03.04.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Моң солтаны – Салават!

Күп еллар элек күренекле биюче Мәхмүт Эсамбаев белән сөйләшергә барганда ул болай дигән иде: “Журналистлар килә дә, нәрсә сөйләгәнемне язып ала да, гәзиткә бастырып чыгара. Андый мәкаләне укуның һич кызыгы юк. Шуңа бер журналист кызга: “Сиңа бер нәрсә дә сөйләмим. Кич концертка кил дә, биюләремне кара. Бөтен әйтер сүзләрем — шул биюләрдә. Соңыннан фикерләреңне язып чыгарырсың. Минем өчен дә бик кызыклы булыр ул”, — дидем. Килде бу концертка. Карады. Язып чыкты. Мәкаләсе ошады. Журналист кыз биюләрне, аларның тарихын, хәрәкәтләр аша нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлаган һәм шуларны башкаларга да җиткерергә тырышкан”.

Бу вакыйганы искә төшерүем юкка түгел. Сүзем — Салават Фәтхетдинов турында. Аның хакында мин әллә ни артык мәгълүматлы түгелмен. Үзе белән утырып сөйләшмәдем. Башкортстаннан булуын, Тәтешле районының Аксәет авылында туганын, мөгаен, һәркем беләдер. Ел да диярлек кайтып, матур тамашалар уздырып китә. Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты, үзенең “Салават” җыр театр-студиясе булуы, спорт яратуы, күпләргә мәрхәмәтлелек күрсәтүе белән дә билгеле ул.

Салават Фәтхетдинов турында бар белгәнем шул, ахры. Әле үзенең 25нче сезон концерты белән республикабызда гастрольләрдә йөри.

Бу гаҗәеп кеше, күпьяклы талант иясе белән читтән торып танышуыбыз да бик кызык килеп чыкты. Элек үзәк базарда яңа аудиокассеталар сатылган киосклар була иде. Анда халык арасында киң танылу яулаган җырларны берөзлексез яңгыраталар.

Төш вакытында без, Матбугат йортында эшләүче журналистлар, базарга барып әйләнәбез. Берзаман таныш көй ишетелә:

Санама, кәккүк, санама

Гомерем сәгатьләрен.

Болай да йөрәгем яна

Белмимен сәбәпләрен.

Һәвәскәр композитор Роберт Тимербаевның минем шигырьгә язган җыры ул чакта бик популяр иде. Кушымтасы таныш, ягъни минем сүзләр, тик куплетлары бер дә минекенә охшамаган, әллә нинди халык такмаклары кушып башкарыла иде.

Җыр яңгыраган киоск янына бардым.

— Кем башкара ул шушы җырны? — дип сорыйм.

— Салават Фәтхетдинов, — диләр.

Салаватның да бик популяр чагы, концертлары шаулап-гөрләп, тулы залларда үтә. Халык исе китеп йөри. Тик минем генә аның чыгышларын караганым юк. Әле инде шигырьне бозып җырлаганын ишеткәч, мотлак концертына барырга уйладым.

Иптәшем белән Матбугат йортына якын гына “Юбилейный” мәдәният сараена бардым. Суык көн иде, хәтта пальтоны аркага салып утырдык. Роза чәчкәләре алдык. Үземнең шигырь китабым белән аудиокассетамны тотып сәхнәгә мендем дә: “Сез “Санама, кәккүк...” дигән җырны бозып җырлыйсыз, менә шушы кассетада дөрес сүзләре белән язылганын тыңлагыз. Китабымны да бүләк итәм”, — дигәнрәк сүзләр әйттем.

Салават, югалып калмады, үзенә генә әйткән сүзне микрофон аша залга да җиткерде. Җитмәсә: “Без шулай урлашырга яратабыз инде ул”, — дип шаяртып та куйды.

“Соңыннан минем янга сәхнә артына кереп чыгарсыз әле”, — дисә дә, йомышымны йомышлагач, кереп тормадым. Андый чакта артистлар янында болай да кеше күп була, дип уйладым.

Тәүге танышуыбыз шулай булды. Ә тамашасы ошады. Бернинди һава-лану дигән нәрсә юк. Үзен сәхнәдә бик гади һәм иркен тота. Халыкны көлдереп тә ала. Экранда гаиләсе, тормышы, балалары турында видео күрсәтелә. Алып баручы да бик мәзәк. Тамаша бер сюжетка корылып, бер тында диярлек карала.

Тагын берничә ел үтте. Салават Фәтхетдинов Уфага ел да килә. “Мин аны карадым инде, шул бер концерттыр инде”, — дип уйладым. Баксаң, ул килгән саен яңа программа әзерли икән, моны мин соңрак белдем, концертларына халыкның агылып килүенең сәбәбе дә шул булгандыр.

Бервакыт кич телефоным шалтырады. “Алло?” — димен. Җавап бирүче юк. Аның урынына ниндидер музыка һәм җыр ишетәм. Тыңласам, ерактан яңгыраган сыман “Күзләремә кара” дигән җырым ишетелә. Беркем бер сүз эндәшми, нәрсә булганын да аңламыйча, телефонны салдым. Икенче көнне танышым шалтырата: “Ишеттеңме, кичә сиңа Салават Фәтхетдиновның концертыннан шалтыраттым. Тамаша вакытында сөйләшеп булмый бит инде, синең җы-рыңны башкарды. Үзеңә дә ишеттерергә теләдем”, — ди.

Бу хәл тагын бер концертта кабатланды. “Бер куплетын башкортча җырлый”, — дип әйтүчеләр дә булды.

Үземә дә кызык тоелды. Зур чәчәк гөлләмәсе тотып, киттем әлеге дә баягы “Юбилейный” мәдәният сараена. Барсам, беркем дә юк. Кассадан сорасам: “Кичә булды бит, көнен бутагансыз”, — дип, кәефемне төшерделәр. Шулай итеп, ул елны җырны үз колакларым белән ише-тергә язмады.

Бервакыт Салават Низаметдинов шалтырата. “Салават Фәтхетдинов синең җырыңны башкара. Киләсеңме концертына?” — ди. Бу юлы якташыбызның чыгышы “Нефтьче” мәдәният сараеның зур залында ике көн рәттән барды.

Бик матур тамаша әзерләгәннәр. Янә аерым сюжетка корылып алып барылуы белән залдагыларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тоттылар.

Салават Фәтхетдиновның бик әйбәт сыйфатларын әйтеп китәр идем. Ул да булса — якташлык тойгысының көчле булуы. Үзенең коллективында Башкортстаннан чыккан сәнгать кешеләрен туплаган. Бигрәк тә яшь иҗатчыларга үсәргә юл ачуы мактауга лаек. Аның концертларында мотлак 3-4 яшь җырчы катнашса, шуның икесе — Башкортстаннан була.

Яшьләр белән бергә өлкәннәрне дә сәхнәгә чыгара ул. Уфадагы концертларында Рамазан Янбәков, Зәки Мәхмүтов кебек данлыклы җырчы-ларны халык белән очраштырды. Инде күптән сәхнәдән киткән хаклы ялдагы, тамашачылар яраткан җырчыларны яңадан күрү, әлбәттә, Уфа сәнгать сөючеләре өчен дә зур бүләк булды. Артистларның үзләре өчен дә истә калырлык вакыйгага әйләнгәндер ул көн.

Салават Фәтхетдиновның мәрхәмәтлелеге турында күпләр белә. Әлеге концертларның берсендә Салават Низаметдиновның минем сүзләргә язган “Бер гомер аз” дигән җырын күренекле якташы, данлыклы җырчы Әлфия Авзаловага багышлап башкаруы аның рәхмәтле кеше булуы турында сөйли. Ә бит бу шигырь мәхәббәт хакында иде. Аны укытучысына, остазына мәхәббәт югарылыгына күтәреп, бөтен халык алдында рәхмәт сүзләрен җиткерүе тамашачыларны бик дулкынландырды.

Янә бер вакыйга тетрәндерде. Салаватның чыгышыннан соң бер картәни белән оныгы аңа чәчәк бүләк итте. Шуннан: “Оныгым сезнең җырларны бик ярата, Казанны барып күрәсе килә”, — дигән иде. Салават: “Кайчан киләсез, әйтегез, каршы алам, үземдә яшәрсез, Казанны күрсәтермен”, — дип, бар халыкны аптыратты. Мондый юмартлык, киң күңеллелек һәркемгә дә хас түгел.

Салават Фәтхетдиновның Уфадагы берничә концертында композитор Салават Низаметдинов та катнашты. Берсендә җырчы “Башкортстанда өч шәп Салават бар: берсе тимер атта Агыйдел яры буендагы һәйкәл — Салават Юлаев, икенчесе — Салават Низаметдинов, өченчесе — мин”, — дип шаяртып та алды. Салават Низаметдинов турында сәхнәдән бик матур сүзләр әйтте: “Мондый талантны Башкортстанда гына яшереп тоту гөнаһ, аны бөтен Русия белергә тиеш, мин аны үзем белән Русия шәһәрләре буйлап гастрольгә алып чыгып китәм”, — диде.

“Күзләремә кара” җырын башкарыр алдыннан да шаяртып алырга онытмады: “Салаватның җырлары бик катлаулы, башкару җиңел түгел. Шулай да мин аларны кыскартылган вариантта булса да җырлап карыйм”, — дип халыкны көлдереп алды. Әмма моңлы тавышы белән башкарылган бу җырны Башкортстан бик яратып кабул итте.

Салават Фәтхетдиновның концертларында Салават Низаметдинов катнашты, күпмедер вакыттан соң композитор үзе “Маэстро дусларын җыя” тамашасына Салават Фәтхетдиновны чакырды. Кызганычка каршы, бу аларның бергә чыгыш ясаган соңгы концерты булды...

Салават Фәтхетдинов Салават Низаметдинов белән хушлашырга килде. Мин иҗатташ дустымның вафаты хакында ишеткәч, тетрәнеп, шигырь язган идем, шуны укыдым. Салават Фәтхетдиновка сүз биргәч, ул чыкмады. Мин аны аңладым. Шундый нечкә күңелле, хисле кеше якын дустын югалткан мәлдә аны соңгы юлга озатканда әйтерлек сүзләрен халык алдында җиткерә алмагандыр. Шундый талант иясенең көтмәгәндә арабыздан китүенә ышанып та җитмәгәндер...

...Менә тагын язлар килде. Салават Фәтхетдиновны Башкортстан янә кочак җәеп каршы ала. Тагын нинди могҗизалар белән таң калдырыр икән якташыбыз? Ни дисәң дә, чирек гасыр сәхнәдә җырлап йөрү, алай гына да түгел, тамашачыларның иң яраткан җырчыларының берсе булып калу, тулы заллар җыю — сирәкләр өлешенә төшкән бәхет. Аның иҗатына сокланып, Салават Фәтхетдиновка багышлап язылган шигырь юллары белән сүземне тәмамлыйсым килә.

Чирек гасыр син сәхнәдә,

Моң солтаны — Салават.

Халкыбызның җыр-көйләреннән

Калдырасың әманәт.

Чирек гасыр сәхнәләрдә

Йөрисең илләр урап.

Син үзең дә, исемең дә,

Йөрәгең тора җырлап.

Еллар безне ташласа да,

Еллардан соң моң кала.

Син җырлардан күңелләрдә

Һәйкәл койдың дөньяда.

...Мәхмүт Эсамбаевның биюләрен карап кына аның хакында язган журналист шикелле, мин дә Салават Фәтхетдинов белән беркайчан да утырып сөйләшмәсәм дә, аның турында үземнең уй-фикерләрем белән уртаклашасым килде.

Чирек гасырлык иҗади юбилеең белән, талантлы якташыбыз! Сәхнәләрне балкытып яшә дә яшә! Халкыбызның символына әйләнгән батыр Салават исеме дә юкка бирелмәгәндер сиңа.

Зөһрә Котлыгилдина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»