22.03.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

“Җиребез - мәхәббәт ватаны”

Яңавыл районы Русиядә, якын һәм ерак чит илләрдә танылган опера җырчыларының берсе — Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты Радик Гәрәевны биргән төбәк. Аның моңлы һәм бер үк вакытта көчле тавышы күпләрне әсир итте.

Радик Гәрәев 1956 елның 23 мартында хәзерге Яңавыл шәһәрендә туган. Җырчы булу теләге аны Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә алып килә. Беренче зур уңышка да ул шунда укыган елларда ирешә — Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге конкурста җиңүче була. Уфа дәүләт сәнгать институтында укыганда Радик Днепропетровск, Сочи шәһәр­ләрендә үткән Бөтенсоюз һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты була. “Кызыл канәфер” халыкара җыр конкурсында Гран-при яулау аны Советлар Союзы киңлек­ләрендә таныта. Билгеле композиторлар Александра Пахмутова, Ян Френкель, шулай ук Рим Хәсәнов һәм башкалар үзләренең яңа җырларын яшь җырчыга ышанып тапшыра башлый.

Яңавыллылар данлы якташларын онытмый. Район үзәгендәге кайчандыр Радик Арслан улы укыган мәктәпкә аның исеме бирелгән. Яңавыл шәһәрендәге туган якны өйрәнү һәм тарих музеенда кыска гына гомерендә бөтен дөньяга танылып өлгергән җырчы турында бай экспозиция тупланган, шулай ук яңа микрорайонда бер урам аның исемен йөртә.

Радик Арслан улының вокал мирасын саклап калу һәм популярлаштыру максатында Яңавыл районы хакимияте 2011 елда җырчыларның Радик Гәрәев исемендәге ачык конкурсын үткәрде һәм ул матур традициягә әверелде. Быел “Башкортстанның мәдәни башкаласы” марафоны кысала­рында ул дүртенче тапкыр үтте.

Республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 14-62 яшьтәге 30 башкаручы шушы бәйгедә катнашу теләген белдерде. Конкурс программасы буенча халык җырлары һәм эстрада жанрында ике җыр (берсе Радик Гәрәев репертуарыннан) башкарылырга тиеш иде. Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисты, профессор, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының баш хормейстры Эльвира Гайфуллина җитәкчелек иткән һәм танылган сәхнә осталары Фәнәви Сали­хов, Җәмил Әбделманов, Радик Арслан улының тормыш иптәше Наҗия Гәрәева катнашлыгындагы жюрига җиңүче­ләрне сайлап алу җиңелдән булмады.

Конкурстан соң анда катнашучылар данлыклы җырчы укыган мәктәптә булды, музейда аңа багышланган экспонатлар белән танышты.

Кичен район Мәдәният сараенда үткән Гала-концертта бәйгегә йомгак ясалды. Быел Гран-при Яңавыл районыннан Лилия Гаязовага тапшырылды.

Агыйделдән Эльмира Шәри­пова, Уфадан Назгөл Ибра­һимова, Тәтешле районыннан Рамил Хәсәнов беренче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Нефтекамадан Тамерлан Халитов, Уфадан Илнур Ишембаев, Яңавыл районыннан Айдар Әхияров, Халисә Насыйбуллина икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Уфадан һәм Краснокама районыннан Алмас Сирусин, Динара Хафи­зова, Гөлчәчәк Йосыпова, Данил Хуҗинга өченче дәрәҗә диплом тапшырылды. Тагын җиде башка­ручы һәм дүрт концертмейстр сигез номинациядә җиңүче дип танылды.

Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов конкурста катнашучыларны, тамашачыларны җыр бәйрәме белән ихлас котлады, инде традициягә әверелгән конкурс­ның географиясе тагын да киңәячәгенә ышаныч белдерде, бәйгенең яшь башкаручылар өчен зур сәнгать дөньясына юл ачуын теләде.

Гала-концертта Яңавыл Балтач районыннан “Баш­кортстанның мәдәни башкаласы” марафоны билгесен кабул итеп алды. Тамашачылар ут күршеләре чыгышларын көчле алкышларга күмде.

Марат Зыятдинов,

 “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Яңавыл районы.

Фото: Гран-при иясе Лилия Гаязовага җиңүче дипломы белән бергә сертификат та тапшырылды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»