19.02.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Йөрәгендә сайрый сандугач

Нефтекама дәүләт филармониясенең татар төркеме артистлары әзерләгән концерт аншлаг белән үтте. Шәһәрдә аның җитәкчесе, Башкортстанның атказанган артисты Рифкать Габделҗановны да, аның кул астында эшләүче җырчылар Чулпан Гафурҗанова, Илнур Мифтахов, Лиана Вәлиәхмәтова һәм Азат Карачуринны да бик яраталар.

Концертларны һәрвакыт гармунчы, Башкортстанның атказанган артисты Марс Ишморатов  һәм “Түңгәвер” бию ансамбле чыгышлары бизи. Бу юлы да Рифкать Хәкимҗан улы тамашачыга бик күп җырлар бүләк итте. Аның чыгышы һәрвакыт юмор белән тыгыз үрелеп бара. Ә инде концертны алып баручы Башкортстан­ның атказанган артисты, сүз остасы Зилә Әбделманова кичәнең җылы, ямьле, күңелле үтүе өчен бөтен көчен салды. Шуңа да ике сәгатьлек концерт бер тында узды, халык Рифкатьне кат-кат сорап җырлатты.

Мәдәният елын башлап җибәргән концерт “Йөрәгемдә сайрый сандугач” дип аталды. Әлеге тамаша белән республика халкы да таныша ала, чөнки артистларның планында — республика шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыгу. Ә  21 февральдә Нефтекама артистлары Уфа “Нур” татар дәүләт театрында башкала тамашачысын җыячак.

— Концертлардан тамашачы ял итеп, матур тәэссоратлар белән кайтып китәргә тиеш. Программа шуңа йөз тотып әзерләнгән. Моңлы җырлар да, шаяннары да, дәртле биюләр дә җитәрлек, — ди Рифкать Габделҗанов.

Хәер, тамашачы моны үзе күрер, җырлары һәм моңнары белән халыкка яхшы кәеф бүләк итәр өчен сәфәр чыккан артистларга уңышлар һәм тулы заллар  телик!

Гөлнара Гыйлемханова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»