” үрнәкле дэнс-театры һәм Уфа шәһәренең “Радость” бал биюләре халык ансамбле, Агыйдел шәһәренең “Эльдорадо” эстрада һәм бал биюләре үрнәкле ансамбле III дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр. 

— Быелгы конкурс югары дәрәҗәдә үтте. Барлык коллективлар да яхшы әзерләнгән иде. Нефтекама шәһәре хакимияте, һәрвакыттагыча, фестивальне яхшы оештырды, аларга зур рәхмәт, — диде республика Халык иҗаты йорты директоры Байрас Ишбирдин.

Өч көн дәвам иткән бию бәйрәме тәмам. Ул  тамашачыны серле дә, матур да бию дөньясы белән таныштырды, алкышлардан, елмаюлардан, чагу костюмнардан торган бәйрәм бүләк итте.

Гөлнара Гыйлемханова.

Нефтекама шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»