04.02.2014 - Мәдәният һәм сәнгать

Юбилейга зур сәхнәләр аша

Театр юбилееның Мәдәният елына туры килүе икеләтә үзенчәлекле. Матбугат конферен­циясендә театрның художество җитәкчесе Олег Ханов моны сызык өстенә алды.

— Республика җитәкчелеге шушы рәвешле театрны, сәнгатьне һәм, гомумән, мәдәниятне күтәрә, ярдәм итә, зурлый икән,  бу халыкны мәдәнияткә җәлеп итү, аның  рухи дөньясын баету, күңелен чистарту, димәк, җәмгыятебез нигезен ныгыту дигән сүз, — диде халык артисты.

Башкорт дәүләт академия драма театры тарихы 1919 елга барып тоташа.  95 ел эчендә театр артистлары тарафыннан  башкорт, татар, урыс һәм дөнья әдәбияты язучыларының 600дән артык  әсәре сәхнәгә куелган.

Бүгенге көндә театрда 58 артист хезмәт сала. Театрның репертуары төрле милләт язучыларының әсәрләрен берләштерә.

Журналистлар  театрдагы иҗади мохит, артистларның матди хәле турында да кызыксынды. Хезмәт хакы югары түгел, ләкин  иҗади активлыкка, уйналган рольләргә  бәйле рәвештә ул артырга да мөмкин.

Хәер, үзенең таланты белән халык күңеленә юл ярган, үз бәхетен театрда тапкан сәхнә осталары, бернигә карамый,  коллективка һәм театрга тугрылык саклый. Матбугат конферен­циясендә театрга гомеренең 40 елын багышлаган  Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты  Рәвис  Заһитов та катнашты.  15 февральдә ул үзенең юбилей кичәсен уздырачак. Халык артисты,  гомер буе халыкка ихлас хезмәт салган, үткәннәрдән һәм бүгенгедән канәгать, артист язмышы белән килешкән һәм горур кавемнән.  “Бәхетленең бәйрәме бергә килә”, дигән гыйбарә яши. Мин биш ел саен юбилей кичәләремне үткәреп киләм, быел — 35нче тапкыр. — Ул һәрвакыт театрның юбилей елына туры килә. Быел исә  Мәдәният елы  да. Кичәмдә әсәрләрдән иң уңышлы өзекләр күрсәтеләчәк, җыр-бию дә күп булачак. Килегез, күңелле ял итәрсез”, — диде Рәвис Заһитов.

Янә бер яңалык — театр сәхнәсенә Олег Ханов режиссерлыгында Игорь Германның “Гафу ит мине” спектакле чыгачак. Матбугат конференциясендә спектакльдә төп рольләрнең берсен уйнаучы яшь актриса Милана Сираева катнашты.  Ул гаилә проблемасын кү­тә­рүче әсәрнең асылы хакында сөй­ләде.

Театр юбилеена багышланган чаралар 19 декабрьдә узачак.  Ел буена республиканың тугыз шәһәрендә һәм күрше өлкәләрдә, Татарстанда, Мәс­кәүдә театрның гастрольләре барачак.  Мәҗит Гафуринең “Кара йөзләр” әсәре исә быел яңача куелачак. Кыскасы, 95 яшьлек театр коллективы иҗат дәрте белән яши, заман авырлыкларына бирешми, үсеш, яңарыш кичерә.

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»