06.03.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Туган көнең белән, “Хәзинә”!

Нуриман районының Красная Горка Мәдәният йорты каршында эшләүче “Хәзинә” татар фольклор ансамбле оештырылуга  бер генә ел.

Узган ел район  Мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган “Мин яратам сине, тормыш!” дип аталган конкурс үт­кәрелгән иде. Нәкъ шушы чарадан соң мәдәният йор­тының сәнгать җитәкчесе Гүзәлия Заһертдиновада олы яшьтә­геләрдән  аерым ансамбль оештыру теләге туа. Ул киңәш-табыш итә. Тиз арада җыр-моң яратучылар Гү­зәлия янына агыла.

Бүген “Хәзинә” татар фоль­клор ансамблендә 55-75 яшьлек 14 кеше шөгыльләнә. Заманында төрле һөнәр ияләре булган, бүген хаклы ялдагы апа-абыйлар татар җанлы, моң яратучы, көр күңелле булып чыкты. Алар үзләренең бирегә чын-чынлап хәзинә эзләп килүләрен  яшермәде. “Хәзинә”гә йөрүче­ләр хаклы ялдамын дип, кул кушырып утыручылардан түгел, киресенчә, тормышны башкача кабул итеп яшәүчеләр икән.  

Үткән ел “Мин яратам сине, тормыш!” дип аталган Өлкән буын кешеләре иҗатының  республика фестивалендә “Хәзинә”  беренче урын яулаган һәм дипломга лаек булган. Бу сөенечтән район хакимияте җитәкчелеге ансамбльгә яңа сәхнә костюмнары тектерүгә булышлык  иткән. 

Бик яшь булса да, “Хәзи­нә”нең репертуары бай. Районда үткәрелүче барлык бәйрәмнәрдә дә ансамбль актив катнаша.

— Хаклы ялга чыккач кү­ңелдә ниндидер бушлык хасыйл булды. Бүген нәкъ менә “Хәзинә” җитмәгәнлеген аңла­дык.  Атнасына ике тапкыр очрашабыз, җырлар өйрәнә­без. Биредә күңел юанычы таптык, Гүзәлиягә рәхмәт, — дип шатлыклары белән уртаклашты апа-абыйлар.

Ветераннар белән якыннан танышабыз. Рәйсә Сәгадәтова 27 ел  район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эш­ләгән, халыкны социаль яклау үзәгендә хезмәт салган. Гөл­сем Рәхмәтуллина — кичәге укытучы, бүген С. Мифтахов исемендәге район халык театрын җитәкли. Зөлфирә Шәрәфетдинова, хаклы ялга чыккач, туган ягына Агыйдел шәһәреннән күченеп кайткан. Рәсимә Закирова халык мәгарифе өлкәсендә эшләгән, бүген “Мозаика” балалар театрын җитәкли. Радик Хәй­руллин Раевкада инженер-технолог булып эшләгән, бүген туган төбәгендә яши. Маркиза Уразбахтина — кичәге икътисадчы, Казахстаннан күченеп кайткан. Ике аерылмас ахирәт, сыйныфташлар Мәүлидә Миң­немөхәммәтова белән Луиза Шәмсетдинованың китапха­нәче стажы — 40 һәм 35 ел. Фәнил Кәлимуллин, 38 ел Себер тарафларында эшләп, хаклы ялга чыккач, туган ягына күченеп кайткан. Земфира Хәсәнова 48 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Рәйфә Санникованы район халкы гармунчы, җырчы буларак та белә. Ансамбльнең ике баянчысы да бар.

Төрле һөнәр ияләре булып эшләгән “Хәзинә” артистлары бүген янә яңа җыр өйрәнә. Бу көннәрдә алар район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Чимари” мари халык ансамблен 10 еллык юбилее белән тәбрикләргә әзерләнә.

“Хәзинә”гә киләчәктә озын юллар, зур уңышлар, бөртек­ләп җыйган хәзинә­ләренең тамашачы күңелен тагын да баетуын телибез. Афарин, чал чәчле, татар җанлы  апа-абыйлар!

Людмила Хәнәфина.

Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»