20.02.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Якын да, ерак та Сүрия...

Бәйгенең унөченче көне дә тарихи вакыйгаларга бай булды, Олимпия уеннары тарихына бер Русия спортчысы үз исемен язды. Безнең команда гомум исәптә икенчедән бишенче урынга төште.

Сүриядә гражданнар сугышы бара. 2011 елда илдә башланган конфликт әле булса чишелеш тапмаган. Урнашуына карап — ерак, кайгысын үз итсәң — якын бу ил белән “Акбузат” иппод­ромының күргәз­мәләр комплексында танышып була.  Бу көннәр­дә анда “Вещдоки. Сирия” дигән  күргәзмә эшли.

“Журналистская правда” гәзите башлангычы белән оештырылган проект Сүриягә гади кеше күзлегеннән караш ташлау мөмкинлеге бирә. Ил бүген нинди хәлдә? Аны киләчәктә ни көтә? Фотографлар Айбулат Акбутин белән Халит Сафин ике атна дәвамында шушы сорауларга җавап эзләгән.  Алар канлы вакыйгалар урыннары белән танышкан, Дамаск шә­һәре һәм аның янә­шәсендәге хәрабәләрдә, тынып калган Хомс һәм Маалюля шәһәр­ләрендә, госпитальләр һәм балалар приютларында, таланган чиркәү һәм мәчетләрдә булган.  Уникаль фото һәм видеоматериаллардан тыш, сугыш үткән җирдән әйберләр дә алып кайтканнар.

Беренче карашка — гади агач утыргыч. Әмма фотога күз ташлыйсың һәм бу утыргычның зур фаҗига элементы булуы аңлашыла. Күп­тән түгел генә ул террорчының ял итү, һөҗүмгә әзерләнү урыны булган...

Күргәзмә залында — җи­ме­рек машина. Әмма ул да юл һәлакәте кичермәгән. Заманында снарядлар белән шыплап тулган булган. Бар да план буенча барса, бу машина шартлап, йөзләгән кешенең гомерен өзәчәк иде. Әмма машина йөртүче яраланып, кара уен тормышка ашыра алмаган.

Күргәзмәдә фотолар янә­шәсендә гади көнкүреш әй­берләре күп. Болар бар да Сүриянең әле яңа гына гади, тыныч тормыш белән яшәве хакында сөйли. Әмма бүген бу тыныч тормышка сугыш кергән. Курчакның башы өзелгән, иттарткычка снаряд ярчыгы тигән, намазлык канга буялган...

— Ул сугыш ерак та түгел. Аның безгә дә янау куркынычы бар.  Шуңа да дөньядагы тынычлык турында бүгеннән кайгыртырга тиешбез, — ди Айбулат Акбутин.

Күргәзмә 25 февральгә кадәр эшләячәк.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»