03.04.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Ике сәгать көлдек

Сәвия Сираева, Альберт Шәрәфетдинов.Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Гөргөри кияүләре” спектакленең премьерасы узды. “Гөргөри кияүләре”н сәхнәгә театрның баш режиссеры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Абылхәер Сафиуллин куйды. Күп театрлар репертуарында чыныгу үткән музыкаль комедияне тамашачы яңа куелышта ничек кабул итте? Сүз шул хакта.

Спектакль башланганчы ук сәхнә читенә музыкантлар чыгуы көтел-мәгән яңалык булды. Инде киң танылу яулап өлгергән игезәк баянчылар — Алмаз белән Айдар Юнысовлар чыгышына флейта, скрипка моңы кушылды. Гөлнара Нәҗиуллина җитәкчелегендәге музыкаль ансамбль спектакльне бизәде дә, җанлылык та кертте, иң мөһиме, артистлар уенына комачауламады, игътибарны читкә юнәлтмәде.

Пьесаны “Нур”лылар яратып уйный. Мәңге искермәс драматургия материалы күңелгә май булып ята. Әсәрнең “җылылыгы” тамашачының хисләрен “иреккә чыгара”. Залда ике сәгатьтән артык көлү тынмавын әйтеп торасы да юк. Өченче рәттә утырган 5-6 яшьлек кызның шул-кадәр дә ихлас кычкырып көлүе бигрәк тә кызык тоелды.

Аннары тамашачы һич тартынмыйча спектакльгә кагылышлы тәэссоратлары белән уртаклашты. Шуңа әле монда, әле тегендә: “Кара син аны!”, “Менә сиңа мә!”, “Өч кияү дә качты бит әле, күрер микән?”, “Уринә тәрәзәдән чыгып килә бит!” дигәнрәк комментарийлар яңгырап торды.

30 мартта узган тамашада Гөр-гөрине — Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский, аның хатыны Кәтернәне Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Резида Фәхруллина зур осталык белән гәүдәләндерде. Без, тамашачылар, кызлары өчен хафаланучы ата сагышын да, иренең сынауларына сәерсенеп караса да, аны бик хөрмәт итүче һәм яратучы Кәтернәне дә аңлап, кабул итеп карадык.

Резида Фәхруллина, Символ Гайнетдин-Агыйделский.Өч егетне гашыйк иткән Уринә ролен Гөлназ Биктимерова башкарды. Аның сәхнәдә үзен җиңел, табигый тотуын, “тере” тавыш белән җырлавын, бигрәк тә үзенә килешкән кызыл күлмәген яраттылар. Кияүләр — Җаграп ролендәге Альберт Шәрәфетдинов, Бәчке булып уйнаучы Айнур Баянов һәм Микуш — Риф Гобәйдуллин өчесе өч төрле характерны ачып бирә алды. Алар да залда спектакль дәвамында тамашачы теленнән төшмәде: “Җаграпның иреннәре калтырап китте бит!”, “Бәчке велосипедта килгән!”, “Микушы һаман да гөлләмәне кулыннан ычкындырмаган...” дип һәр хәрәкәтне күзәтеп утырды халык.

Яучы рольләрендә Палый — Башкортстанның халык артисткасы Рәсимә Гайфуллина, Әүдәки — Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Сәвия Сираева, Гөрпинә булып Рида Фәхрисламова чыгыш ясап, шулай ук уңыш казанды. Тамашачы колакка катырак Палыйга, утырган килеш биюче Әүдәкигә,  улы өчен дөньяның астын-өскә китерергә әзер Гөрпинәгә алкышларын кызганмады.

Анук булып Лияна Хәертдинова уйнады. Кияүләрнең берсен үзенә каратырга тырышып, спектакльнең киеренкелеген арттырды ул.

Спектакльне әзерләүгә зур көч салынган. Сәхнә рәссамы — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Азамат Гыйләҗев, костюмнар буенча рәссам, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре — Наталья Степанова, музыкаль бизәлеш өчен җавап бирүче Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хореограф Рәмизә Мөхәммәтшина, режиссер һәм актерлар бер команда булып, тамашачыга шундый күркәм бүләк әзерләгән. Спектакльгә озын гомер телик!

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»