13.02.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

“Үзем җырлыйм, үзем уйныйм!”

Туймазыда мартта бик зур җыр-моң бәйгесе оештырыла, якташыбыз, мәшһүр тальянчы, җырчы Фән Вәлиәхмәтов аның уртасында булачак икән, дигән хәбәрне ишеттем дә аның янына ашыктым. Баксаң, җан дусты, композитор Фәнир Галимов та Шаранга килеп чыккан икән. “Чыннан да дөрес хәбәр бу, — дип куәтләде өендә елмаеп каршы алган артистыбыз, — оеткы гына салынмады, башлаган эшебез күпереп, кабарып килә, менә Фәнир дус белән шул турыда фикер алышып утырабыз”.

Иҗади дуслар шунысын мәгълүм кылды: мартта Туймазы шәһәрендә Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов иҗатына багышланган “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм!” төбәкара җырчы-башкаручылар конкурсы оештырыла. Төп оештыручылар — “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге һәм Туймазы районы хакимияте.

— “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм!” дигәне ничек була соң аның, дип төпченәм Фән абзыйдан.

 — Катнашучы  татар халык җырын һәм татар композиторы әсәрен  тальянда яисә ике рәтле гармунда үзе уйнап башкарырга тиеш, — дип аңлатты Фән Гавис улы, — ягъни җырчы үз-үзенә аккомпаниатор да була.  Без үскәндә авылда үзе уйнап, үзе җырлаган талантлы абзыйлар сәхнә түрендә барлык концертларны бизи торган иде. Алар, шулай ук, төрле җыен-мәҗлесләрдә, аш-табыннарда игътибар үзәгендә, тормышны матурлаучы булды. Андый талантлар әле дә юк түгел, күбесен белмибез генә. Менә шундый оста иҗади кешеләр бәйгесе булачак бу.

— Димәк,  фонограммалар кулланылмаячак?

— Әйе, монысы — төп шартларның берсе. Әлбәттә, оештыру шурасында чыгыш ясаган һәр җырчы тальян, ике рәтле гармун, Саратов гармунын кулланган өстәмә аккомпаниатор яисә ансамбль  җәлеп итә алачак дигән фикер белән килештек, — дип аңлатты Фәнир Гыйльметдин улы. Шунысы зарур – җыр да, тальян-гармун моңы да “тере” булырга тиеш.

— Икенче төп шарт: җыр, кайсы милләт вәкиле катнашуына карамастан, татар телендә башкарылырга тиеш, — дип өстәде Фән Гавис улы.

— “Төбәкара” дигәне катнашучылар Башкортстаннан гына булмаячак дигән сүзме?

— Әйе, чакыру Татарстанга, Ырынбур, Чиләбе өлкәләренә, башка төбәкләргә җибәрелде, Интернет челтәренә эленде. Гомумән, кунакларны Русиянең барлык почмакларыннан да көтәбез. Татар, тальян моңын яратучылар бөтен илебезгә таралган бит.

— Ә ни өчен бәйге Туймазыда үтә? Мисал өчен, Уфа конкурсның дәрәҗәсен дә, бәһасен дә югарырак күтәрер иде шикелле. Яки Фән Вәлиәхмәтовның туган төбәге — Шаранда шау-гөр килсә, отышлырак булмас идеме?

— Әлбәттә, андый уй-фикерләр булды, барысын да бизмәнгә салдык, үлчәдек, — диде Фәнир Гыйльметдин улы. Шулай да, Фәннең Туймазыда беренче сәхнә адымнары ясаганы, бу шәһәрдә олы сәнгатькә кереп китүе җиңде дияргә кирәк. Икенче ягын да искә алмый булмый: Туймазы районы хакимияте идеяне башта ук хуплап, күтәреп алды, шуның белән безнең күңелне яулады. Биредә бөтен шартлар бар: сәхнәле зур театр, кунакханә, кафе-рестораннар да байтак. Барлык ягын да исәпкә алырга кирәк бит. Йомгаклап әйткәндә, Туймазы шәһәре, конкурсны оештыру урыны буларак, оптималь вариант дип табылды.

— Хәзер конкурсның идеясенә килик, аның максаты нидә?

— Тальянда үзе уйнап, халык җырларын, композиторлар әсәрләрен үзләре башкаручылар бүген бармак белән генә санарлык, юк дип әйтергә дә була, сәхнәдә күбесенчә мин йөрим тальян күтәреп, — диде мәшһүр халык артисты. — Башка төрле сәнгать жанрларында дәвам итүчеләр бар, ә менә минекендә юк шикелле. Бу хәлне үзгәртергә иде, яшьләрне җәлеп итеп, кызыксындырып, дәртләндереп. Безнең карашка, әлеге конкурс бу проблеманы хәл итүдә зур этәргеч булырга тиеш.

 — Фәннең бу темага уйлану, борчылулары инде хәзер мине дә хафага калдырды, — дип сүзгә кушылды Фән абзыйның чәй әзерләп йөрүче хәләл җефете Светлана апа. — Шулай килеп чыкты инде, әтисе Гавис тальянчы-гармунчы булса да, улларыбыз сәнгатькә бик бирелеп бармады, бәлки оныкларыбыз тартылыр дигән өмет бар.

— Бу турыда Фән белән без күптән уйлап йөрибез инде, — дип өстәде Фәнир Гыйльметдин улы. — Сәнгать мәктәпләрендә махсус укыту оештырырга да тырышып карадык, аерым талантлар белән дә эшләп булашты ул  —  килеп чыкмады. Бу һөнәргә көчләп өйрәтеп булмый, дигән нәтиҗәгә килдек. Шуңа күрә үз теләге булган талантларны бөтен тирә-яктан эзләп карарга булдык, авылларда яшәүче һәм күтәрелеп китәргә мөмкинлекләре булмаган яшьләрне эзләп карыйсы килә.

— Шунысы сөендерә, конкурс турында әле сүз генә чыккан иде, кайбер танышлар миңа шалтыраталар: “Безнең малай, гармун алдырттырып, көн-төн аның күреген тарта, Фән абый шикелле булам дип әйтә”. Димәк, без дөрес юлда, бәйге халык ихтияҗына тәңгәл килә. Инде, иншаллаһ, тирә-як өлкәләрдән дә кызыксынучылар булыр дибез...

* * *

Фән Гавис  улының һәм Фәнир Гыйльметдин улының җиң сызганып тотынган бу эшләре уңышлы килеп чыгар дигән өмет баглап, шунысын да ассызыклап  үтик: конкурсны оештыруга һәм башкарып чыгаруга бик зур мәртәбәле шәхесләр үз ризалыгын биргән. Оештыру шурасы рәисе – Фәнир Галимов. Жюри  рәисе —  Фән Вәлиәхмәтов. Жюри әгъзалары — берсеннән-берсе күркәм затлар, талант ияләре: ​Айдар Галимов, Марат Шәрипов,  Рамил Курамшин, Флүрә Хөрмәтова, Мөфтәдин Гыйләҗев, Зифа Нагаева, Фәнир Галимов, Мәгариф Әхмәдиев,  Ридәл Фәтхиев, Салават Әхсәнов.

Конкурс  шартлары район мәдәният бүлекләренә, урындагы милли-мәдәни оешмаларга да  җибәрелгән, ныклап шунда танышырга була.

1 мартка кадәр оештыру шурасына бәйгедә катнашырга теләүчеләр электрон почта аша  гариза һәм чыгышның видеоязмасын җибәрергә тиеш. Беренче тур видеоязмаларны карау нәтиҗәләре буенча оештырыла. Икенче турга үткән  бәйгечеләргә электрон почта аша  махсус чакыру җибәрелә. Алдагы тур 14  мартта Туймазы татар дәүләт драма театры бинасында  узачак. Бәйге егерме яшькә җиткән  катнашучылар һәм егерме белән  илле яшь арасындагы катнашучылар категорияләрендә узачак. Һәр категория буенча беренче, икенче, өченче урыннар биреләчәк.

Бәйгенең төп бүләге – Гран-при. Фән Вәлиәхмәтовтан җиңүчегә бүләк – тальян гармун. Жюри өстәмә махсус призлар да бирә. Конкурсның бүләк фонды – 100 мең сум. Сирәк башкарыла торган татар халык җыры өчен махсус бүләк тапшырылачак.

 Әңгәмәдәш — Раил Мусин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»