03.04.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

“Хуторок”та ниләр бар?

Благовар районында зур уңыш белән украин мәдәнияте атналыгы үтте. Төп чаралар район Мәдәният сараенда җәелдерелде. Биредә украиннарның тормыш-көнкүрешен чагылдырган махсус почмак җиһазландырылып, гамәли сәнгать әсәрләреннән һәм кул эшләреннән торган бай күргәзмә оештырылды.

— Атналыкның программасы да гаҗәеп бай һәм эчтәлекле булды, — ди район мәдәният бүлеге мөдире Татьяна Едих. — Благовар төбәгендәге украин авылла­рының тарихы үткән гасыр башыннан килә. Днепропетровск губернасыннан эре җир би­ләүче

А. А. Иваненко 1903 елда Крестьян банкы аша җир сатып алып, биредәге тәүге авылга нигез сала. Күченеп килүче украиннар авылны Иваненково дип атый. Беренче, Икенче һәм Өченче Троицкий авыллары рәсми билгеле. Новоконстантиновка авылына Полтавадан күче­нүчеләр нигез сала. Хәзерге вакытта украиннар күмәкләшеп нәкъ шушы төбәкләрдә яши. 2010 елгы халык исәбен алу мәгъ­лүмат­ларыннан күренүенчә, районда 730 украин тер­кәлгән. Бу халык бай мәдә­ни мираска ия, телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калган. Троицкий мәктәбен­дә хәзерге вакытта да украин теле укытыла. Атналык барышында менә шушы милли казанышлар киң һәм нәтиҗәле файдаланылды.

Чаралар райондагы украин диаспорасының күренекле һәм абруйлы вәкиле Борис Лынник белән очрашу кичәсеннән башланды. Белеме буенча укытучы Борис Михайлович озак еллар Первомайский мәктә­бенә җитәкчелек итә, партиянең район комитетында һәм район хаки­миятендә җаваплы вазыйфалар биләде. Милләттәш­ләренең Башкортстан җирен сайлавына үкенми ул. Украиннар бүген дә район­дагы башка милләт вәкилләре белән бер гаиләдәй яши.

Зоя Акимованы райондашлары украин авыз иҗаты үрнәкләрен кадерләп саклаучы буларак белә. Кичәдә ул “Хуторок” фольклор ансамблендә шөгыль­ләнә башлау хатирә­ләре белән уртаклашты, шигырь­ләрен укып ишеттерде.

“Башкортстан—Украина: вакыт бәйләнеше” дип исем­ләнгән чара украин­нарның мәдәни мирасына багышланды. Аны район үзәк китап­ханәсе коллективы оештырды.

Тамашачыларга тәкъ­дим ителгән “Федот-Ветронос” уены украин халык йолалары белән таныштырды. Театрлаштырылган тамашада гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләр матур бизәкләр белән балкыды. Мәктәп укучылары әзерләгән бу чара милли бәйрәмнәрнең тарихына алып кайтты. Әйткәндәй, районда украин йолалары даими рәвештә үткәрелә, алар халык рухын саклауга, яшьләрдә милли үзаң тәрбияләүгә булышлык итә.

Украин мәдәни атналы­гының бизәге булып район Мәдәният сараенда эшләп килүче “Хуторок” фольклор ансамбле торды, дип һич икеләнми әйтергә мөмкин. Бу иҗади коллектив 1987 елда оештырылган “Ветеран” җыр түгәрәгеннән башлана.

— Ул елларда ан­самбль­гә халык күп йөри иде, — дип искә ала коллективны оештыручылар­ның берсе Нина Ващенко. — Актив катна­шучыларның үтенечен исәпкә алып, 1989 елда без аны “Хуторок” дип атап йөртә башладык, чөнки бу исем аның рухына туры килә. Шөгыль­ләнүчеләрнең күпче­леге украин милләтен­нән. Ул вакытта билге­ләнгән юнәлештән читләш­мәдек, репер­туары­бызның нигезен украин халык җырлары тәшкил итә.

 Нина Николаевнаның хезмәт эшчәнлеге тулысынча дип әйтерлек  район мәгариф бүлеге белән бәйле, хаклы ялга район хакимиятеннән чыга. “Хуторок”ның данлы үткәне нәкъ менә аның тырышлыгы белән бәйле. 2007 елда иҗади коллектив “Халык ансамбле” мактаулы исемен ала. Ансамбльнең төр­ле еллардагы уңышлы чыгышларында ветераннар Галина Гришина, Екатерина Яловега, Анна Зайцева, Людмила Киселева, Валентина Зеленцова, Зоя Төхвә­туллина, Нина Тупицо, Антонина Милушкина кебек үзешчән сәнгать осталары­ның өлеше зур. Роберт Ситдыйков исә бүген дә сафта кала.

“Хуторок” ансамбленең 25 еллыгына багышланган кичәдә халык талантларына олы кадер-хөрмәт күрсәтел­де. Әйт­кән­дәй, коллектив бәрәкәтле иҗади эшчән­леген хәзер дә дәвам итә. Яшь җитәкче Светлана Тупицо эшен оста оештыра. Мәдәният сараенда үткәре­лүче чараларның һәр­кайсын ансамбль чыгышлары бизи.

Иҗатташ дусларын котлап, тантаналы кичәдә районның башка үзешчән коллективлары да чыгыш ясады. “Кудерушки” вокал, “Сударушка” урыс җыры халык ансамбльләре  юбиляр коллективка күңел моңна­рын бүләк итте. Уфаның “Кобзарь” ансамбле украин атналыгын чагу чыгышы белән баетты.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Благовар районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»