25.03.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Гүзәлләрдән гүзәл Гүзәлия

Нуриман районы  Мәдәният сараеның  сәнгать җитәкчесе Гүзәлия Заһертдинованың  тумыштан сәхнә кешесе булуын, бәлки, күпләр белмидер дә. Үзе җырчы, биюче, сәхнәдә төп  рольләрне башкаручы, юмор хисле асыл хатын-кыз да  ул.

 Күптән түгел Красная Горка мәктәбе сәхнәсендә укучы кызлар башкаруында берничә биюне сокланып карагач, аның җитәкчесе турында сораштым. “Безнең мәктәп укучылары Мәдәният сараенда Гүзәлия Сафиулла кызы  оештырган бию түгәрәкләренә йөри”, диделәр. Гүзәлия оештырган  бию түгәрәкләре, “Хәзинә” татар фольклор ансамбле аның төп вазыйфасыннан тыш башкарылган эшләр икәнен дә үзе белән очрашкач кына аң­ладым.

— Районның Иске Күл авылында туып-үстем. Бәләкәйдән орчык кебек бик тә актив кызыкай булганмын. Биш яшемдә Яңа ел кичәсендә биегән өчен бүләккә бант биргәннәр. Һәрберебезнең һөнәргә юл күрсәтүче беренче укытучысы була. Мәктәптә Хөснә исемле укытучы апа укытты. Ул апаның оста итеп биюе, безгә биюләр өйрәтүе истә калган. Минем сәнгать юлын сайлавымда Хөснә апаның  өлеше бик зур, аңа бик рәхмәтлемен. Мәктәп сәхнәсендә бии-бии шомардым, дисәм дә була. Бүген тормышымны биюсез күз алдыма китерә алмыйм, — ди Гүзәлия Сафиулла кызы.

Мәктәпне тәмамлау белән ул Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәт училищесының хореография бүлегенә укырга керә. 1992 елда  уңышлы тәмамлап, район Мәдәният сараена сәнгать җитәкчесе булып эшкә кайта. Төп эшеннән тыш, бүген Гүзәлия Заһертдинова — “Җәйгор” бию төркеме һәм “Хәзинә” татар фольклор ансамбле җитәк­чесе. Былтыр башкалада “Дуслык” биюе белән чыгыш ясап, дипломант исеменә һәм Рәхмәт хатына лаек булганнар. Район хакимияте җитәк­челеге коллективка яңа костюмнар тектереп бүләк иткән, шуңа бүген аларның репертуары бай: татар, башкорт, мари, урыс, ирланд, көн­чыгышның лезгинкасы һәм башка биюләре бүген район сәхнәсеннән төшми.

Салават җыенында, “Красногорские зори”, “Звезды Белоречья” конкурсларында район Мәдәният сарае коллективы призлы урыннар алып кайткан.

Әлбәттә, Гүзәлия Сафиулла кызы үзен җырчы буларак та ачкан. Бүген аларның гаилә ансамбльләре бар. 20 яшьлек улы Вадим да әти-әнисе белән сәхнәгә бик теләп чыга. Ире Илфат белән Гүзәлия эчке эшләр органнары хезмәт­кәрләренең  ел саен  үткә­релүче үзешчән сәнгать фес­тивалендә диплом белән бүләкләнгәннәр һәм  лауреат исеменә лаек  булганнар. Кечкенә кызы Элиза да өйдә җыр сузарга ярата.

Гүзәлләрдән-гүзәл Гүзәлия Заһертдинова район сәх­нәсендә спектакль­ләрдә   катнашырга да вакыт таба. Күбрәк төп рольләрне  бик теләп башкара ул.

Менә шундый оста, сә­ләтле сәхнә кешесе, эшеннән ямь табып, район мәдәният тормышын яктыртучы, оеш­тыручыларның берсе ул Гүзәлия Сафиулла кызы.

Людмила Хәнәфина.

Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»