26.02.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Агач курай кыйссасы

2013 ел ахырында илебез төбәкләреннән 15 кеше Хөкүмәтнең “Русия рухы” (“Душа России”) премиясе лауреатлары булып танылды. Мәдәният министрлыгы һәм Дәүләт халык иҗаты йорты 2002 елда гамәлгә куйган бүләк 2007 елдан Хөкүмәт премиясе статусы алды.

Яңа лауреатларның берсе — БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шөгаеповка бу исем “Халык музыкасы” номинациясендә бирелде. Моннан тыш тагын дүрт номинация бар иде.

Музыкаль-рухи үзәк

Вәкил Шакир улы инде өлкән яшьтә — сигез дистәне түгәрәкләп килә. Һөнәре буенча ул рәссам, агачтан затлы әйберләр ясаучы. Ә соңгы кырык елда аның исемен төрле буын курайчылар — профессионаллар да, һәвәскәрләр дә — телдән төшерми. Агач пластинкадан (шпоннан) курай ясау ысулын уйлап табып, остаханә ачып, башкорт халкының шушы борынгы уен коралына яңа сулыш өргән, бу эшне үзенең өйрәнчекләренә тапшыра барган кеше ул.

Мәскәүгә китәр алдыннан ул күзенә операция ясатты. “Анда баруым шик астында әле”, — дип шөбһәләнде. Шө-кер, тиз аякка басты, күзе дә эшкә яраклы булды. Башкаладан йөреп кайту белән мин аның Мөбәрәков урамындагы остаханәсенә бардым. Сөйләшүебез аны ил күләмендәге югары бүләккә ничек тәкъдим итү, тапшыру тантанасы турында башланып китте. Ул болай сөйләде:

— Апрельдә Республика халык иҗаты үзәге хезмәткәрләре минем эшләрем турында документлар әзерләп Мәскәүгә җибәрделәр. Миңа инде сабырлык белән көтәргә калды. Җиңүчеләр исәбенә керүем турында хәбәр килде. Халык иҗаты үзәге биргән кәгазьне аэропорт кассасына күрсәтү белән самолетка утырттылар.

Җиңүчеләр кайдан гына юк иде! Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Уфа, Владимир, Барнаул, Архангельск, Брянск, Ставрополь, Пенза, Йошкар-Ола, Новосибирск шәһәрләре, Кемерово өлкәсе, Байкал аръягы крае... Бүләкләрне П. И. Чайковский исемендәге концерт залында мәдәният министры Владимир Мединский тапшырды. Чыгышында ул болай диде: “Премиянең шулай аталуы тирән мәгънәгә ия — нәкъ менә халык иҗатында һәр милләтнең асыл тра-дицияләре һәм мәдәнияте чагыла. Русиянең рухы әнә шунда. Ә мәдәният — халык рухын гасырлар аша саклап килүче үзәк”.

Мәскәүгә минем белән безнең ике курайчы егет — Уфа сәнгать академиясе башкорт музыкасы факультетының өлкән укытучысы Венер Елкыбаев һәм Благовещен шәһәреннән мәктәп укытучысы, фольклор ансамбле җитәкчесе Айнур Назаров та барган иде. Соңгы ике елда Курай бәйрәмендә Гран-при яулаган егетләр. Миңа бүләкләр тапшырылу белән алар башкорт халык көйләрен уйнап, җыелучыларны таң калдырды.

Ә бүләкләр — медаль, биш килограмм авырлыктагы бакыр статуэтка һәм... 100 мең сум акча.

Вәкил Шакир улын мин утыз биш еллар чамасы беләм. Яшәгән урыннарыбыз бер тирәдә. Кайчак урамда очрашып, хәл-әхвәл белешәбез. Остаха­нәсендә тәүге тапкыр 1981 елның алтын көзендә булган идем. Мине анда тагын бер якын дустым — Фәйзи Гаскәровның укучысы, республиканың төрле төбәкләрендә фольклор ансамбльләре оештырып, аларны тоташ илгә таныткан биюче һәм курайчы, Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале лауреаты, Башкортстанның атказанган артисты Салават Дәүләтбаев алып барган иде. Ул шулай әледән-әле Вәкил дустының хәлен белешә, ясаган курайларын уйнап карый, аларга бәя бирә, сатып алучыларны да ияртеп килә иде. БАССР Министрлар Советының махсус боерыгы буенча бирелгән иркен остаханәдә агач курай күпләп җитештерелә башлаган чак иде. Анда ул көнне биш-алты кеше җыелганбыз. Бүгенгедәй хәтеремдә: Салават Дәүләтбаев өр-яңа курайда “Урал”ны уйнап туктагач, барыбыз да моңга тәэсирләнеп, бераз тын тордык.

— Булган бу! Вәкил дус! — диде курайчы тынлыкны бозып.

Хуҗа аңа бизәкле футлярдан тагын бер курай алып бирде:

— Монысын да тыңлап карыйк әле...

Курайчы тәүдә инструментны, авырлыгын чамалагандай, учларына салып әйләндергәләп карады һәм сырлап язылган шундый сүзләрне укыды: “Вокруг света” журналының безнең ил бүлегенә Вәкил Шөгаеповтан. Уфа шәһәре”.

— Ай-һай еракка китә торган икән бу!

— Ул журналда мин ясаган курайлар турында мәкалә чыкты, — диде Вәкил Шакир улы. — Менә шушы курайны бүләк итеп җибәрергә торам әле. Авторы да безнең як кешесе — курай моңы тыңлап үскән егет булып чыкты. Мәскәүдә яшәп, милли уен коралларыбызны, халкыбыз иҗатын пропагандалый.

Вәкил Шөгаепов остаханәсе... Хуҗасының алтын куллары белән ничәмә мең курай ясалган. Ул отпуск, ял дигән нәрсәләрне белмичә, һәркөнне шунда килгән, көненә уртача бер курай ясаган. Утыз елга — унбер мең чамасы дигән сүз. Алар республикабызның гына түгел, күрше-тирә төбәкләрнең дә район-шәһәрләренә таралган. Шөгаеповның эш урыны үзенә күрә музыкаль-рухи үзәк сыман һәм анда курайчыларны, уку йортлары укытучыларын һәм студентларын, мәдәният учаклары хезмәткәрләрен, шагыйрьләрне һәм журналистларны еш күрергә мөмкин иде. “Биредә без останың эшенә соклану белән бергә, йөрәгебез ял итә, халкыбызның рухи тамырлары белән бәйләнешне ныграк тоябыз сыман”, — диләр иде алар.

Хәзер инде монда эшләр бигүк гөрләп бармый. Хуҗасы кебек үк, монда да еллар агышына, картлыкка бирешү үзен сиздерә. Курайны хәзер күп урыннарда ясыйлар. Ләкин юл башлаучы, беренче адымны атлаучы буларак, Вәкил Шөгаепов тарихта күптән үз урынын алды инде.

Ул табигате белән чиктән тыш аз сүзле кеше. Өлкәнәйгән саен аңа сөйләшү дә авырлаша бара. Һәркемгә дә ачылып китми.

Бу көнне без тормыш хәлләре, үткәннәр турында бик озак сөйләшеп утырдык. Ул сабый чактагы михнәтләре, балалар йортындагы маҗаралар хакында исенә төшерде. “Боларны бер-кемгә дә сөйләгәнем юк иде, күңелем бушап калды”, — диде ахырда.

Балачактан килгән моң

Салават районының Әлкә авылында туган ул — Салават Юлаевның якташы. Шөгаеповларның ун улы һәм бер кызы дөньяга килеп, җидесе кечкенә чакта үлгән. 1932 елгы Гобәйдулла, 1936 елгы Вәкил һәм 1939 елгы Рим генә исән калган. Шул өчәүдән Гобәйдуллага да 19 ел гына гомер тәгаенләнгән булган.

— Бик бәләкәй чагымда бездә табын җыелып, ачы балдан бераз авыз иткән кунакларның гармунга, скрипкага кушылып талгын гына җырлашып утырулары истә калган. Картәтиемнең яшь хатыныннан туган Хәтмулла һәм Малик абыйларның 8-9 яшьлек чагында ук үзләре скрипка ясап уйнавы да безнең өйне һәм авылны җырлы-моңлы иткәндер. Хәтта без күрше-тирә малайлар белән бергә “сукыр тәкә” уйнаганда да ул абыйлар скрипка уйнап торалар иде. Ул заманнар кабатланмас төш булып калды. Фин сугышында алган авыр ярасыннан 1944 елда әтинең үлүе, тагын да ике елдан соң әнине җирләвебез, ун яшемдә балалар йортына барып эләгүем, туган якларны сагынуым — үзе бер тарих, — ди Вәкил Шакир улы.

Вәкилне — Кыйгы, Римне Салават районындагы балалар йортларына илтеп тапшыралар. Кыйгыда уку татарча булганлыктан, башкорт малае үз туган телендә укысын дип, Вәкилне Уфадагы 5нче балалар йортына күчерәләр. Ләкин сугыштан соң бу бинада мәктәп ачылгач, анда тәрбияләнүчеләрне төрле якка тараталар. Вәкил Сермән авылына барып эләгә һәм аның байтак кына еллары шунда үтә. Әле исенә төшергән маҗаралары да шунда була. Мәсәлән, 7нче сыйныфта укыганда сугышта фашист эшелонын шартлаткан батыр пионер турында кино карыйлар, вакыйга Ленинградта бара икән. Шуннан болар бер урыс малае белән качып, теге пионер батырлык күрсәткән урынны күрергә дип Ленинградка табан юлга чыгалар. Сентябрь аенда күлмәкчән һәм бер тиен акчасыз. Поезд вагоны башына үрмәләп менеп, байтак юл үтәләр. Ырынбур өлкәсенең беренче станциясендә үк боларны эләктереп, кире Сермәнгә китерәләр.

Вәкил аеруча математикадан яхшы укый: укытучы сорауны әйтеп бетерүгә кулын күтәреп җавап та бирә. Җиденчене тәмамлагач, Белореттагы ФЗОга укырга җибәрәләр. Анда аларны вак-төяк, гадирәк урындык, өстәл ише мебель ясарга өйрәтәләр. Вәкил исә өченче курста бик матур бизәкләп, шактый катлаулы шкаф ясый. Шәһәрдәге зур гына бер түрә аны сатып та ала.

ФЗОдан соң Белорет һәм Уфа мебель фабрикаларында кыска вакытта матур гына эшли. Кайда да эшен яраталар, тулай торактан яшәргә урын бирәләр. Башкалага ул сәнгать училищесына кереп булмасмы дип күчә. Әмма уку йортында рәссамнар әзерләүче бүлекнең ябылган вакытына туры килә. Вәкилдә ерак юлларга тартылу кечкенәдән килгәнлектән, монда да тукталып калмый: Үзбәкстанга китә. Шуннан Казахстанга чыгып, Алма-Ата театр-художество училищесына укырга керә. Бер елдан хәрби хезмәткә чакырыла. Балтыйк флотына дүрт ел гомерен бирә. Дөресен әйткәндә, флот штабында рәссам булып утыра: исәпсез-сансыз плакатлар, лозунглар, ил башлыкларының, күренекле хәрби җитәкчеләрнең портретларын ясый, кулы эштән аерылмый.

Хәрби киемен салганнан соң, укуын дәвам итәргә акчасы булмау сәбәпле, Караганда шахтасында сигез ай күмер чыгара. Шуннан соң гына училищега килә. Алма-Ата радиосы атнага бер тапкыр бирә торган татарча-башкортча концертларны зур бәйрәмдәй көтеп ала. Укып бетергәч юллама белән Казахстанда калдырмасыннар өчен өченче курстан Казан художество училищесына күчә. 1963 елның гыйнварында кышкы каникулда, хәллерәк бер сабакташының киемнәрен киеп, Алма-Атага җилдерә һәм анда рәссамлыкка бергә укыган сөйгән кызы Галя белән өйләнешәләр. Икесе ике республикада диплом алып, Уфага кайтып төпләнәләр һәм ярты гасырдан артык шунда яшиләр.

Тәүге мәлләрдә икесе ике мәктәпкә эшкә урнаша. Вәкил Шакир улы рәсем-нән һәм сызымнан укыта, Галина Порфирьевна сәләтле балаларны скульптура серләренә өйрәтә. Тора-бара ике бала анасы киләчәк карьерасына кул селтәп, гаилә мәшәкатьләрен үз өстенә алуны, иренә иҗат иреге тудыруны беренче планга куя. Алга китеп әйткәндә, 1965 елгы кызлары Людмила да, 1970 елгы уллары  Али да һөнәрләре буенча рәссамнар. Али спорт белән мавыгып киткән, бокс буенча Русия чемпионы булган, хәзер җыелма команда тренеры булып эшли.

Тормышының иң мөһим эше

РСФСР Художество фондына рәссам булып урнашкач, туган халкының милли уен кораллары белән кызыксынуы тагын да көчәя. Бервакыт “Художественная самодеятельность” журналында молдаван милли уен кораллары ясау остасы Любомир Иорга турында кызыклы мәкалә күзенә чалына. Бу юнәлештә ничегрәк эшләве турында кызыксынып, аның белән хатлаша. Най, флуер дигән берничә инструмент алдырып, аларда уйнарга өйрәнә, эшләнү принципларына күз сала. Ә менә агач курай ясарга көтмәгәндә ике нәрсә этәргеч бирә.

Тарихи темага триптих өстендә эшли. Анда кулына курай тотып тау түбәсенә менеп баскан карт чәчән образы да булырга тиеш. Этюдлар төшереп йөргәндә такыя башлы курайны күпме эзләсә дә табалмый. Күмәк мал көтүләре таптау, химикатлар эләгү, еш кабатланган корылык аркасында үлән курай табигатьтә бик сирәк очрый икән ләбаса! Курайчылар да аны җыйганда, тишемнәр уйганда белер-белмәс көйләренә байтак үлән курайны исраф итәләр.

Ә икенче этәргеч партия өлкә комитеты кушкан задание буенча маркетри техникасында (төрле төстәге агач пластинкалардан ябыштырып) Ленин портретын иҗат иткәндә ясала. Гаять мөһим заказ, чөнки аны республикабыз җитәкчеләре ГДР лидеры Эрих Хонек-керның үзенә бүләк итәчәкләр.

— Бу портретны ясау өчен бик күп төстәге агач пластинка-шпон тупладым, — ди Вәкил Шакир улы. — Эшкә керешкәч, ярымтөсләр җитмәс кебек булды. Куе кызыл төс алу теләге белән бер пластинканы кайнар сулы ваннага салдым. Судан алуга ул торба кебек бөгәрләнә башлады. Шулчак минем башка: “Тукта, болардан курай ясап була бит”, — дигән уй килде.

Сугыш чорында җиз, алюминий курайда да уйнадылар. Көйле иде, әмма тешкә-иренгә зыяны тиде. Эче тутыгып, алама ис килеп торды. Алтмышынчы елларда полиэтиленнан да курай ясарга омтылыш булды. Ә менә агач курай юк иде әле. Тигез таякны уртага ярып, эчен түгәрәк өтерге белән чокып, кабат ябыштыру ысулы да барып чыкмады. Мөһим эшне ташлап, портретка дигән бер пластинкадан берничә курай ясадым да Гата ага Сөләймановка йөгердем. Бу шәхес озак еллар мәшһүр курайчы булып танылып, милли музыка коралыбызны актив пропагандалаган өчен Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган, сәнгать училищесында курай бүлегендә укыта иде. “Эшем барып чыкса, беренче секретарь Шакировка, Хонеккерга һәм Ленин бабайга милләттәшләрем рәхмәтле булачаклар бит” дигән шаярулы уйлар да йөгереп узды баштан.

Төенчектәге курайларны өстәлгә куйдым. Гата Зөлкафил улы эндәшми генә карап торды, ничек ясавым турында сорашты. Берсен сайлап алды да уйный башлады. Мин профессор алдында имтихан тотучы студент сыман басып торам. Барлык курайларны сынап чыкты, йөзе торган саен яктыра барды. Уйнап бетергәч, аркамнан сөеп: “Курай бар, курай яшәячәк! — диде. — Мин рәсми комиссия төзү хәстәрлеген күрермен. Ачыш ясаганлыкка авторлык таныклыгы алу өчен Мәскәүгә тиешле документлар җибәрербез. Әгәр анда расласалар, тормышыңның иң зур эше башкарылган дип исәплә. Бу синең генә түгел, башкорт халкының горурлыгы булачак”.

Күренекле композитор, СССРның халык артисты, Уфа сәнгать институты ректоры Заһир Исмәгыйлев җитәк­челегендәге махсус комиссия курайны СССРның Уйлап табулар һәм ачышлар буенча дәүләт комитетына тәкъдим итә. 1979 елның маенда озак көтелгән уңай җавап алына: Вәкил Шөгаеповка халыкның тынлы уен коралын эшләүдә яңа ысул уйлап тапкан өчен авторлык таныклыгы бирелә. 7 мең сум акча да килә. Ул заманда җиңел автомобиль бәясе 5 мең сум торганлыгын да искә төшерик. Останы шул ук елда СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә чакыралар, бронза медаль белән бүләклиләр. Ә иң мөһиме — Мәскәүдәге һәм Ленинградтагы музыка кораллары җитештерүче фабрикаларны барып карау, андагы эш нечкәлекләре белән танышу мөмкинлеге тудыралар.

Ул чакта әле тәүге курайлар Шөгаеповның фатирында ясала. Остаханә бирү эше сузыла. Аны тизләтү өчен Салават Дәүләтбаев белән язучы Тайфур Сәгыйтов хәтта бер хәйләгә дә баралар. “Правда” гәзитенең Башкортстандагы үз хәбәрчесе А. Петрушовка мәсьәләне аңлаталар. Нәтиҗәдә илебезнең төп гәзитендә 1980 елның 23 гыйнварында үз хәбәрченең мәкаләсе “Уфада агач курай ясала торган остаханә ачылды” дигән җөмлә белән башланып китә. Бу махсус җибәрелгән хата Шөгаеповны берничә көн эчендә остаханәле итүгә сәбәп була.

Агач курайның өстенлекләре нәрсәдә соң? Үлән курай чыдамсыз, тиз ярыла, сына. Стенага элеп куя торган өй бизәге түгел бит ул, музыкантның эш коралы. Димәк, аның чыдамлылыгын арттырасы бар иде. Икенчедән, табигатьтә бер төрле диаметрлы курай үсми. Аңардан күмәкләп уйнар өчен стандарт уен коралы ясап булмый. Шөгаепов курайлары белән ансамбль оештырырга мөмкин. Шул дәвердә Йомабай Исәнбаев призына үткәрелгән конкурста Әбҗәлил районыннан 60 кешелек курайчылар ансамбле уңышлы чыгыш ясаган икән — бу агач курай күпләп ясала башлау нәтиҗәсе.

Курайга багышланган телевизион тапшыруда Шөгаепов ясаган инструмент турында сөйләп, Г. Сөләйманов болай дигән иде: “Халык җыр-көйләрен һәм башка әсәрләрне фортепьянода һәм эстрада, шулай ук симфоник оркестрга кушылып уйнауга юл ачыла”.

“Правда” гәзите югарыда телгә алынган мәкаләсендә З. Исмәгыйлевның шундый сүзләрен китерә: “Тавышының матурлыгы һәм чисталыгы буенча бу инструмент үлән курайдан өстен тора. Моңны бик нечкә эләктереп ала, үзендә музыкаль тоннарның гаять зур байлыгын тота. Аны күпләп җитештерүне җайга салып, без бик күп кешеләрне музыкаль мәдәнияткә җәлеп итәчәкбез”.

Өлкәнрәк курайчылар, борын-борыннан килгән үлән курайны читсетмәү, аңардан аерыласы килмәү галәмәте беләндер, яңалыкны кыяр-кыймас кына кабул итте. Ә менә яшьрәк буын! Иң элек бу курайны сәхнәгә Салават Дәүләтбаев алып чыкты. Шул ук 1976 елда Уфаның “Химик” мәдәният сарае­ның, 1нче интернат-мәктәпнең фольклор ансамбльләре уңышлы чыгыш ясады. Тагын бер елдан соң Уфа нефть институтының фольклор ансамбле курайчылары илебезнең техник югары уку йортлары арасында үткәрелгән “Волга-77” фестивалендә лауреат булды. Агач курай моңын Казанда СССРның халык артисты Натан Рахлин йотлыгып тыңлады. Мәскәү, Вильнюс, Якутия, Тува сәхнәләреннән яңгырады ул. Шө­гаепов курайлары Америкада, Япония­дә, Германиядә шәхси коллекцияләрдә, Санкт-Петербургның М. Глинка исемен­дәге музыкаль инструментлар музеенда, башка бихисап урыннарда саклана.

Совет заманында оста чималны Уфа мебель фабрикасыннан ала иде. Соңрак Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ирешелгән килешү буенча фанера комбинатыннан ала башлады. Алар 1 миллиметр калынлыктагы шпонны 0,7-0,8 миллиметр итеп юкартып бирәләр.

Карап торуга гади генә күренгән бу инструментны эшләү 35 операцияне үз эченә ала. Юка пластинканы эссе суда тотып, торба итеп бөгәрли, ике катлап ябыштыра, киптерә, лаклый... Ә иң җаваплысы һәм катлаулысы — көйләү, ягъни тишемнәр ую. Уен коралына дөрес тавыш куймыйча торып, музыка чыгарып булмый. Бер тоннан икен­чесенә күчешне бик зирәкләр генә сизә. Вәкил Шакир улы шундый сәләткә ия.

Борынгы кыллы уен коралы дум­быраның яңадан тууында да Шөгаеповның казанышы зур. 1985 елда махсус комиссия ул әзерләгән сопрано, альт, бас думбыра үрнәкләрен дә күпләп җитештерүгә тәкъдим итте. Оста янә бронза медаль белән бүләкләнде, аңа “БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән исем бирелде. Ясау сере гасырлар тирәнлегендә югалган кыл-кубызны 1995 елда халыкка рекон­струкцияләп күрсәтте.

Менә шундый гаҗәеп шәхес яши Уфабызда. Аның әллә кайчангы ачышларын, казанышларын Русия Хөкүмәте дә онытмавы, югары бәяләве шатлыклы күренеш.

Фәрит Фаткуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»