22.02.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Казаннан зур бүләк белән

Якташларыбыз Рамиль Чурагулов һәм Азат Имаевның иҗатын Башкортстан халкы гына түгел, чит өлкәләрдә сибелеп яшәүче милләттәшләребез дә зур кызыксыну белән күзәтә. Татар эстрадасы йолдызлары алар бергәләп иҗат иткән җырларны еш яңгырата.

Әйткәндәй, аларның танышуына да милләткә хезмәт итү, Башкортстан белән Татарстан халыклары дуслыгын ныгыту теләге сәбәпче булган. Ике иҗатчының Болгарга сәяхәттә танышуы очраклы түгел.

— Тәүге җырларыбыз  ике тугандаш республика арасындагы халыклар дуслыгы, уртак гореф-гадәтләр, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның үткәне һәм бүгенгесенә багышланды. “Уфа — Казан арасы”, “Без — татарлар” кебек җырларыбыз бу сәяхәтләрнең гимнына әверелде дисәк тә ярый. Гомумән, дуслык темасы бик күп җырларда чагыла, — ди Татарстанның атказанган артисты Азат Имаев.

 Алар иҗатында авыл, табигать, гомер бәйрәмнәре, милләт, халыкның киләчәге һәм үткәне, тәрбия һәм бүген безне борчыган башка мәсьәләләргә өстенлек бирелә. Бу җырлар  яраткан артистларыбыз Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова, Вәсилә Фәттахова һәм башка бик күп сәхнә йолдызлары башкаруында яңгырый.

Күптән түгел якташларыбыз Казан шәһәреннән зур бүләк алып кайтты.   Аларга Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдында зур казанышлары өчен” медале тапшырылды.

— Шигырьләремдә тормышның һәр ягын гади дә, үтемле дә итеп  тасвирларга тырышам. Азатның күңел түреннән чык­кан моңнары аларга аваздаш. Бәлки шуңа да без иҗат иткән җырлар халыкчандыр. Ә инде зур бүләк  безгә тагын да илһам, көч өстәде, — ди Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Чурагулов.

Якташларыбызга яңадан-яңа җиңүләр һәм иҗади уңышлар телибез! 

Гөлия Мөгаллимова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»