26.03.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

“Тәүге карлыгач”

Күптән түгел Туймазы татар дәүләт драма театрында Башкортстанның атказанган артисткасы Рима Ключареваның юбилей кичәсе узды.

Рима Ключарева — театрның талантлы актрисасы. Аны котларга зал тулы тамашачы, дәрәҗәле кунаклар, үзе укыткан студентлар җыелган иде. Тәбрикләү сүзләре белән Уфа “Нур” татар дәүләт театры вәкилләре, Туймазы районы хакимияте башлыгының социаль мәсәләләр буенча урынбасары  Сергей Подоприхин, мәдәният бүлеге мөдире Илдар Салихов, театр директоры Фирзәт Габидуллин, якташлары һәм иҗатташ дуслары чыгыш ясады.

Алып баручылар актрисаның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды.

Рима Шаһит кызы Ключарева 1954 елның 16 февралендә талантларга бай Туймазы шәһәрендә туа. 3 яше тулганда  аның гаиләсе Бәйрәкә-Түбә авылына күченә. 40 кына йорттан  торган бу авыл Ык буена урнашкан. Гаҗәеп гүзәл табигатьле әкияти авылда кечкенә Рима дуслары белән чыр-чу килеп җәйләрен елгада су коена, балык сөзә, кышларын ярыша-ярыша чаңгыда, тимераякта шуа, хоккей уйный. Укуда да сынатмый. Рима тарихны яратып үзләштерә, физика, математика фәннәре буенча олимпиадаларда җиңүләр яулый.  Математика белән ныклап мавыгуына карамастан, иҗат юлын сайлый — Казан шәһәрендә югары режиссура серләренә өйрәнә.

Институтта остазлар студентларын бер минут вакытны да әрәмгә уздырмаска, алга зур максат куеп, шуны чынга ашырыр өчен дөрес адымнар ясарга, киләчәкне алдан күзалларга өйрәтә. Аларның теләкләре кабул була. Риманың курсташлары тормышта адашып калмый, сәнгать, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, көчле театр тәнкыйтьчеләре булып китә. Аерым алганда, Әлфия Рәмиева-Кәримова — бүгенге көндә күренекле театр тәнкыйтьчесе, ә Камил Кәримов — үткен телле сатирик, драматург. Рима Шаһит кызын институтны тәмамлау белән Алабуга мәдәният техникумына режиссура фәнен укытырга җибәрәләр. Тәвәккәл кыз канатланып эшкә керешә.

Алабугада укытып йөргәндә Рима Ключарева Татарстан үзәк телевидениесе һәм радиосының дикторлыкка конкурс игълан итүен ишетә һәм анда катнашырга була. Йөз сүз остасы арасыннан сайлап алынып, эшкә чакырыла. Рима ханым икеләнеп кала. Телевидениедә дә эшлисе килә, укыту да күңеленә якын. Күпмедер вакыт үткәч кенә ул Казанга күчеп килә. Анда иҗат кешеләре белән аралашып, күңел ихтыяҗын канәгатьләндереп яши. Һәр җомгада Тукай клубында зур-зур әдипләр белән очрашуларда катнаша.

Көннәрдән бер көнне Рима Ключареваның язмышында янә бер борылыш ясаучы вакыйга була. Аңа: “Башкортстанның Туймазы шәһәрендә татар театры ачабыз, артист булып эшкә килсәгез иде”, — дип, театрның баш режиссеры шалтырата. Рима, Туймазы театрының яшәп, эшләп китүе өчен үзенең дә ярдәме кирәклеген тоеп, тәкъдимне кабул итә.

Рима Шаһит кызы Туймазы театрын үстерүгә зур өлеш кертә. Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” спектаклендә төп роль — Хәмдияне уйнап, тамашачыларның кайнар мәхәббәтен яулый. Артистларны алга әйдәп, иң беренче булып “Башкортстанның атказанган артисты” исемен ала. Театр тарихында беренче тапкыр моноспектакль уйнаучы да ул.

Туган ягы Туймазыга кайткач, Риманың иҗаты тагын да киңрәк колач җәя. Театрда югары осталыкта образлар тудыра, урындагы телевидениегә журналист булып урнашып, татар телендәге тапшыруларны тергезеп җибәрә, мәктәптә тел һәм әдәбият дәресләре укыта, театр түгәрәкләре оештыра, укучылар белән спектакльләр куя, юридик техникум студентларын сәнгатьле уку осталыгына өйрәтә, “Родина” Мәдәният сараенда бию түгәрәге алып бара.

Рима Ключареваның иҗаты, төрле борылышлар ясап, актрисаны  Уфа шәһәренә алып килә. “Нур” татар дәүләт театрында эшләгән елларда ул сәхнәдәге ихласлыгы, тормышчанлыгы, кичерешләргә бай образлары белән тамашачыларны әсир итә. Тынгысыз шәхес моның белән генә чикләнми, мәдәни чараларда катнаша, төрле иҗатчылар белән якыннан таныша. Бүген исә янә — Туймазыда.

Рима Ключареваның кайнар хисләре, кешеләргә әйтер сүзе җаныннан ургылып, шигырь  юллары булып тезелә. Наил Шәймәрданов, Сабира Идиятуллина-Чурагулова, Ризван Хәкимов, Гөлфия Салихова аның шигырьләренә җырлар иҗат итте.          

Иксез-чиксез сәнгать киңлегендә ул, чагу йолдыздай, кешеләргә  яктылык өләшеп, нур бөркеп, рух ныклыгы биреп  иҗат итә.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»